16.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Могҗизага ышанам!..”

Ил белән ике атна ял иттек. Балалар өчен — күңелле каникуллар, өлкәннәргә — чираттан тыш отпуск чоры бу. Бик сирәкләр өчен генә Яңа ел билгеләнгән көннәр — кызу эш мәле. Бәйрәмне бәйрәм төсенә кертүчеләр, кәеф күтәрүчеләр исемлегендә, беренче чиратта, әлбәттә, сәхнә осталары тора. Чыршы бәйрәмнәре, корпоратив кичәләр, җырлы-биюле тамашалар оештырылды. Кыскасы, артистларга эш муеннан! Моңа кәефләре төшмиме икән? Яңа елны алар башкалар кебек үк көтеп аламы? Киләсе елга нинди теләкләр теләнә? Шул хакта без Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы Резида Зарипова белән әңгәмәләштек.

Резида театрда 1993 елдан эшли. Шул арада утызга якын чагу роль башкарып өлгергән. Соңгыларыннан берничәсен генә атасак, Нәҗип Асанбаевның “Су юлы” комедиясендә — Зөләйха, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” музыкаль комедиясендә — Камилә туташ, Владимир Гуркинның “Сагышларны басмый сулар да...”  мелодрамасында — Софья,  Наил Гаетбайның “Иреңне миңа сат” коме­диясендә — Нәҗибә, Фердинанд Бига­шевның “Ябалак борылышында” мелодрамасында Фәнүзә ул. Гаиләсендә исә —ире Рәсимгә сөекле хатын, ике бала әнисе.

Баксаң, Яңа ел — Резиданың иң яраткан, көтеп алган бәйрәме икән. Әлбәттә, үзеннән бигрәк, балалары көтә.

— Улыбыз Алмазга 15 яшь тулгач, Кыш бабай бүләк бирми башлады. Бик күңел­сез булып китте. Кыш бабай безгә юлны онытмасын өчен шушы кызчыкны алып  кайттык та инде, — ди актриса, орчыктай бөтерелеп торучы кечкенә Азалиянең башыннан сыйпап. — Ел саен чыршы куябыз. Күмәкләшеп бизибез. Быел да шулай булды.

Караидел районының Сөендек авылында әти-әнисен сөендереп, гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Резида. Әтисе Фидай табигатькә бик сакчыл карашта булганга, өйдә чыршы бизәмәгәннәр — агачны кисәргә ярамый бит! Шулай итеп, булачак актрисаның Яңа ел бәйрәмнәре чыршы ботагы белән генә чикләнгән.

— Урындыкны тишеп, ботак утыртабыз. Ул аумасын өчен минем караватка бәйләп куеп, җепкә кәнфит, крән­дилләр элеп бизибез. Бервакыт төнлә йоклап ятканда теге “чыршы” гөрселдәп авып төшмә­сенме! Ул да булса, песи крәндил ашамакчы булган икән...

Ә бүген бәйрәмнең тылсымына ышанамы икән Резида? Сорауга ул болай җаваплый:

— Дөресен генә әйткәндә, мин Кыш бабайга әле дә ышанам. Нәрсәдер көтәм, өметләр баглыйм. Үзем әзерләгән бүләкне Кыш бабай исеменнән чыршы астына куйганда, балаларга ияреп, хәтта үзем ышанып куям. Ә ышансаң, могҗи­залар көн дә туып тора. Хәзерге заманда Яңа ел — иң зур бәйрәм. Үз туган­нарың белән аралашу, җыелышу тик шушы бәйрәмдә генә була торгандыр.

— Сәгать телләре уникене сукканда ниләр теләдегез?

— Әлбәттә, тәү чиратта, сәламәтлек һәм тынычлык! Калган барлык нәрсә дә шушы ике төшенчәгә бәйләнәдер.

Аллаһыга шөкер, барлык теләк-өметләр дә тормышка аша бара. Җитәкчелек, эшемне күреп, бәяләп, мине мактаулы исемле итте. Декрет ялыннан бик иртә чыктым, шунда ук Шәриф Хөсәе­новның “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә Рәсиха роленә билгеләндем. Гадәттә, мин комедияле, уңай рольләр уйный идем. Әле исә кире образ тудырырга туры килде. Ролемне эчтәлеге өчен тәнкыйть­ләүчеләр, “Кит әле, нигә шундый роль алдың?”  диючеләр дә бар. Бу сүзләрне мин сөенеп кенә кабул итәм. Димәк, эшләгән хезмәтем тамашачыга йөз проценты белән барып җиткән. Рәсиха — тормышчан роль. Тормышта да шулай бит — кунакта җыелып утырганда барыбыз да шаярабыз, көләбез. Әмма шушы ук табын артында кечкенә генә проблема чыксын, “Ә нигә миңа?” — дибез. Спек­такльдә Рәсиха белән аның ире Исламның кулыннан күп нәрсә килә, аларның акчасы да, фатиры да, машиналары да бар, алар бүгеннән әниләрен тәрбиягә алса була. Тик аларга кешечә мөрәҗәгать итүче юк — боералар гына.

Роль тискәре булганга, туганнарга, дусларга чәчәк алып килмәскә кушам. Чөнки бу спектакльдә ролем чәчкә ала торган түгел. Мин әнине өемә китермәскә тырышам — башка сыйдырмаслык оятсызлык бит!  

Режиссер Илдар Вәлиев шулкадәр дә тормышчан спектакль куйды. Шәһәрдә үскән ир-егет булса да, авыл тормышын, кеше психологиясен бик нечкә тоя ул. Өстә­венә, үзенең фикерен җит­кермичә туктамый, артистны артист итеп ача белә. Аның белән эшләү — зур бәхет.

Гомумән, театрда эшем җитәрлек. Бәләкәй рольме, зурмы — җиң сызганып эшкә тотынам. “Галиябану”да Әбелхәер Сафиуллин миңа Садрый ролен бирде. Малай роле булса да, булдырдым кебек.

2009 елның зур уңышы — “Кызыл таң” оештырган бәйгедә мин “Тамашачы сөюе” номинациясендә җиңеп чыктым. Артист өчен бу номинация баш рольне башкарудан да югарырактыр. Тамашачы сөюен яулау җиңел түгел. Бик куандым. Гомумән, мин тамашачы белән аралашуны, ихлас һәм гадел бәя алуны яратам...

Спектакльләрдә минем шигырьләремә җырлар яңгы­рый. “Американ”, “Ирең­не миңа сат”, “Авыл эте Акбай” һәм башка спек­такльләрдә дә иҗат җи­мешләрем файдаланылды. 

Югалтулар да булмады түгел. Бик иртә әти-әнисез калдым. Башта әни вафат булды, аннан яман шеш чире әтине тартып алды. Кызганыч, кайда укыганлыгымны да, артист булып китүемне дә алар күрә алмады. Уфага чыгып киттем.

Яраларны, әлбәттә, вакыт бераз дәвалый. Укырга, һөнәр алырга хөкүмәтнең дә зур ярдәме тиде. Тулай торакта Лиана Хәертдинова, Миң­нинур Сәетова, Алсу Гафарова белән бергә яшәдек, кызлар мине һәрьяклап курчалады, авыр чакта һәрчак терәк булдылар.

Әле, күз генә тимәсен, барысы да яхшы кебек. Ирем, сәнгать кешесе булмаса да, эшемә хөрмәт белән карый, аның ярдәмен һәрчак тоям. Күршеләрдән уңдык. Алар — Венера белән Михаил Нуйкиннар — туганнан да якын. Мине эшкә чыгардылар, Азалиямне карашалар. Үз­ләренең шәхси эш планнарын минем спек­такльләрем графигы белән килешеп коралар. Барлык бәйрәмнәребез, куанычларыбыз уртак.  Бәхетнең дә бәхете бу, шөкер генә итә белергә кирәк.  

Ат елына күп өметләр баглыйбыз. Ат — сабантуйларда, ярышларда җиңүче, матур да, горур да, тырыш та. Шуңа да ат кебек таза, ныклы булып, җигелеп эшләргә язсын! Һичшиксез, уңышлы булачак бу ел!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»