28.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Ел эстафетасы районнарга юл алды

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова рәислегендә Мәдәният елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте.

— Мәдәният елы системалы, планлы рәвештә үткәрелүче эш булырга тиешлеген ачык аңлыйбыз. Мәдәни ихтыяҗлар тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, 50 меңле студентлар даирәсе вәкилләре театрларга түгел, төнге клубларга өстенлек бирә. Ә без аларга нәрсә тәкъдим итә алабыз? Яшьләрне Ватаныбыз мәдәнияте белән кызыксындыру өчен яңа механизмнар уйлап табарга кирәк. Күпмилләтле яшьләргә тәрбия бирүче, өйрәтүче, фикерләргә мәҗбүр итүче сыйфатлы чаралар тәкъдим ителергә тиеш, — диде Лилия Гомәрова.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова елны “Дөньяны матуррак итик” лозунгы астында үткәрергә тәкъдим итте. Мәдәният елын үткәрү буенча Гомумрусия конферен­ция­сендә безнең министр­лыкның планы иң яхшы­ларның берсе дип та­нылуын әйтеп үтте ул. Бу планда гастрольләр эшчәнлеген үстерү, хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту, авыл халкына игътибарны арттыру турындагы пунктлар да бар. Мәдәният елы эстафетасы республиканың барлык муниципалитетлары аша үтәчәк. Авыл клублары федераль бюджеттан субсидияләр алалыр иде, әмма акча субъект бюджетларыннан да финанслау булганда гына бүленә. Шуны билгеләп үткәч, министр республиканың әлеге программада катнашуын теләде.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов Мәдәният елында укучыларга илебез музейларына сәфәр кылу мөмкинлеге биреләчәген әйтте.

Туризм агентлыгы җитәкчесе Артем Колесниковка  вице-премьер этнотуристлар өчен транспорт маршрутлары буенча җентекле инструкция әзерләүне йөкләтте. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ирек Ялалов узган ел ахырында халык шагыйре Мостай Кәримгә һәм халык артисты Арслан Мөбәрәковка һәйкәлләр ачылуын һәм аларның парк зонасына кертелүен искә төшереп үтте. Башкаланың төп мәдәният сарайлары һәм театрлары да реконструкцияләнә. Бүген Уфада 600гә якын тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар. Эшкуарларга зур өметләр баглана, әлеге һәйкәлләрне алар белән хезмәттәшлек итеп тергезү планлаштырыла. Мәдәният елында берничә тарихи йорт яңартылачак.

Мәдәният елы Уфада 31 гыйнварда Шәһәр мәдәният сараенда старт алачак. Ел ахырында яисә 2015 ел башында Уфа музее ачылу иң зур проектларның берсе булачак.

Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты рәисе Александр Кузьменко Мәдәният елында мәдәният һәм меценатлык турындагы республика законнары кабул ителергә тиешлеген әйтеп үтте. Бу законнар хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә салым һәм башка ташламалар бирүне гарантияләргә тиеш. Дәүләт җыелышының Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Эльвира Аеткулова әлеге тәкъдимнең Корылтайга килүен һәм аның федераль законга ярашлылыгы тикшереләчәген әйтте.

Ольга Мортазина.

* * *

Уфада “Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафоны башланды. Аңа Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова рәсми рәвештә старт бирде.

“Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафонының символын Лилия Гомәрова тантаналы рәвештә Бөре районы хакимияте башлыгы Николай Хорошиловка тапшырды.

Мәдәни чаралар үз территориясендә мәдәният өлкәсен актив үстерүче республика шәһәрләре һәм районнарын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатында үткәрелә.

Республиканың мәдәни чаралар марафоны Уфада ел азагына тәмамланачак. Мәдәният елы символы республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын урап чыгачак. Һәр район чиратлап республиканың мәдә­ни башкаласы булачак.

Ринат Сәгыйтов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»