15.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Гүзәл белән Илдар җырлы-моңлы сәяхәттә!

“Иң матур пар! Бигрәк тә сөйкемлеләр. Бер концертларын да калдырмыйбыз! Талантлылар. Һәрвакыт яңалыклар белән сөендерәләр. Киемнәре кызыклы, зәвыклы, беркемнекенә дә охшамаган...”

Тамашачы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка мактау сүзләрен кызганмый. Ник кызганырга? Бар да дөрес ич! Нәкъ шулай халык өзелеп яратканга заллар да һәрчак тулы була. Кайда гына бармасыннар — Илдарның туган ягы Әлшәй районы булсынмы, Гүзәлгә канат куйган Пермь краемы, Мәскәү, Казан, Ижевск, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Төмән, ерак Себер якларымы, татар моңнарына сусаган тамашачы аларны яратып, сагынып каршы ала. Беләләр, ел саен яңа концерт программасы әзерләнә. Әлегесенең исеме гади генә, “11нче сезон” дип атала. Янә дә шул: концертлар эзлекле уйланылган, “итәк асты” темаларына кагылмый, шунлыктан, яше дә, карты да аларның чыгышларын үз итә.  “11нче сезон”да — яңа җырлар, биюләр, клиплар. Алар бар да бер үзәк темага хезмәт итә. Гүзәл белән Илдар тормышларында булган кызыклы хәл-вакыйгалар белән дә уртаклаша. Уфа тамашачысына талантлы пар бүгеннән алып дүрт могҗизалы кичә бүләк итә дә, тагын юлга чыга. Алда аларны яңа очрашулар көтә — график бер елга алдан төзелгән. Нәкъ Кыш бабай белән Карсылу кебек капчык-капчык җырлы күчтәнәчләр, чиксез сөенечләр өләшеп, илебезне аркылы-буй иңли Илдар һәм аның Гүзәле!..

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»