25.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Тормыш юлы”

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан беренче канал “Ладога” дип аталган күп серияле нәфис фильм тәкъдим итә.

Әлеге фильм Ладога күле бозына салынган һәм Ленинградны азык-төлек, ягулык, дарулар, хәрби кирәк-ярак белән тәэмин итүче бердәнбер транспорт артериясе — “Тормыш юлы”на багышланган.

Картинаның төп герое — Петербург зыялысы Ольга  үзе өчен гадәти булмаган мохиткә, шоферлар арасына килеп эләгә. Алар көн саен шушы коточкыч юлдан үтә, кешеләрне “Олы җир”гә чыгара.

Төп рольләрне актерлар Андрей Мерзликин, Алексей Серебряков һәм Ксения Раппопорт башкара.

Белешмә

Ленинград блокадасы 879 көн — 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә. Чолганыш боҗрасы 1943 елның 13 гыйнварында өзелә. 1941 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, Ленинградта 3 миллионга якын кеше яшәгән. Блокада елларында 1 миллионнан артык кеше һәлак булган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»