05.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәвия бит ул! Халыкныкы бит ул!

Халкыбызның горурлыгы, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының иң мәшһүр сәхнә остасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева бүген 80 яшен билгели. Зур юбилеен ул яхшы кәеф, тирән эчтәлекле, күпкырлы рольләре белән сәхнәдә “уйнап” кына каршы ала.

Бүген театрның репертуарындагы һәр спектакльнең диярлек нигезенә Сәвия Сираеваның йөрәк җылысы, тырышлыгы салынган. Һәм бу спектакльләргә, нигездә, тамашачы аны күрер өчен генә килә. Әлеге сезонның берничә спектаклен генә алыйк: Радик Нурлыгаяновның “Ак чәчәк — сиңа бүләк” мелодрамасында — Ак әби, Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасында — Җиһан, Шәриф Хөсәенов­ның “Әниемнең ак күлмәге” драмасында — Ана, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”сендә Галимә ул. Болардан тыш та Хәтирә, Биби­әсма, Сәйдә, Тутыя ханым, Мәрфуга, Разыя, Корбанбикә, Фәридә... Актриса нинди генә образларда чыгыш ясамасын — һәркайсы олы уңыш казанган, театрның тарихына алтын хәрефләр белән уелган.

Халык күңеленә туры юл таба белүе Сәвия Сираевага бала чактан, гаиләдән килә. Ул Нуриман районының Иске Исай авылында, гаиләдә уникенче бала булып дөньяга аваз салган. “Әти-әнием мине бик иркәләп үстер­де. Әтинең һәрчак тез­ләрендә утырганымны хәтерлим. Ул минем баштан сыйпап, мактап кына тора иде”, — ди Сәвия Гыймадислам кызы. Шушы “баштан сыйпау”ның шифасын әле дә сизә ул. “Бик авыр чакларымда, ни гаҗәп, башымда әтием­нең кулын тоям”, — ди.

...Гөлҗамал белән Гыймадислам иң кечесе булган Сәвияне бигрәк тә яратып, иркәләп үстерә.  Зур гаиләгә ил кичергән авыр елларда тагын җиде җан — туганна­рының балалары да өстәлә. Шунысын ассызыкларга кирәктер: алар­ның барысына да ризык кына түгел, игътибар да җитә. Бөек Ватан сугышы башлану белән Сәвиянең дүрт абыйсын сугышка алалар. Үткән сугышлардан инвалид булып кайткан әтисе гаиләне ачлыктан коткару өчен барлык көчен сала — ауга йөри, умарта тота.

— Абыйларымның сугышка китү кайгысын ул чакта бик аңлап җиткермә­гәнмен, — дип искә ала дәһшәтле чорны актриса. — Әти эштән кайтыр да, ап-ак күлмәген, түбәтәен киеп, скрипкасында “Шахта көе”н уйнар иде. Шулай кайгысын моңга салды. Әниемнең еш кына елавы, мичкә табагач керткәндә танавын тартып куюы истә. Өйдә гармуннар күп иде. Сугыш вакытында да өйдә гармун моңы тынмады. Әниемнең бирнә әйберләрен, чаршауларын, бизәнгечләрен ризыкка алыштырдык...

Кечкенәдән сәхнә дип янган кыз хыялына ирешә — 1952 елда Уфа дәүләт театр-художество училищесын, Хаҗи Бохарский курсын тәмамлый. Хезмәт юлын Башкортстан филар­мониясендә башлый, кияүгә чыга, ике улы туа. Әмма гаилә таркала һәм Сәвия Гыймадислам кызы 1960 елда Салават шәһәренә драма театрына эшкә килә. Тормышы да җайга салына. Бу театрда өч ел иҗат итә актриса, арытабангы хезмәт юлы Башкорт академия драма театры белән бәйле (1964-1989 еллар).

— Театрның бераз болгавыр чаклары булып алды. Шул чакта без, унөч кеше, яшь тамашачыга тәгаенләнгән театр ачу теләге белән башкорт театрыннан чыгып киттек. Әмма бу эш күңелгә ятмады, беребез дә яңа театрда үз урынын тапмады, — дип хәтерли Сәвия Сираева.

1993 елдан, ягъни Уфа “Нур” татар дәүләт театрының беренче көннә­реннән үк, Сәвия Сираева шушы театрга хезмәт сала. “Нур”лы чорында ул үзен режиссерлыкта да сынап карый — Сәйфи Кудашның “Урман әкияте”н куя. Ә 2001-2002 елларда “Башкортостан” телерадио­компаниясендә төшерелгән “Ай кызы” телевизион фильмында Мәрьям ролен гәүдәләндерә...

Театрның казанышларына сөенеп, кечкенә проблемасына да көенеп яши. Үз үрнәге белән бүгенге яшьләргә осталыкның тере мәктәбе булып тора. Иң мөһиме — тормышыннан ямь табып яши белә, балалары, оныкларының уңышларына, казанышларына сөенеп көн күрә. Шушы көннәрдә “Нур”лылар белән Казанга, Галиәсгар Камал исе­мендәге Татар дәүләт академия театрына гастрольгә җыена. Күрше республика тамашачысы да бик сагынган шул Сәвия апабызны!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»