28.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Үзе дә, укучылары да җиңүче!

Республиканың Мәдәният министрлыгы музыка һәм сәнгать мәктәпләре, училищелары һәм башка шундый махсус уку йортлары укытучылары арасында осталык конкурсларын ике елга бер тапкыр оештыра. Быелгы бәйге дә 11 номинациядә үтте һәм анда меңгә якын кеше катнашты. Йөздән артык преподаватель һөнәри бәйге тоткан аерым җырлау номинациясендә җиңүчене билгеләү жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр.

Әмма һөнәри осталык, аның да озак еллар тәҗрибәсе белән ирешелгәне, барыбер үзенекен итми калмый. Уфа сәнгать училищесы (колледжы) вәкиле буларак чыгыш ясаган билгеле җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, бер үк вакытта Опера һәм балет театры солисты Фәнәви Сали­ховның әлеге бәйгенең җи­ңүчесе дип табылуы һәм аңа Гран-при дипломы тапшырылуны күпләр, шул исәптән, жюри әгъзалары да, табигый дип исәпли.

— Бәйге шарты буенча, һәр катнашучы ике әсәр башкарырга тиеш иде, — ди Фәнәви Зикаф улы. — Мин  Заһир Ис­мәгый­левның “Салават Юлаев” операсыннан Салават ариясен һәм башкорт халык җыры “Сан­дугач”ны башкардым. Миңа бигрәк тә бәйгенең география киң­леге, репертуар төрле­леге  ошады. Бу исә, үз чиратында, респуб­ликаның музыка һәм сәнгать уку йортларында укытучылар кол­лекти­вының һөнәри дәрәҗәсе югары булуы, аларның электән калган шаблоннарга, бер үк музыка әсәрләренә еллар буе ябышып ятмавы турында сөйли. Минем өчен бу бигрәк тә мөһим, чөнки төп эш урыным Уфа сәнгать учи­лищесының вокал бүлеге булганлыктан, миңа ел саен республиканың төрле төбәк­ләреннән килгән, әлеге укытучылар укытып җибәргән егет һәм кызлар белән эшләргә туры килә. Аларның әзерлек дәрәҗәсе тиешле югарылыкта булса, андыйлар белән эшләү дә кү­ңеллерәк.

Атаклы җырчының үз укучылары өчен борчылуы да, шатлануы да юкка гына түгел. Быел төрле бәйгеләрдә аның берничә укучысының да җиңүгә ирешүе үтеп баручы ел шатлыклары өстенә шатлык өстәгән. Мәсәлән, дүртенче курс студенты Илдар Рәхимов Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге конкурста беренче урын яуласа, Радик Гәрәев исемендәге җыр бәйгесендә — икенче, Нефтекамада үткән романсиадада өченче урынга лаек булган. Икенче укучысы Алмас Сирусин Туймазыда үткән “Озын көй” бәйгесендә беренчелекне яуласа, Лиана Идрисова белән Илнур Ишембаев телгә алынган романсиадада дипломант булганнар.

Фәнәви Салиховның фидакарь хезмәте Русия Федерациясе мәдәният хезмәткәрләре профсоюзлары тарафыннан да югары бәяләнгән: аңа “һөнәри сәнгатьне үстерүгә һәм пропагандалауга керткән зур өлеше һәм югары башкару осталыгы өчен” күптән түгел генә Мактау грамотасы тапшырылган. Әлбәт­тә, эшеңне күрә белгәч, хезмәт урыныңа да ашкынып барасың һәм җиң сызганып, бөтен күңелеңне биреп эшлисең. Андый эшнең нәтиҗәләре дә менә шундый куанычлы була. Форсаттан файдаланып, һәр эшне аттай җигелеп башкаручы күренекле җырчыга Ат елында да иҗади уңышлар, студент­ларының аны һәрвакыт сөен­дереп торуын телик!

Фәнис Гәрәев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»