30.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Якты рухы җырларында яши

Соңгы биш елда мәшһүр композиторның исемен горур һәм лаеклы йөртүче Башкортстан дәүләт филармониясенең фойесында ук ул кичне бәйрәм рухы хөкем сөрде. Нык өлкәнәю сәбәпле, хәзер инде халык арасын сирәк чыгучы сәнгать ветераннары да байтак күренә, алар кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл сорашалар. Талантларга бай якта — Баймакта туып-үскән күренекле шәхесләр аеруча күп иде.

Башкортстан музыкасы аксакалының фотолары, документлары, иҗат иткән әсәрләре җыентыклары, шәхси әйберләре, аның үзе турындагы язмалардан фойеда стендлар эшләп куелган. Композитор төрле чорларда, шул исәптән, гомеренең соңгы көннәрендә, төшереп алынган кадрлар зур экраннан күрсәтелә.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, юбилей кичәсен ачып, җыелучыларны олы бәйрәм белән тәбрикләде. Бер көн алда гына Президент Рөстәм Хәмитовның республиканың сәнгать-мәдәният эшлеклеләре белән  очрашып фикер алышуыннан Мәдәният елына рәсми старт бирелүен искә төшерде, быелга билгеләнгән бурычларга кыскача тукталып үтте.

Композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Исмәгыйлева, филармония директоры Рәсүл Карабулатов, юбилярның Мәскәүдә яшәүче кызы — Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Зөлфирә Корнилова милли музыка сәнгате тарихында һәм бүгенге рухи тормышыбызда Хөсәен Әхмәтов тоткан урын, аның юбилее филармониянең 75 еллыгы  белән бергә туры килүе; Композиторлар берлегендә һәм филармониядә моң аксакалы традицияләренә тугрылык сакларга омтылыш; бу исемне һәрчак горурланып телгә алулары хакында сөйләделәр. Х. Әхмәтовның 100 еллыгы — музыкаль җәмәгатьчелекнең, гомумән, халыкның кабатланмас моң әһеле иҗатына янә бер тапкыр байкау ясау, исемен рәхмәт тойгылары белән хәтергә төшерү мөмкинлеге икәнлеге дә сызык өстенә алынды.

Хөсәен Әхмәтовта якташлык хисе ифрат көчле булган. Аның бу күркәм сыйфатын халык алдындагы чыгышларда да, мәгъ-лүмат чараларындагы истәлекләрдә дә телгә алалар. Мәсәлән, Баймакта үскән сәләтле яшьләрне олы сәнгать юлына чыгарудагы булышлыгы бәяләп бетергесез. Туган авылы Чыңгызга кайтканда ул мәктәп бинасының бик тузган булуына көенә һәм ярдәм итәргә алына.  Республика Хөкүмәте рәисе Зәкәрия Акназаровка кереп, төзелеш өчен акча бүлдерүгә ирешә. Якташлары аның бу һәм башка яхшылыкларын озак еллар үткәч тә онытмый. Композитор вафат булгач та мәктәпкә аның  исеме бирелә, бер елдан шунда ук музее ачыла. 1993 елда Баймакта аның исемендәге фонд оештырыла, яшь курайчыларның һәм җырчыларның конкурслары даими үткәрелә. Райондашлары филармониягә Х. Әхмәтов исемен бирүне юллап халыктан култамгалар җыеп, югары власть органнарына җибәрә һәм Баймакта йорт-музей ачылуын, башкалада һәйкәл куелуын да көтәләр.

Баймак районы хакимияте башлыгы урынбасары Радмир Исәнбаев үзенең чыгышында мәшһүр якташлары белән чиксез горурлануы турында белдерде. “Әтиегезне дөньяга китергән төбәк һәрчак исегездә торсын иде”, — дип, Зөлфирә Хөсәен кызына шушы көннәрдә генә нәшер ителгән “Баймак энциклопедиясе”н бүләк итте.

Хөсәен Әхмәтовның ярты гасырдан артыкка сузылган фидакарь эшчәнлеген совет чорының  башкорт музыкаль елъязмасы дип атарга мөмкин. Ул үз заманының идеяләренә тугры калды, иҗаты тынычлык өчен көрәш пафосы, югары патриотик рух белән сугарылды. Туган илгә, туган якка, хезмәт кешеләренә, халыклар дуслыгына армый-талмый дан җырлады. Моңа бер мисал буларак, кичәнең музыкаль өлеше Башкортстан Рес-публикасының Милли симфоник оркестры башкаруында “Замандашлар” операсыннан кереш, шулай ук “Урал иртәсе” һәм “Башкорт лирик сюитасы” әсәрләре белән башланып китте. Күңелләрне горурлык тойгылары белән  тутыручы, изге гамәлләргә өндәүче бу чын-чыннан музыкаль әсәрләрне, кызганычка каршы, хәзер сирәк ишетәбез шул.

Халык үзенеке дип кабул итәрлек әсәрләр язу өчен гади халык арасыннан чыгу, аның хәстәрлек-борчылулары белән яшәү мотлак.Үзләре җырлый белгәннәр генә чын җыр иҗат итәргә сәләтле икәнлеген раслаучы мисаллар бихисап. Хөсә-ен Әхмәтов та, Заһир Исмәгыйлев та бала чактан курай уйнап, җырлап үскәннәр. Мәскәү консерваториясендә тәүдә вокал бүлегендә укыганнар. Язган җырларын күп очракта иң элек үзләре җырлый торган булган.

Концертны юбиляр композиторның тексты да үзенеке булган һәм гомеренең ахырына табан язылган “Җидегәнкәй” һәм Ш. Бабич сүзләренә “Ал да нур чәч халкыңа” романслары белән Флүрә Килдиярова дәвам итте. Н. Нәҗми белән берлектә язылган “Синсез яшәү мөмкин түгел” романсын — Җәмил Әбделма-нов, “Замандашлар”дан Бибинур ариясен — Әлфия Заһидуллина, “Кәккүгем”не (Ә. Таһирова шигыре) Фларида Иркина җырлады.

Хөсәен Әхмәтов филармониядә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән дәвердә анда уникаль коллективлар — хор капелласы һәм халык биюләре ансамбле барлыкка килеп, республикабыз сәнгатен чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә танытты. Хәзер алар икесе дә дәрәҗәле исемле

аерым­ берәмлекләр. Бу концертта хор капелласы (солист — Вахит Хызыров) киң билгеле “Төнге Урал” лирик романсын яңгырат-ты. Шагыйрь Кадыйр Даян белән берлектә 1947 елда ук язылган һәм башкорт музыкасында иң беренче романс саналучы бу әсәрдә — музыкаль пейзажда җәйге тын кичнең, төннең матурлыгын һәм ягымлылыгын күз алдына китерәсең, сихерлән-гәндәй тын калган табигатькә сокланасың.

Концертның икенче өлеше Хөсәен Әхмәтовның магнитофон тасмасына яздырылган үз тавышы — “Сибай”ны җырлавы белән башланды. Аннан соң янә күңелгә якын ретро җырлар бер-берсен алмаштырды: “Ялан батыры”, “Туган авылым”, “Эх, дөнья гел шулай булса иде!”, “Сиңа тартыла күңел”, “Бик сагындым, иркәм”, “Көтәм сине”, “Кара каш”... Аларны Нәзифә Кадыйрова, Азамат Тимеров, Радик Вәлмөхәммәтов, Равил Харрасов, Искәндәр Газизов, Миңзифа Искуҗина, “Кәрвансарай” төр-кеме егетләре җырлады.

Хөсәен Әхмәтов яшь чакта Казан шәһәрендә музыка техникумында укыган, шунда бөек татар композиторы Салих Сәй-дәшев белән дуслашкан, зур сәнгатькә аның фатыйхасын алган. Мәшһүр башкорт композиторының татар сәнгатенә, аның вәкилләренә ихтирамы гомер буе сүрелмәде. Бүгенге кичәдә катнашучыларга татар композиторлары тәбрикләү хаты җибәрүе дә моны раслый. Аңа Русия Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Русиянең халык артисты, профессор Рәшит Кәлимуллин кул куйган. Күршеләр хаты укылуы белән үк заманында Мәгафүр Хисмәтуллин башкаруында еш яңгыраган “Уфа — Казан дуслыгы” җырын (Әхмәт Ерикәй сүзләре) Әлфия Юлчуринаның гаять эмоциональ итеп башкаруы ике милләт, ике республика дуслыгына чын-чыннан гимн булып кабул ителде.

Тамашачыларны Башкортстан Республикасының Халык уен кораллары милли оркестры, “Оскар-ансамбль”, төрле буын музыкантлар — баянчылар Миң-неәхмәт Гайнетдинов, Гали Алтынбаев, Рим Гәрәев, курайчы Илшат Ишморатов, пианистлар Елена Мороз, Искәндәр Гафаров, флейтачы Владимир Семин, скрипкачы Илшат Мөслимов үз осталыклары белән куандырдылар.

Концерт барлык  катнашучылар башкаруында “Гүзәл Уфам — башкалам” җыры белән  тәмамланды.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»