25.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Заман белән бергә атлый

Туймазы татар дәүләт драма театры репертуары эксперименталь спектакльләргә бай булуы белән аерылып тора. Милли классикага тугрылык саклау белән беррәттән, коллектив хәзерге заман драматургиясе белән дә ныклы бәйләнеш тота. Мәсәлән, режиссер Илнур Муллабаев куйган “Тю-тю, мәхәббәт, яки Тавыкбаш” спектакле Екатеринбург шәһәрендә узган халыкара театр фестивалендә югары бәяләнде.

Быел Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары Александр Марьин белән Әлфия Гайсаровага диплом спектакльләре чыгарырга мөмкинлек биреп, репертуарны Наталия Моши­наның “Чиксез күк астында” һәм Илгиз Зәйниевның “Бөке” әсәрләре белән тулыландыруы да туймазылыларны эзләнүчән коллектив буларак танытты. Театрның тулыканлы иҗади тормыш белән яшәве, тәү чиратта, әлбәттә, аның җитәкчесе Фирзәт Габидуллин белән баш режиссер, Башкортстанның һәм Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов­ның һәр эшне киңәш­ләшеп, килешеп башкаруына бәйле.

Күптән түгел театр коллективы башкала тамашачылары алдында чыгыш ясады. Беренче кич Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәң...” драмасы буенча куелган спектакль белән ачылды. Тәү карашка, ул туган йортка тугрылык, “аталар һәм балалар” проблемасына багышланган башка әсәрләрдән әллә ни аерылмый да кебек. Ләкин автор, һәркемгә таныш бу темаларны башка сораулар белән баетып, төп сюжет линиясен киңәйтүгә ирешкән. Спектакльнең өч героен — Хәмдүнә (Башкортстанның атказанган артисткасы Маргарита Сидорова), Ризван (Башкорт­станның халык артисты Айрат Солтанов) һәм Галинурны (Баш­к­орт­станның атказанган артисты Фәндил Мөхәм­мәтдинов) — бер үк язмыш берләш­терә. Алар — туган авыл нигезен саклап, балалары тарафыннан онытылган, бер-берсе белән аралашудан гына ямь табып яшәүче өлкән буын вәкилләре.

Режиссер Байрас Ибраһимов һәм рәссам Рифкать Арсланов сәхнәдә “төзегән” йорт бөтен авылны гәүдәләндерә. Шуңа Галинур картның үлем сәхнәсендә өйнең бер ягы җимерелеп төшүе туган нигез коруга тәүге адым булып кабул ителә. Аның артыннан китеп барган Ризван карттан соң балалары тарафыннан тиз арада җыеп алып кителгән көнкүреш әйберләренең юкка чыгуы бушлык һәм сагыш атмосферасын тагын да көчәйтә төшә. Ә Хәмдүнә карчыкның дөнья белән хушлашуы йортны уратып алган агачларның гөрселдәп авуы белән туры килә. Урман аяусыз киселә, туган нигез корый, кеше гомере өзелә...

Әйткәндәй, спектакльнең аталышы туган як, табигать темасы белән генә бәйләнмәгән: урта һәм яшь буынга хас күңел бушлыгы һәм караңгылыгы — урман бушлыгыннан да куркынычрак күренеш. Бу фикер тамашачыга тулы мәгънәсендә җиткерелеп, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Икенче кичтә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының кече залында Александр Молчанов­ның “Үте­рүче” спектакле күр­сәтелде.

Кем ул хәзерге заман герое? Спектакль авторлары шушы сорауга җавап эзли. Асылда, фәлсәфи уйланулардан торуга карамастан, спектакль гади формасы, ирониягә бай булуы белән җәлеп итә. “Үтерүче” геройлар­ның эчке монологыннан  тора: якты киләчәк турында хыялланулар, Аллаһка ялвару, үз-үзләрен табарга тырышу, эчке дөньяларының тазарынуы-чистарынуы кебек кабул ителә.

Башкалада күрсәтелгән ике спектакль дә очраклы рәвештә сайланмаган. Алар туймазылы­ларның бүгенге милли һәм урыс драматургиясен дә бер үк дәрә­җәдә аңлап, яратып эшләвен исбатлый. Заман белән бергә атлаучы, тамашачылар белән төрле актуаль темаларга иркен сөйләшеп, уртак тел таба белүче Туймазы татар дәүләт театры­ның дөрес юнәлештә булуы сокландыра.

Рида Буранова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»