29.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәни чаралар марафоны Дүртөйледә

27 гыйнвардан Дүртөйле шәһәре дүрт көнгә “Башкортстанның мәдәни башкаласы”на әверелде. Муниципаль берәмлекләр арасындагы мәдәни чаралар марафоны Бөредә үткән “Крещение салкыннары” фестиваленнән Дүртөйле районына килде.

Марафонның беренче көнендә Дүртөйле балалар музыка мәктәбе укытучыларының, шәһәрнең музыка, балалар сәнгать, Исмаел авылы сәнгать мәктәпләре укучыларының очрашуы үтте. Анда шулай ук күргәзмә һәм концерт оештырылды.

Арытаба чаралар Дүртөйленең үзәк китапханәсенә күчте. Анда өлкән сыйныф укучылары өчен Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены үтте.

Икенче көнне марафон В. Н. Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә дәвам итте. Биредә балалар йортында, социаль приютта, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мәдәният кинообъектив аша” хәйрия киносеансы оештырылды. Исмаел авылы мәдәният йортында халык театры коллективы белән очрашу үтте. Анда Т. Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” әсәре буенча спектакль күрсәтелде.

Бүген Дүртөйле шәһәренең Тарих һәм туган якны өйрәнү  музеенда “Дүртөйле кичә һәм бүген” дигән экскурсия оештырыла.

“Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафоны Дүртөйле районында 30 гыйнварга кадәр булачак. Шул ук көнне район хакимиятендә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова гражданнарны кабул итәчәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»