22.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Моңлы җырлары тамашачы күңелендә

Җырчы, шагыйрә, көйләр авторы Флёра Шәрипова киң билгеле булмаса да, аның иҗат җимешләрен үз иткән тамашачылар бихисап. “Кызыл таң” укучылары исә автор-башкаручының иҗаты белән, нигездә, соңгы елларда гәзиттә басылып чыккан шигырьләр шәлкеме аша таныш. Ул әле “Кызыл таң”чыларның районнарда халык белән үткәргән җырлы-моңлы очрашуларында да күпләрне сокландырды.

Флёра Шәрипованың җырлары тамашачы күңеленә көчле дулкын булып үтеп керде. Аның шигырьләре көйгә салына, җырчылар бик теләп аларны үзләренең репертуарына кертә, ул үзе дә мәдәни чараларда теләп катнаша. Һәм, ниһаять, Башкортстан дәүләт филар­мония­сендә аның үзенең дә иҗат кичәсе узды. Кичә автор башкаруында “Очрашу җыры” белән башланды. Автор-башкаручы тамашачыга үзе турында җырлары һәм шигырьләре аша җиткерде. Мәхмүт Фатыйхов һәм Дилә Мөхәммәтъярова кичәне зур осталык белән алып бардылар.

— Зилаер районына Дәү­ләкән районыннан күчеп утырган татар авылы Чуенчы-Чупанда туып-үстем. Зилаер — туган ягым! Баймакта яшәдем, анда минем туганнарым, алар янына еш кайтып йөрим. Баймакта минем әти-әнием җирләнгән, шуңа Баймак минем өчен бик кадерле. Мин — Зилаер белән Баймак кызы! — диде Флёра, үзе белән таныштырып.

...Иҗат кичәсен дәвам итеп, сәхнәгә бер-бер артлы танылган һәм яшь җырчылар Илшат Вәлиев, Лилиана Газизова, Галинур Юламанов, Нәркәс Мөхәммәтова, Альберт Тимергалиев, Гөлфия Хәләфетдинова, Нәфисә Гәрәева, Ханчура, Илһам Шәймөхәм­мәтов, Фәни Ибраһими, Зарема Әю­пова, Венер Фәттахов, Илгиз Шәкүров, Фәнит Карачурин чыгып, күңел моңнарын яңгыратты. Флёра Шәри­пованы котларга килүчеләр арасында Мәскәү, Казан, Чиләбе якларыннан килгән популяр җырчылар да булды. Бу, әлбәттә, авторның иҗаты киң колач алуы турында сөйли.

Мәскәүдә иҗат итүче яшь җырчы Айрат Сафин бәйрәм күчтәнәче сыйфатында Мөхәммәт Минбагис сүзләренә Флёра Шәрипова язган “Кеше булып кал” дигән җырны башкарды. Флёраның күп кенә җырларына аранжировка эшләгән Нефтекама егете Андрей Илекбаев “Учак янында” дигән музыкаль композиция белән чыгыш ясады. “Юлдаш” радиосы алып баручысы Рания Билалова “Уятмагыз әле йокымнан” дигән җырны башкарды. Ә Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Нурия Абдуллина  Флёра Шәрипова белән берлектә иҗат ителгән “Табыштык” дигән җырны ишеттерде.

Мәскәүдән килгән яшь җырчылар, “Тавыш” проектында катнашкан Лилия Фәйзуллова, Алла Пугачеваның “Фактор А” программасында тамашачыны таң калдырган Глеб Радов һәм, шулай ук, Гүзәлиянең чыгышлары кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Флёра Шәрипова иҗатында тәрбия темасына зур урын бирелә. Бу очраклы түгел, чөнки Флёра Габделхәй кызы күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән, шул сәбәпле, аның педагогик эшчән­леге иҗатында да чагылыш таба. Аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәнгать үрнәкләрендә тәрбияләү буенча методик кулланмалары да зур әһәмияткә ия. Әлеге кичәгә иҗатчы-педагогның элекке укучыларының берсе Рафаэль Сәгыйтов та укытучысын котлады — ул оста итеп башкорт биюен башкарды.

Флёра җыр-моңга әвәс гаиләдә үсә. Әнисе искиткеч матур җырлый, заманында аны Ленинградка укырга да җибәрмәкче булалар, тик ата-ана, авылдан чыкмаган кызларын кызганып, аны җибәрмәскә була. Флёраның  яңгыравык һәм моңлы тавышы да тамашачы күңелен әсир итә. Җырлары да тирән мәгънәле, моңлы, сагышлы... “Тормыш”, “Гомер — йомгак”, “Җан картаймый”, “Тигез гомер бирсен Ходай”, “Авыр түгел”  һәм башка җырлары күптән инде тамашачы күңелен яулаган.

Башкортстанның атказанган артисткасы Резеда Әминева — Флёраның тугры дусларының берсе. Ул бу кичәдә Язкар Габдинов сүзләренә Флёра иҗат иткән “Дөнья шундый ямьле” дигән җырны башкарды. Ә Фәрваз Урманшин белән алар Люция Әблиева сүзләренә Флёра Шәрипова язган “Җиде ятлар” дигән яңа җырны ишеттерделәр.

Резеда Шәрәфиеваның чыгышы да иҗат кичәсе авторына матур бүләк булды. Яшь җырчы Эльвира Шәйхет­динова исә кичәне автор-башкару­чының тормышын чагылдыручы “Очтым” дигән җыры белән тәмамлады һәм тамашачы алкышларына күмелде.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»