14.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Яуны җиңгән мәхәббәт

Мәхәббәт!.. Нинди сихри көчкә ия син! Авыруларны терелтәсең, сәламәтне чиргә сабыштырасың. Каралы-аклы дөньяны салават күпере итеп бизисең, сүзгә саранны сандугач кебек сайратасың, куркакны батыр итәсең...

“Яуны җиңгән мәхәббәт” — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Башкортстан Президенты бүлгән грант ярдәме белән куелган премьера спектакле шулай аталды. Спектакльнең икенче исеме дә бар — “Заһир, Гөлшат һәм Берлин ачкычлары”. Лирик комедияне Мостай Кәримнең төрле елларда язылган әсәрләре, истәлекләре нигезендә Фаяз Йомагужин әзерләгән. Режиссеры — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөсәлим Кулбаев. Спектакльне сәхнәгә әзерләүче команда — рәссам Юлия Гыйләҗева, композитор Ришат Сәгыйтов, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина.

Әлбәттә, спектакль мәхәб­бәт хакында. Заһир (Илнур Локманов) белән Гөлшатның (Аида Кулбаева, Лилия Искужина) туй мәҗлесе бара. Күңелле табынны шомлы хәбәр боза — фашист илбасарлары илебезне басып кергән! Хисләр өермәсенә сугыш фаҗигасе кушыла, әмма мәхәббәт утын аерылышу да, авыр сынаулар да сүндерә алмый. 

Спектакль декорацияләргә һәм костюмнарга бай түгел, аның каравы, җыр-моң, шигърият, җиңел юмор тамаша­чының күңеленә хуш килде. Сәхнә уены урыс һәм башкорт телләрендә бара.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»