28.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Әйдә сәнгатькә хезмәткә, әдәбият дөньясында йөзмәккә!

Башкортстанда сәләтле яшьләр күпсанлы премияләргә, грантларга, стипендияләргә дәгъва итә ала. Бездә 1995 елдан бирле Шәехзадә Бабич исемендәге премияләр тапшырылу да шул хакта сөйли. Дәрәҗәле бүләк быел да үз хуҗаларын тапты.

— Җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев. — Һәр эш комиссия әгъзаларын таң калдырды, игътибарын яулады. Шуңа алдынгылар арасыннан иң яхшыларны сайлап алырга туры килде. Республикада алдынгы карашлы, терәк булырдай сәләтле яшьләрнең күплегенә сөенәм. Киләчәктә дә әдәбият, сәнгать һәм башка өлкәләрдә югары казанышларга ирешкән яшьләр Башкортстан Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә булачак. Яшьләр үзләренең исемнәре, сәнгать эшләре белән республиканы илгә, Европага, дөньяга таныта. Сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә яңадан-яңа иҗади уңышларыгызны күрергә язсын!

Дәрәҗәле премиягә яше 35тән артмаган, әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә югары казанышларга ирешкән яшьләр өмет итә ала. Премия күләме — 150 мең сум. Быел премиягә унтугыз эш тәкъдим ителгән. Комиссия әгъзалары кандидатларның ил, дөнья күләмендәге фестивальләрдә, конкурсларда ирешкән уңышларын да игътибар үзәгенә алган. Нәтиҗәдә өч җиңүче сайлап алынган. Яшь режиссер Айнур Аскаров төшергән “Җиңмеш” нәфис фильмы югары бәһа алган. Скрипкачы Рөстәм Сөләйманов республика композиторларының академик симфоник музыкасын пропагандалый. Аның бу эшчәнлеге соклану уята. Әдәбият өлкәсендә яшь язучы Игорь Савельевка тиңнәр булмаган. Аның “Терешкова Марска оча” романы беркемне дә битараф калдырмаган. Урысча язылган роман инглиз, француз телләренә тәрҗемә ителеп, дөнья күләмендә танылган.

 — Уңышка ирешүемә чиксез шатмын! — дип фикерләре белән уртаклашты каләм остасы. — Конкурска тәкъдим ителгән һәр әдәби әсәр белән таныштым. Минем карашка, һәммәсе дә югары бүләккә лаек. Бу күренеш республикада әдәбият үсештә булуын ачык күрсәтә. Акчага корылган заманда язучыга яшәве җиңел түгел. Хәтта танылган язучылар да әсәр язып кына тамагын туйдыра алмый. Шуңа бүген язучылар —  төрле һөнәр ияләре. Мин — журналист. Бер таныш каләмдәшем — тимерче. Киләчәктә рухи азык тагын да кыйммәтрәк бәяләнсә, язучыларга да, аларның әсәрләренә дә хөрмәт артыр иде.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгел дә килеп җитте. Марат Мәһәдиев премияләр тапшырды. Рөстәм Сөләйманов скрипкада уйнау осталыгын күрсәтте. Лауреатларны яшьләр сәя-сәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар тәбрикләде.

Айдар Зәкиев.

Фото: Игорь Савельев, Айнур Аскаров һәм Рөстәм Сөләйманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»