21.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Ак” гастрольләргә - ак юл!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы гастрольләргә җыена. 23-26 гыйнварда труппа Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Шунысы кызыклы, гастроль репертуарындагы барлык спектакльләр дә “аклык”ка төрелгән.

Радик Нурлыгаяновның “Ак чәчәк — сиңа бүләк” мелодрамасын Уфа тамашачысы беренче тапкыр 2011 елда күрде.  Нурислам исемле егет авыр чиргә тарыган. Табиблар да егеткә ярдәм итә алмас кебек. Әмма “Өмет” һәм “Ышану” кебек бөек төшенчәләр, Ак әбинең акыллы киңәшләре Нурисламны үлемнән коткара. Пьеса авторы — үзе дә ак халатлы табиб Радик Нурлыгыянов күңел чисталыгы хакында сүз йөртә. Пьесаны сәхнәгә режиссер Әбелхәер Сафиуллин әзерләгән.

Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” музыкаль спектаклен “Нур”лылар үз репертуарына 2008 елда кертте. Шул вакыттан бирле спектакль сәхнәдән төшми. Режиссер Рөстәм Хәкимов сәхнә­ләштергән әлеге спектакльдә шулай ук хисләр өермәсе. Мирзаның тәкәббер кызы Хәмдия зур, матур мәхәббәт көтә. Ул йөрәген тик үзенә багышлап җыр чыгаручыга гына бирәчәк. Тик уен шартында хәвеф яшеренгәнен сизми шул Хәмдия...

Шәриф Хөсәенов “Әнием­нең ак күлмәге” драмасын 1968 елда язган. Шактый вакыт узуга карамастан, пьесада күтәрелгән проблемалар бүген дә көн кадагына суга. Картайган Әнинең беркемгә дә кирәге калмаган. Итәк тутырып бала үстергән авыру карчыкның соңгы көннәре күңелсез, ул беркемгә дә кирәкми. Күмәк балалары арасында ялгыз ул...

Режиссер Илдар Вәлиев әзерләгән әлеге спектакльнең премьерасы узган елның сентябрендә булды һәм ул тамашачының иң яраткан спектакль­ләренең берсенә әверелде. 

Гастрольләр “Нурлы сәфәр” дигән театрлаштырылган тамаша белән ябылачак. Әлеге проект та, исеменнән үк аңлашылуынча, Кешенең якты, “ак” юлда булуына, мәңгелек кыйммәтләргә табынып яшәвенә ишарәли. Жырлы-биюле проектның авторы һәм художество җитәкчесе — Урал Гыйрфатуллин, куючы режиссер — Гүзәл Акбердина.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»