11.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Башкорт халкының рухи җырчысы

1955 елда Башкортстанда профессиональ композиторлар бармак белән генә санарлык була: беренче рәттә — Заһир Исмәгыйлев,  Хөсәен Әхмәтов, Мәсәлим Вәлиев, Рәүф Мортазин; икенче рәттә — Камил Рәхимов, Халик Заимов, Нариман Сабитов, Шамил Колбарисов;  өченче рәттә — Таһир Кәримов һәм Рәфыйк Сәлмәнов.Башкортстанның сәнгать учакларыннан, уку йортларыннан бик озак еллар буе бары тик икесе — академия драма театры белән бер музыка мәктәбе генә күренекле шәхесләребезнең исемнәрен йөртте. Ике гасыр тоташкан мәлдә әкренләп Уфа сәнгать академиясе дә, Башкортстан Милли яшьләр һәм Сибай башкорт дәүләт драма театрлары да, кайбер музыка һәм художество мәктәпләре дә исемле булып китте. Мәҗит Гафури белән Нариман Сабитов янына Заһир Исмәгыйлев, Мостай Кәрим, Арслан Мөбәрәков, Газиз Әлмөхәммәтов, Касыйм Дәүләткилдиев исемнәре өстәлде. Һәм җәмәгатьчелек озак кына фикер алышканнан соң, Башкортстан дәүләт филармониясенә РСФСРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Хөсәен Әхмәтов исеме бирелде.

Бу уңайдан оештырылган тантана филармония алдында митинг белән башланып китте, диварга беркетелгән тактаташны ком­позитор­ның кызлары — музыка белгече, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Әхмәтова белән Русиянең атказанган табибы, профессор Зөлфирә Корнилова ачты. Алар әтиләренең портретын да бүләк итте, аны шунда ук фойега куйдылар.

Тантана филармониянең Зур залында дәвам итте. Хөсәен Фәйзулла улы биредә 28 ел дәвамында сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә бик күп сәхнә осталары, аерым коллективлар канат ныгытты, диде чыгыш ясаучылар. Бу истәлекле вакыйга компо­зиторның тууына 100 ел тулуга әзерләнә башлау чорына туры китерелгән иде. Юбилейга кадәр хәтсез вакыт бар кебек тоелса да, менә ул көн килеп тә җитте...

Хөсәен Әхмәтов... Бу шәхес белән таныш булдык, якыннан аралаштык, сөйләштек, дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, мин аны күргәләп йөрдем, сөйләгәнен ишеттем. Болар — филармониядә һәм башка шундый дәрәҗәле залларда әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең юбилейлары үткәрелгәндә, рәсми бәйрәм тантаналарында сәхнәдә яки фойеда халык арасында; Композиторлар берлеге җыелыш­ларында президиумда һәм трибуна артында. Ә иң якыннан күрүем — яшь һәм һәвәскәр җырчылар конкурсларында жюри өстәле артында. Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге приз өчен 1968 елда башлангыч алган конкурсны оештыручы да, тәүге җидесенең жюри рәисе дә Хөсәен Әхмәтов булды.

Күпмедер ел тукталып торганнан соң бу конкурс дәвам итте, яшь талантларны бәяләүче комиссиягә җитәкчелек итү башка кешегә йөкләтелде. Хөсәен Әхмәтов элеккечә үк төпле, эшлекле, гадел бәяләре, фикерләре белән аерылып торды. Моны мин үзем күргәнгә-ишеткәнгә әйтәм. Ул заманда бу конкурсны яктырткан “Кызыл таң” һәм “Совет Башкортостаны” журналистларын, нишләптер, жюри өстәле артына утырталар иде.

Шулай тәнәфесләрнең берсендә Хөсәен Фәйзулла улы Газиз Әлмөхәммәтов мирасына бәйле бер вакыйга турында сөйләде. Алтмышынчы еллар башында Уфага Казаннан Газиз аганың якын дусты, хезмәттәше Исмәгыйль Һилалов зәвыклы бизәлгән альбомнар, афишалар һәм башка материаллар алып килә, аларны монда берәр ышанычлы урынга тапшырырга тели. Хөсәен Фәйзулла улы белән алар, бу кыйммәтле ядкарьләрне күтәреп, партия өлкә комитетына да, Мәдәният министрлыгына да баралар, әмма аларны бер җирдә дә алмыйлар, хәтта ныклап карарга да шикләнәләр. Әлмөхәммәтовның “сәяси дошманлык”тан аклануына озак үтмәгән була шул әле. Шуннан Һилалов аларны кабат Казанга алып кайтып китә дә архивка тапшыра.

Хөсәен Әхмәтов... Башкорт һәм татар кешеләренең ничәмә буынына таныш, якын һәм кадерле бу исем. Егерменче гасырның нәкъ уртасында туган безнең яшьтәшләр дә аның җырларын тыңлап үсте, буын ныгытты, хәзер инде картаеп бара. Аның җыр-моңнары гомер буе колагымда яңгырап торгандай. Еракта калган бала чагымда радиодан көн саен диярлек яңгыраган, мәктәп укучылары концертының да үзәген тәшкил иткән “Яшәсен тынычлык!” җырын (Гайнан Әмири сүзләре) онытырлыкмыни?! Җырчы шагыйрь Кадыйр Даян сүзләренә “Төнге Урал”, “Ялан батыры”, “Сиңа тартыла күңел”не дә аның белән рәттән куясы килә. Актриса һәм шагыйрә Рәгыйдә Янбулатова белән аларның бер генә җыры бар: “Гүзәл Уфам — башкалам”. Аның каравы, ничә дистә ел инде ул Уфабызның гимны булып тора. Композиторның җырчы шагыйрь Якуп Колмый белән берлектә иҗат иткән ике җырын да искә төшерик. Илфак Смаков башкарган “Ленин яши минем йөрәктә” белән күп тантаналар башлана, аны тыңлаганда күңел горурлык хисе белән тула иде. Ә инде “Колхозчы яшьләр маршы” аның тәүге башкаручысы Филүс Гәрәевны бөтен барлыгы белән алга китереп бастыра.

Гомумән, башкорт музыкасын (татарныкын да дип әйтергә мөмкиндер) Хөсәен Әхмә­тов җырлары һәм романсларыннан башка күз алдына китереп булмый. Аларның һәрберсе рухи тормышыбызга истәлекле вакыйга буларак килеп керде. Мәсәлән, текстын да композитор үзе язган “Туган авылым” җырын мин беренче тапкыр Киев янындагы хәрби аэродромда солдат хезмәте үткәндә Мәскәү радиосы аша ишеттем. Ул заманда бит Мәскәү (димәк, Бөтенсоюз) радиосы һәркөнне диярлек татарча, сирәк-ара башкортча да җырлар тапшыра иде.

Бервакыт иртәнге сәгать алты тулып килгәндә казарма ишеге төбендә диварга беркетелгән радиодан әкрен генә бик моңлы җыр ишетелде. Ул башкортча иде. Рамазан Янбәков тавышын шундук таныдым. Бу җыр — төрки халыкларның күпчелеге йөрәгендә урын алачак “Туган авылым” иде.

Алга китеп, шуны да әйтү урынлы булыр: Мәскәүдәге башкорт якташлык җәмгыяте җыелышларында “Туган авылым”ны гимн урынына җырлыйлар, диләр...

...Хөсәен Әхмәтов 1914 елның 6 гыйнварында Ырынбур губернасы Орск өязенең Чыңгыз авылында (хәзерге Баймак районы) туган. Гаиләдә 11 бала булып, кайсысы тифтан, кайсысы ачлыктан үлә торгач, алтысы гына исән кала. Хөсәен дүрт яшьтә чакта әтисе гүр иясе була. Алты яшендә малай атлар көтәргә яллана, тагын өч елдан өлкәннәргә ияреп, сал агызырга китә. Җырга мәхәббәт уянуда ул авылдашы Фәйзи бабай Буран­гуловның йогынтысы зур булуын телгә ала иде. Сакмар, Зилаер, Олы Иек елгалары буйлап салларда агып төшкәндә Урал аръягының, күк Ирәндек буй­ларының бихисап җырчыларын, курайчыларын ише­тә, күрә, хәтта алар белән аралашу бәхетенә ирешә. Якташларын һәм салчыларны таң калдырып, башкорт халкының “Урал”, “Буранбай”, “Ашказар”, “Биеш”, “Гыйльмияза”, “Сибай” кебек җырларын зур осталык белән яңгырата. Салчылар аны якын күрә, кичләрен салларын туктатып, учак ягып кипшенгәндә Хөсәеннең җырлавын тын да алмый тыңлыйлар.

Шактый өлкәнәйгәч, ул кызы Гөлнарага үсмер чагындагы гыйб­рәтле вакыйгалар турында да сөйләгән. Мәсәлән, бервакыт салда аягы таеп китеп, ул ургылып аккан суга егылып төшә дә бата башлый. Салчылар, аны тиз үк күреп, киеменнән багор белән эләктереп алып коткара. “Әтинең ачтан яисә тиф чиреннән үлү, урманда йөргәндә аю-бүрегә юлыгу ихтималы да булган. Бәхетенә, шулай ук милли музыкабыз бәхетенә ул исән калган”, — ди Гөлнара ханым.

1929-30 елларда Хөсәен Әхмәтов Баймак тау-сәнәгать мәктәбендә укый. Җырчылыкка, музыкага махсус укып өйрәнү фикерен аңа беренче булып билгеле драматург Сәгыйть Мифтахов әйтә. Хөсәен, аны тыңлап, Казан музыка техникумына укырга керә. Аны ике елда тәмамлаган 18 яшьлек егетне Башкортстан Хөкүмәте П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә оештырылган башкорт опера студиясенә укырга җибәрә. Кабул итү комиссиясендәге таләпчән белгечләрне ул туган халкының моңлы озын көйләре белән әсир итә.

Пианиноны беренче тапкыр 19 яшендә күргән Хөсәен бу уен коралында Бетховен, Шопен, Бах, Григның шактый катлаулы музыкаль әсәрләрен дә ярыйсы ук югары дәрәҗәдә башкара. Ике елдан соң бер үк вакытта композиторлык бүлегендә дә илһамланып шөгыльләнә башлый. Шулай итеп, барлык тырышлыгын, көчен салып, ул җырчы, аккомпаниатор һәм композитор булырга укый. Ахыр чиктә боларның соңгысына өстенлек бирә, теге икесеннән дә читләшми. Өйрәнчек көйләр чыгара, күңелендә сакланган җиңелчә авыл көйләре буенча күнекмәләр язгалый. Бераздан инде тәүге иҗат җимеше итеп халык көйләрен нотага салып эшкәртүне ныклап өйрәнә башлый.

Илебезгә фашистлар басып кергәч, укуын туктатып, Мәскәү шәһәренең истребительләр батальоны сафында башкаланы обороналауда катнаша. Авыру сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгәч, 1942-44 елларда Башкортстан радиотапшырулар редакциясендә эшли. Мәскәү консерваториясен исә 1945 елда профессор Анатолий Александров җитәкчелегендә тәмамлый. Аннан кайтып, ике ел БАССР Министрлар советының Сәнгать идарәсе каршындагы фольклор кабинеты мөдире була. Яшь чагыннан ук үз иткән бу мавыктыргыч эшендә ул ару-талуны белми, бөтен сәләтен биреп хезмәт итә, башкорт халык җырларының үзенчәлеген, кечкенә музыкаль бизәген дә төшереп калдырмыйча, нота аша тулысынча чагылдыру серләренә төшенеп эшли. Аның хезмәтләрен тәҗрибәле музыка белгечләре югары бәяли.

Чын-чыннан табигать балалары, эчкерсез кешеләр арасында үскән, тәрбияләнгән, халык җыр-моңнарын үз йөрәге, күңеле, тормышы аша үткәргән Хөсәен Әхмәтов вокал һәм фортепиано өчен — “Урал”, “Бөйрәкәй”, “Ирәндек”, “Шәүрә”, “Ялчыгол”, “Азамат”, хор өчен “Җиде кыз”, “Зарифа”, “Төяләс”, “Ике яшь йө­рәк” җырларын эшкәртә. “Буранбай” җыры темасына ул скрипка һәм фортепиано өчен фантазия яза.

Композитор бу җәһәттән шундыйрак фикерләр әйтте: “Хал­кыбызның һәр җырына, аның табигатенә гармония, фактура һәм ритмик үсеш өчен потенциал салынган. Эшкәрткән вакытта шуларны тотып ала белергә кирәк. Халык җырларын эшкәрткәндә бездә кайбер музыкантлар классик гармонияне туры, механик рәвештә куллана. Мин бу ысулны бөтенләй кире какмыйм. Шулай да бу очракта гармониянең теге яки бу халык көе белән органик берлеге турында сүз алып бару авыр. Безгә халык көенең эчке мөмкинлекләрен табарга, җыр байлыгын, аның потенциалын үстерергә һәм баетырга, өйрәнү стадиясеннән алып эшләргә кирәк. Шул вакытта гына хәзерге заман һәм гомум музыка мәдәнияте биеклекләренә ирешербез”.

Композитор үз әсәрләрендә фольклордан өземтәләр китерә. Мәсәлән, “Башкорт лирик сюи­тасы”ның беренче бүлегендә халыкның “Гөлнәзирә” дигән җырлы биюен керткән. Кыллы квартетның өченче бүлегендә “Аксак кола аткаем” һәм “Йолдыз кашка кавалерия аты” көйләре яңгырый.

Илленче елларда гына да ул йөздән артык башкорт халык җырын нотага сала. 1954 елда басылып чыккан “Башкорт халык җырлары” дигән күләмле җыентыкны төзүче дә, мөхәррире дә Хөсәен Әхмәтов үзе була. Бераздан Мәскәүнең абруйлы нәшрияты “Фольклорчы коллекциясеннән” дигән сериядә аның “Башкорт халкының озын көйләре” җыентыгын бастырып чыгара, анда автор башкаруында 17 җыр яздырылган.

Хөсәен Әхмәтовның композитор буларак башлангыч иҗатын Якуп Колмый менә ничек бәяли: “Музыкаль сәнгатьнең һәр төрендә, әйтик, җыр яки романс, баллада яки соната, опера яки балет, бихисап хор әсәрләрендә Хөсәен Әхмәтовның үзенә генә хас музыкаль яңгырашны тоеп, сихри иҗатының чишмәсе халык моңыннан башлануын аңлыйсың. Бу осталык бигрәк тә аның җырларына хас. Һәр әсәренең эчке куәсе күкрәк сулышы аша сузылып чыгуын башка музыкантлар язмаларында очратырмын димә. Ул төрле яңгырашлы башкорт музыка биләмәсендә үзе бер аерым осталыкка ия.

Башлангыч иҗат энҗеләрен ул халыкның үзеннән алуны отыш­лырак күрә. Халык арасыннан чыккан уңганнарны зурлап җырлаган әсәрләрнең күңелгә якынрак булуын аңлатып торуның кирәге юктыр. Вокал әсәрләрендә үтә шапырыну, колак тондырырлык югары ноталарны очрат­мыйсың. Чөнки ул — кече яшьтән үк тавышын күтәрми, халыкча көйләп, халыкча җырлап үскән талант. Бала чагыннан озатып килгән бу тылсымлы аһәң  композиторга гомер буена көйдәш була. Бу — аның һич корымас  чишмәсе”.

1946 елдан 1974 елга кадәр (28 ел буе!) Хөсәен Фәйзулла улы Башкортстан дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Бер үк вакытта 1948-53 елларда Композиторлар берлегенә җитәкчелек итә, СССР һәм РСФСР Композиторлар берлекләре ида­рәсенә һәм секретариатына әгъза итеп сайлана, 1976-92 елларда БАССР Хор җәмгыяте рәисе булып тора.

Филармониягә яшь җырчылар кабул иткәндә кемнең нәрсәгә торышлыгын, анда өмет бармы-юкмы икәнлеген бу талант иясе һич ялгышмыйча белгән. Тыңлап утыргач: “Син, кустым, монда эшкә кереп вакытыңны әрәм итмә”, я булмаса: “Сеңлем, син башка җирдә күбрәк файда китерерсең”, — дип турысын ярып әйтә торган булган.

Хөсәен Әхмәтовның камера-вокал иҗаты 300гә якын җыр һәм романсны, вокал циклларны һәм балладаларны берләштерә. Алар тематика буенча да, техник эшләнеше һәм музыкаль яңгырашы ягыннан да төрле-төрле. Ул бервакытта да, фәлән шагыйрь сүзләренә җыр языйм әле, дигән максат куймаган, ә авторлары кем булуга да игътибар итмичә, шигърият диңгезеннән җыр булып яңгырарлык текстлар эзләгән. Шунлыктан аның авторлар исемлеге дә бик озын. Алар — башкортлар Баязит Бикбай, Нәҗип Иделбай, Рәшит Нигъмәти, Кадыйр Даян, Якуп Колмый, Шакир Насыйров, Абдулхак Игебаев, Шәриф Биккол, Рәшит Назаров, башкортча язган Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Гыйлемдар Рамазанов, Гайнан Әмири, Рафаэль Сафин, татарлар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан...

Хөсәен Әхмәтовның Бөек Ватан сугышы темасына 17 әсәрне берләштерүче балладалар циклын мисалга алыйк. Композитор, алар өстендә төрле елларда эшләп, озын көй стилен яңартып, классик үрнәк, шедевр барлыкка китергән. Шулар арасыннан Мостай Кәрим сүзләренә “Гомер турында баллада”ны Хәбир Галимов яисә Мәгафур Хисмә­туллин башкаруында кемнәр генә яратып тыңламады икән! Шул ук шагыйрь белән берлектә язылган “Яраланган сугышчы турында баллада” канлы елларның бер эпизодын күз алдына бастыра. Яу яланында яраланып, онытылып яткан солдатның шәфкать туташы белән очрашуы... Кызның ягымлы йөзе яугир йөрәгендә Туган ил образы булып гәүдәләнүе... Бу баллада образлылык көче һәм стиле белән опера ариясенә тиң.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән алынган “Ышанма!” шигыренә баллада — шагыйрьнең хатынына мөрәҗәгате генә түгел, Ватанга сүрелмәс мәхәббәт тойгысын гомумиләштерү, яшәү көченең җиңәчәгенә ышаныч та.

Фаҗигале язмышлы башкорт шагыйре Рәшит Назаров иҗатын Хөсәен Әхмәтовның югары бәяләве мәгълүм.

“Рәшит шигырьләрен укыгач, дөньяга шагыйрьләрчә карый башлыйсың, — дип язды ул Риф Мифтаховка шәхсән хатында. — Минемчә, башкорт шигъриятендә иң якты йолдыз ул. Кызганычка каршы, Р. Назаровка һәм аның иҗатына үзвакытында рәсми рәвештә бернинди дә хуплау сүзе эләкмәде, урынлы, тиешле бәя бирелмәде...“

Аксакал композиторның Рәшит Назаров шигырьләренә “Мәхәббәт ул — әйтерсең лә утлы яшен” дигән җырлар гөлләмәсе башкорт музыка сәнгатенең алтын фондына кертелде.

“Аның вокаль музыка өлкә­сендәге иҗаты новаторларча ачышлар белән билгеләнде, — дип язды шагыйрь, фән докторы, профессор Рәшит Шәкүр. — Ул башкорт музыкасына һәрчак тугры булды, шул ук вакытта, халыкның музыка интонациясен өр-яңа биеклекләргә күтәрде. Халкы­бызның милли художестволы фикерләвенә таянып, башкорт һәм урысның классик музыкасы традицияләрен файдаланып, композитор үзенә генә хас сурәтләү стилен формалаштырды. Нәтиҗәдә, ул элекке СССР (хәзерге Русия һәм якын чит илләр) халыкларының музыка сәнгатендә хәзерге заманның классикасы дәрәҗәсендә иҗат итү югарылыгына иреште. Яшь композиторлар өчен башкортның милли музыка интонациясен, мелодиканы, ритмиканы үстерү планында Хөсәен Әхмәтов мирасы — үзе бер мәктәп. Композиторга милли музыка сәнгатендә тәү башлап вокаль баллада, вокаль поэма, вокаль этюд-картина, романс сыман үзенчәлекле жанрларны ачу һәм шул жанрларның һәрберсендә килер буыннар өчен үрнәк булырдай әсәрләр иҗат итү бәхете тиде...

Аның иҗатында янә “Пушкиниана” һәм Сергей Есенин сүз­ләренә язылган “Фарсы моңнары” дигән цикллар гаять үзенчәлекле урында тора. Башкорт музыка сәнгатенең урыс поэзиясе классик үрнәкләренә мөрәҗәгать итүенең бик тә оригиналь күренеше бу. Ул циклларда башкортның милли моң стихиясе урыс шигъриятенең поэтикасына табигый рәвештә үтеп керә, бу ике стихия бер-берсе белән үрелеп үсә һәм урыс ши­гыренең моңача булмаган яң­гырашын барлыкка китерә. Ирек­сездән шуны уйлыйсың: Пушкин әсәрләре дә, бигрәк тә Есенинның Шәрык бизәкләре белән нәкыш­ләнгән “Фарсы моңнары” да музыкада үзләренең гадәттәгечә үк булмаган чагылышын табар өчен нәкъ Хөсәен Әхмәтов сыман милли үзенчәлекле һәм киң диапазонлы, тирән лирик һәм философ иҗатчыны көткәндер, күрәсең”.

Хөсәен Әхмәтов — күләмле музыкаль әсәрләр дә калдырган иҗатчы. Аларның тәүгесе — Хәләф Сафиуллин либреттосына Нариман Сабитов белән берлектә иҗат ителгән “Тау бөркете” балеты. Автор Салават Юлаевны төсмер­ләткән бу әсәрнең 1975 елда үзенең вариантын яза, һәм ул Уфа сәхнәсендә дистә еллар дәвамында зур уңыш белән бара.

Баязит Бикбай либреттосына 1970 елда язылган “Замандашлар” операсын (1986 елда — икенче редакциясе) тамашачы шулай ук бик җылы каршылады. Башкортстан нефтенә юл яручыларга багышланган бу әсәрнең музыкасы халыкчанлыгы белән әсир итә. Арияләрдә, хорларда классик озын көйләр бик оста симфоникалаштырылган. Белгечләр аны республикабыз шартларында иң югары профессиональ дәрәҗәдә эшлән­гәннәрнең берсе дип бәяләде. Мәскәүнең музыка белгече Г. Мартыненко, мәсәлән, болай дип язды: “Тыңлаучылар көйләр байлыгына таң калды. Опера кантиленасы совет киңкүләм җырлары — диалогик сәхнәләрдә ап-ачык декламацион әйләнмәләр һәм башкорт милли мелодикасы белән органик берләшкән. Бу әсәрдән генә чыгып бәя биргәндә дә, Хөсәен Әхмәтов — башкорт халкының рухи җырчысы”.

Хөсәен Фәйзулла улының киң колачлы иҗаты еш кына ул каты авырган шартларда дәвам итә. Кеше ышанмаслык хәл: 1971-82 елларда ул... ун тапкыр миокард инфаркты кичерә. 1987 елдан алып баш миенә кан йөреше җитмәү белән җәфалана. “Бу каты авырулар ярый әле югалтусыз үтеп китте, исән-сау калып,  хәтта иҗат эше белән шөгыльләнә алдым, — дип сөйләде ул вафат булырына сигез айлар калганда автордашларына. — Һөнәре буенча табибә булган хатыным Рауза хәстәрлегендә, дәвалаучы докторлар ярдәмендә якты дөньяда калдым. Актер һәм драматург Илшат Йомагуловның “Нәркәс” трагедиясе буенча үз либреттома шул исемдәге опера яздым, әле шуны оркестрлаштырып та куйдым”.

Хаклы рәвештә башкорт музыкасы патриархы һәм классигы дип йөртелгән Хөсәен Әхмәтов халык ихтирамын бик яшьли казана, ил күләмендә дә танылу яулый. 35 һәм 40 яше тулган көннәрендә Совет хөкүмәте аны — “Почет билгесе”, ә 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкли. 1974 елдан — “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе”, 1989 елдан “РСФСРның халык артисты” дигән мәртәбәле исемнәр йөртте. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе булдырылганның икенче елында ук — 1968 елда — аның лауреатлары булып Хөсәен Әхмәтов белән язучы Зәйнәп Биишева таныла. (Кызыклы туры килү — алар икесе дә элекке Ырынбур губернасының Орск өязендә туган).

Республиканың ул замандагы иң зур бүләгенә күренекле композитор вокал һәм фортепиано өчен “Минем Уралым” (Баязит Бикбай тексты), “Ал да нур чәч халкыңа” (Шәехзадә Бабич), “Ленин турында җыр” (автор тексты) җырлары, ике солист, хор һәм оркестр өчен “Партия байрагы” (Гайнан Әмири) җырлары циклы, кыллы оркестр, арфа, гобой һәм бәрмә уен кораллары өчен дүрт кисәктән торган “Сюита” өчен лаек була.

Җитмеш тугыз яшь тулып ике көн үтүгә Хөсәен Әхмәтовның йөрәге тибүдән туктады. Җәмигъ мәчетенә каршы гына диярлек, Тукай урамында ул 1959 елдан яшәгән 29нчы йорт диварына тактаташ беркетелде.

Аның хәләл җефете Рауза Фатыйх кызы Башкортстан дәүләт медицина институтының йогышлы авырулар кафедрасында озак еллар эшләде. Музыканы һәм әдәбиятны яхшы белгән, аңлаган, Көнчыгыш шигърияте белән мавыккан апа иде ул. Аларның Зөлфирә исемле кызлары әнисе һөнәрен сайлады, ә бер кызы белән улы әтиләре юлыннан киттеләр.

1941 елда Ташкентта туган Гөлнара Уфа музыка училищесын, Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия институтын тәмамлаганнан соң Ульяновск өлкә филармониясендә һәм шундагы музыка училищесында эшләп ала һәм 1969 елда Уфага кайта. Аспирантурада укый, Уфа сәнгать институтында, СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, бик күп еллар Башкортстан дәүләт филармониясе лекторы була, музыка теориясе буенча хезмәтләр яза, сәнгать кешеләре турында бихисап иҗади портретлар авторы.

1948 елда Уфада туган Морат Әхмәтов музыкаль белемне ХХ гасырның данлыклы композиторы Арам Хачатуряннан ала. Кавказда хәрби хезмәттә була. 1971-76 елларда Уфа сәнгать училищесында һәм институтында укыта. Аның “Маугли” һәм “Ай тотылган төндә” балетлары Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән барды. 1976 елда Мәскәүгә китсә дә, туган республикабыз белән элемтәне өзмәде: Русия Композиторлар берлеге фольклор комиссиясенең фонотека кабинеты мөдире буларак, Башкортстанга һәм Чиләбе өлкәсенә фольклор экспедицияләре оештырды, башкорт музыкасы фондын туплауга зур көч салды, башкорт халык җырларын башкаручыларның Мәскәүдә концертларда һәм берничә халыкара фестивальдә чыгышын оештыруда катнашты. 1991-95 елларда Мәскәү Композиторлар берлеге рәисе урынбасары булып эшләде, аннан кайтып, ике ел Уфа сәнгать институтында укытты. Нәҗип Асанбаевның — “Кызыл паша”, Флорид Бүләковның “Бибинур, аһ, Бибинур!” спектакльләренә көй язды. Аларның берсе күп кенә гарәп илләрендә күрсәтелде, анда башта — Фидан Гафаров, ә соңрак Рәсүл Карабулатов башкаруындагы “Бик сагындым сине, Туган илем!” җыры кемнәрне генә тет­рән­дермәде икән! “Бибинур, аһ, Бибинур!” Русия дәүләт премиясенә лаек булды. Морат Әхмәтовка 1996 елда — “Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе”, 1999 елда “Баш­кортстанның халык артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Кызганычка каршы, Морат Хөсәен улы 58нче яше белән барганда 2006 елның февралендә кинәт вафат булды. Шул ук елның җәендә әнисе Рауза Фатыйх кызы да якты дөньяны калдырып китте.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»