19.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Чишмә башы - Авыргазыда

Үткән гасырның утызынчы елларында авылларда да яшьләр үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырып, халык алдында концертлар, бәләкәйрәк пьесалар белән чыгыш ясый. Авыргазы районы үзәге Яңа Карамалы авылы яшьләрен сәхнәгә клуб мөдире Солтан Кунакбаев, колхоз хисапчысы Хәйрулла Насыйров җәлеп итә. Бер кулының бармаклары бөтенләй булмауга карамастан, Насыйров концерт бригадасының музыкаль бизәүчесе эшен дә уңышлы алып бара. Район авылларында аларның чыгышларын һәрчак шатланып каршылыйлар.

Тәүдә тик концерт номерлары, скетчлар белән генә сәхнәгә чыккан үзешчәннәрнең драма түгәрәге барлыкка килә. Коллек-тивның төп өлешен укытучылар тәшкил итә. 1932 елның көзендә алар якташлары хөкеменә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасын чыгаралар. Моны күреп, партия район комитетының беренче секретаре Сабир Измайлов, район Советы башкарма комитеты рәисе Шәйхаттар Ваһапов Авыргазыда һөнәри колхоз-совхоз театры оештырырга карар итәләр. Аның җитәкчесе итеп элекке комсомол райкомы инструкторы Гобәйдулла Якупов тәгаен-ләнә. Тәүге ярты елда гына да театр дистәгә якын спектакль әзер-ләп, район халкының сөеклесенә әверелә. Кызык инде ул чор! Кайбер спектакльләр таңга кадәр сузылса да, халык аны үтә зур түземлелек белән ахырынача карап утыра. Уфа сәнгать техникумын тәмамлаган Галләм Галиев, Фәиз Вахитов (Фәридә Кудаше-ваның беренче ире), Газизә Өметбаева, Нәкыя Алтынбаева, Газизә Ишбулатова, Яһүдә Сәйфуллин, Мөнәвәрә Ихсанова, Тимер Бакиев кебек яшь артистлар килүе эшне тагын да җанландырып җибәрә.

1933 елның көзендә Авыргазы районы үзәге Толбазыга күчерелгәч, район җитәкчеләре театрга яңа төзелеп беткән клубтан урын бирәләр. Авыргазы колхоз-совхоз театрының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатында Башкортстан хөкүмәте бирегә бөтен Русиягә билгеле булган сәнгать остасы, республиканың атказанган артисткасы Елизавета Шляхтина-Сыртланованы режиссер итеп тәгаенли. Татарча һәм башкортча яхшы белгән урыс кызы Елизаветаның тырышлыгы белән театр республикада күренекле иҗади коллективка әверелә. Шляхтина-Сыртланова 1934-38 һәм 1942-43 елларда труппага җитәкчелек итә, уку студиясе оештыра, соңрак Башкорт академия драма театрында байтак рольләр башкара һәм спектакльләр куя.

Авыргазы театры 1936 елда Уфада уздырылган республика театрлары олимпиадасында беренче урын алган өчен Башкортстан хөкүмәте аңа костюмнар, тукымалар, декорацияләр өчен дәүләт казнасыннан күп кенә акча бүлә һәм “полуторка” дип аталган йөк машинасы бүләк итә. Элек атлар, үгезләр җигеп йөргән артистлар арытаба инде “полуторка”га төялеп, Толбазыдан шактый ерактагы төбәкләргә дә барып җитә алалар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, республикабыздагы күчмә театрлардан Авыргазы белән Баймак кына үз булмышын саклап кала. Сугышның тәүге елында Дәүләкән театры да Авыргазыга кушыла. Илленче-алтмышынчы елларда бу коллективта Габдулла Гыйләҗев, Әсгать Мирзаһитов, Шамил Рәхмәтуллин, Хәй Фәхриев, Вазих Сәйфуллин, Иршат Вәлиев, Рафаэль Салихов, Риф Мөҗәһитов кебек сәләтле яшьләр хезмәт юлларын башлый. Еллар үтү белән аларның барысы да зур казанышларга ирешеп, югары дәрәҗәләр яулый.

Салават шәһәре төзелгәч, театрны шунда күчерү мәшәкатьләре башлана. Шулай итеп, коллектив яңа 1957 елны Салават башкорт драма театры исеме белән каршы ала. Аңарчы татарча гына спектакльләр куйган артистларга башкортчага күчү ихтыяҗы туа.

Табигый ки, бу театрда Авыргазы районында туган бик күп егетләр һәм кызлар эшләде. Бүген аларның өчесе турында сүз бара.

Газизә Насыйрова

Сәмән авылы кызы Авыргазы колхоз-совхоз театры сәхнәсенә чыгу хыялы белән яна. Озак кына үз-үзенә урын таба алмый йөргәннән соң, төпле бер карарга килеп һәм кыюлык туплап, Елизавета апасы янына бара.

— Ни йомыш, сеңлем? — дип әниләрчә ягымлы каршылый аны тегесе.

— Артистлыкка эшкә алмассызмы икән дип килгән идем...

Режиссер аны үз бүлмәсенә чакырып, тормыш-көнкүрешләре, хыял-омтылышлары белән кызыксына, театрда эшләүнең төп кануннары, үзенчәлекләре белән таныштыра да болай ди:

— Сәхнәгә аяк басу өчен теләк кенә җитми әле, әгәр риза булсаң, тәүдә костюмнар бүлегендә эшлә, тора-бара мин сиңа үзең булдыра алырлык рольләр бирермен.

Булачак халык артисткасы Газизә Насыйрова 1937 елда менә шулай туган районы театры белән үзенең язмышын бәйли. Шунда ук артист булып эшләүче Бикташ Кәлимуллин белән гаилә кора.

Артист халкы эчтән генә роль ятлап, сүзләрне мәгънәле итеп әйтергә өйрәнеп йөри. Өйдә дә вакыт табып, үзен сәхнәдә уйнаган кебек хис итә. Бикташ абый да үзе уйнаячак пьесадагы сүзләр язылган дәфтәрне Газизә апага биреп, текстны карап баруын үтенә икән. Тора-бара Газизә апа: “Менә бу сүзне болай әйт, бу хәрәкәтне болайрак ясап кара әле”, — дип Бикташ абыйның үзен өйрәтә башлый.

Бервакыт Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” пьесасын өйрәнергә керешәләр, ә авыл малае Сәет булып уйнарга кеше таба алмыйлар. Шунда Бикташ абый: “Бер дә кайгырмагыз, бу рольне Газизәдән дә яхшырак башкаручы булмас”, — ди. Нәтиҗә көтелмәгәнчә була: барлык урыннарда да Газизәнең Сәетен яратып кабул итәләр, тамашачылар озын-озак кул чабалар. Беренче уңыш, беренче баш июләр, беренче шатлык күз яшьләре...

Бөек Ватан сугышы елларында еш кына ир-ат ролендә уйнарга туры килә аңа. Офицер булып та, солдат булып та сәхнәгә чыга. Иптәшләренең “Солдат Газизә” дип йөртүләренә дә үпкәләми, горурлана гына. Сәхнә ветераны Зәкия Әхмәрова ул еллар турында түбәндәгеләрне хәтерләде: “Газизә апа Ибраһим Абдуллинның “Вәгъдә онытылмый” дигән драмасы буенча куелган спектакльдә солдат ролен башкара. Бу образ халыкка шулкадәр ошый ки, аны тамашачылар чын дип кабул итә. Спектакль тәмамлангач, солдат хатыннары сәхнәгә менеп, Газизәне кочаклап елый торган булганнар. Ирләрен сугышта югалткан тол хатыннар “яңадан терелеп кайткан” бу солдатта үз ирләрен күрергә теләгәннәрдер. Спектакльдән соң теге солдаткалар Газизәне үзләренә алып кайту өчен тарткалашканнар. Ә бергә очрашкач, бергәләп утырып хәтергә алганнар, бергәләп елаганнар, киләчәккә өметләр юраганнар...”

Газизә Насыйрованың иҗат юлына күз салу ул Салават театрының тарихын байкау дигән сүз. Сәхнә өчен туган артистканың күп планлы образларын санап кына чыгуы да кыен. М. Гафури повесте буенча эшләнгән “Кара йөзләр” спектаклендәге Гыйльми, М. Бурангуловның “Шәүрәкәй” лирик комедиясендәге яучы карчык Сабира, Т. Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ындагы Йомабикә, С. Мифтаховның “Зимагорлар” драмасындагы Фәгыйлә, Х. Ибраһимовның “Башмагым” музыкаль комедиясендәге Җиһан карчык, А. Фадеевның “Яшь гвардия”сендәге Олег Кошевойның әнисе, А. Островскийның “Бирнәле туй”ындагы Лукерья булып уйнау аңа олы танылу китерде.

Гомер буе Салават шәһәрендә яшәүче, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләп пенсиягә чыккан күренекле журналист Минҗан Зарипов болай ди: “Яшь актерлар бу шәхескә зур рәхмәтлеләр. Хәер, яшь актерлар гына түгел, ә урта буын вәкилләре дә аның мәктәбен үткәннәр. Һәр актер аның белән сәхнәдә уйнау җиңел булуны, партнер буларак сиземләү көчле булуын билгелиләр. Театр актеры Радик Абдуллинның бер кызык хәл турында сөйләгәне истә калган. Сәхнәдә Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” спектакле бара икән. Радикның беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы. Әмма ул чыккач та өнсез кала. Аның белән бергә уйнаган Газизә апа шулкадәр образга кереп китә ки, болай да зур күзләрен тутырып ачып, Радикка таба килә башлый. Менә шулвакыт яшь артист каушап кала да инде. Белгән сүзләрен оныта. Бер мизгелгә сәхнә тына, тамашачылар сагайгандай итә. Шулвакыт егеткә Газизә апа ярдәмгә килә: “Я, күпме көттерергә мөмкин, әниең берни дә әйтмәдемени?” — ди. Шушы сүзләрне ишетү белән Радик үзенең сүзләрен хәтергә төшерә һәм уенын дәвам итә”.

Газизә Галиәскар кызы тормышта да, сәхнәдә дә үзенчә яши. Ярты гасырдан артык гастрольләрдә йөргән елларда өч тапкыр авариягә эләгеп, шактый җәрәхәтләнеп, дәваханәдә ятканын исәпкә алмаганда, аның “больничный”да утырган чагы булмый.

Башкортстанның атказанган артисткасы Зәкия Әхмәрова Газизә ахирәте турында тагын шуларны искә алды: “1940 елдан бирле бергә эшләдек. Сугышка кадәр театрда 32  кеше булса, ике елдан җидәү калдык. Шулай да театрны таратмадык. Үз әйберләребезне кулга күтәреп, булган декорацияне үгез җигелгән арбага салып, бер авылдан икенчесенә йөри идек. Халык ач-ялангач булса да, безне яратып, көтеп ала иде. Чөнки без һәрвакыт тамашачы белән бергә булдык, бергә яшәдек. Нәрсәбез бар, шуның белән бүлештек, ярдәмләштек. Сугыш елларында халыкның күпме кара кайгысын уртаклашырга туры килде. Шуңа булса кирәк, без өлкәнәеп сәхнәдән төшкәч тә озак вакыт театр артистларын “Безнең Газизә килдеме, Зәкия бармы?” — дип каршы алганнар”.

“Кызыл таң”ның икенче бер үз хәбәрчесе (Туймазы зонасы буенча) Вәли Җиһаншин да халык артистлары Газизә Насыйрова (авылдашы) һәм Бикташ Кәлимуллинның кешелекле, кечелекле булуларын сокланып искә төшерде. Сәмәнгә кунакка кайтканда алар клубка чыгып, спектакльләргә репетицияләр ясаучы яшьләргә (араларында Вәли Җиһаншин да булган) ярдәмләшеп йөргәннәр.

Газизә апабыз 1997 елда 81 яшендә гүр иясе булды. Ә ул тудырган образлар, аның яхшы гамәлләре меңнәр күңелендә яши.

Галия Әмирханова

Халкыбызның моңлы сандугачы Сара Садыйкова Казанда үз фатирында Галия Әмирханова белән Талют Глюмовны үз балаларыдай якын күреп кунак итә иде. Артта — Сара апаның кызы Әлфия Айдарская. 1968 ел.Толбазы авылында 1929 елда туган кызга әти-әнисе һәм мулла бабай Миңнегаян дигән исем кушалар. Үсмер чагында укудан, эштән аз гына буш вакыты булу белән югары сыйныф укучылары белән концерт номерлары, скетчлар әзерләп басуда, клубта чыгышлар ясый. Кызның яшь йөрәгеннән ургылып чыккан моңы Авыргазы елгасы буйларында сайраган сандугачларны да көнләштерерлек була. Бигрәк тә халкыбыз җырларын зур ихласлык белән башкара. Татар урта мәктәбен тәмамлау алдыннан һөнәри сәхнәгә күтәрелү теләге белән яна. Чөнки җырлавы да, буй-сыны да, кыланышлары да бик килешле, коеп куйган артистка инде.

Уйларын әти-әнисенә дә, ахирәтләренә дә җиткерә. Алар барысы да: “Җырың-моңың бар, хыялың тормышка ашсын, бездән теләк шул гына”, — диләр, ак юл телиләр. Мондый канатландыргыч сүзләр ишеткән Миңнегаян туган авылындагы Авыргазы театры ишеген ачып керә. Бәхетенә, ул елларда театр тамашачылар алдында күбрәк концерт белән чыгыш ясый торган була. Һәр концертны дулкынланып көтә, сәхнәдә алкышлар ишеткәч исә кайчак шатлыгыннан пәрдә артына йөгереп чыгып елап та алгалый. Нур чәчеп торган йөзле, куе кара чәчле, үткен карашлы Миңнегаян Әмирханова сәхнәгә килгән елларыннан ук мөлаемлылыгы, тыйнаклыгы, инсафлыгы, чаялыгы, тапкырлыгы белән күпләргә үрнәк булып тора. Бии дә, җырлый да, кеше күңелендә якты хисләр, оныта алмаслык өмет уята ала. Ул җырлаганда халык аягөсте баса. Спектакльләрдә шаян кызлар, шук егетләр ролен уйный. Ир-егетләр сугыштан кайтып җитмәгәнлектән, егетләр генә түгел, картлар ролен дә уйнарга туры килә. Бөтен көчен, тырышлыгын салып, катлаулы образларны да уңышлы гына ерып чыга.

Илһамлы хезмәтнең тәүге еллары аккан судай үтеп китә. Кыска гына чорда Миңнегаян берничә төп рольне башкарып, инде сәнгатькә китмәс өчен килгәнлеген аңлый, тамашачылар да шуны раслый. Бигрәк тә “Аршын мал алан”да — Җиһан, “Бирнәле туй”да Люба образлары театр коллективын һәм халыкны таң калдыра.

1950 елның көзендә ул Уфа сәнгать училищесына укырга китә. Өч елдан аны тәмамлап, Толбазыда эшен дәвам итә.

Ничәмә дистә еллар Мирхәйдәр Фәйзинең мәшһүр драмасында сәхнәгә Галиябану булып иң чибәр кыз, Хәлил булып иң сөйкемле, моңлы егет чыккан. Гадәттә бу рольләрне уйнаган егет белән кыз азактан гөрләтеп туй ясаган. Андыйларның тормышы сәхнәдәгечә матур, мәхәббәтләре җырдагыча гомерле булган. Һәр яшьлекнең үз язы, үз гөле була. Күңелләр мәхәббәткә бөреләнә, кеше илһамлана, дәртләнә. Мәхәббәт кенә утларга алып керә һәм суларга сала. Галиябану белән Хәлил мәхәббәте — җырга салынган тылсымлы, шигъри мәхәббәт.

Кыскасы, Миңнегаян Галиябану ролен башкарып, зур уңышка ирешә. Шунда үзенең Хәлиле дә табыла. Яшьлек һәм сәхнә мәхәббәте бергә кушылып, искиткеч көчле образ туа. Аны халык яратып каршылый, артистканың исеме популярлашып китә. Миңнегаянны Галиябану дип кенә йөртәләр, тора-бара Галиягә әйләнә. Шуннан бирле ул Галия Әмирханова булып йөри, чын исемен хәтерләүчеләр дә сирәк инде хәзер. Ә аның сәхнәдәге партнеры, тормыштагы “Хәлиле” шул ук Авыргазы районының Корманай авылыннан Талют Глюмов. Бу кешегә дә Ходай Тәгалә көчле бас тавыш, җырчы таланты биргән. Бер үк вакытта гаять оста биюче булганлыгын да сөйлиләр. Үсмер чагында ул Фәйзи Гаскәровның якын дусты, укучысы булган, озак кына вакыт аның ансамблендә биегән. Сәхнәгә бер чыкканда 7-8 бию башкара торган булган. Салават театрында режиссер эшен дә алып барды. Кызганычка каршы, гомере ифрат кыска булды, авыр чир якты дөньядан алып китте.

1955 елда Галия апабыз Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашып, республиканың Почет грамотасына лаек була. Икенче елны театрның яңа урынга күченүен үзенә генә хас гадилек һәм шаянлык белән исенә төшерә: “Бөтен коллектив белән Салават шәһәренә күчәргә дигән тәкъдим булгач, төрлечә уйландык. Толбазыда һәркемнең үз йорты, хуҗалыгы, гаиләсе бар бит инде. Тик артистларча дәрт, күңел көрлеге, якты өметләр белән көзге салкын иртәдә юлга чыктык. Ул вакытта транспорт-мазар юк, атлы олауларга төялеп, театр директоры таратып биргән толыпларга уранып, җырлаша-көлешә безнең өчен ят булган яңа шәһәргә — яңа тормышка табан юл тоттык”.

Әмирханова шәһәр шартларында тагын да дәртләнебрәк, тырышыбрак иҗат итә башлый. Кайчакта аңа бер спектакльдә берьюлы икешәр роль уйнарга туры килә. Шулай бервакыт Гафури районында тамаша башланыр алдыннан авырлы бер артистканы тулгак тота башлый. Инде нишләргә? Залда халык тулы, тамашаны өзәргә ярамый. Барысы да өмет тулы күзләре белән Галиягә карыйлар. “Бу рольне дә син уйна инде”, — диләр. Тәүдә үзенең ролен уйнап йөгереп чыга да икенче роль өчен киенә. Ул вакытта сәхнәдәге артист я җырлап, я сызгырынып арлы-бирле йөренә. Ике сәгатьтән теге артистка бөтен театрны сөендереп малай тудыра.

Кайчагында балаларын да рольгә алалар. Икешәр айга сузылган гастрольләрдән арып, әмма илһам, дәрт алып кайталар.

Галия апа театр сәхнәсенә утыз елдан артык гомерен биреп, йөздән артык образ иҗат итте. Ул сынландырган берчә көчле рухлы, берчә лирик образлар һаман әле тамашачы хәтерендә. Төп рольләренең берничәсен генә искә төшерик. Т. Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ында — Остабикә, Һ. Дәүләтшинаның “Ыргыз”ында — Айбикә, В. Шукшинның “Үз өендә кунак кына”сында — Әминә Гәрәевна, Ш. Рәх-мәтуллинның “Түгелмә, шатлыгым”ында — Мәфтуха... Болардан тыш, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Т. Гыйззәтнең “Ташкыннар”, М. Кәримнең “Ай тотылган төндә”, Ә. Атнабаевның “Законлы никах белән”, “Балакайларым”, Ә. Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын”да рольләр...

Башкортстанның атказанган артисткасы Галия Әмирханова сәхнәдән тыш, җәмәгать эшләрендә дә кайнап яшәде. Ике чакырылыш шәһәр Советына депутат итеп сайланды. Хәтта спортта да зур уңышлар яулады: йөзү буенча ярышларда катнашты, икенче разряд алуга иреште. Пенсиягә чыккач та җәмәгать эшләреннән читләшмәде, кызы белән бергәләп шәһәрнең ветераннар клубына җитәкчелек итте. Әле дә театрның бәйрәмнәрендә урыны түрдә.

Гөлшат Зыязетдинова

Сәхнәгә ул Әхмәрова фамилиясе белән балкып килеп керде. Бераздан яшь актер Рим Зыязетдиновка кияүгә чыгып, аның фамилиясенә күчте. Икесе дә сәхнә күрке булган бу пар еш кына фамилияләрен кыскартып, Зыязи булып та йөрде.

Дәүләкән театры Авыргазыга кушылгач, аның директоры Ибраһим Әхмәров Авыргазы театрын җитәкли һәм бер үк вакытта рольләр дә башкара. Уфа театр техникумын тәмамлап килгән яшь актриса Зәкия белән гаилә коралар.

“Искиткеч яхшы хәтерле кеше иде”, — дип сөйләде ми-ңа күренекле артист Шамил Рәхмәтуллин. — Андый җитәкчегә башкача очраганым да булмады. Элек бөтен транспорт атлар, үгезләр иде бит. Ибраһим абый бер айга маршрут төзи: бу авылга үткәнендә кермәгән идек, бу юлы керергә кирәк, фәлән авылда клубның рәте юк, тегендә чакырып калганнар иде, фәлән елга аша салынган күперне язгы ташкыннан соң төзекләндереп өлгермәгәннәр әле... дип хәтереннән бөтен картинаны күз алдына китерә иде”.

Алга китеп шуны да әйтим, Ибраһим Әхмәров пенсиягә дә җитә алмыйча, 57 яшендә Әнгам Атнабаевның “Шоңкар” драмасындагы Арсланбай роленә репетиция ясаганда сәхнәдә егылып үлә. Халык шагыйре әйтмешли, “бәйгеләрдә йөрәге ярылып үлгән ат сыман...”

1947 елда Толбазыда Гөлшат туа. Гаиләдә өч бала үсәләр. Толбазы мәктәбендә бер генә ел укып кала: барлык мөлкәтләрен, шулай ук кәҗәләрен һәм тавыкларын төяп, Салаватка күчкәннәрен яхшы хәтерли. Сөйләшү Толбазыда татарча, Салаватта театр тирәсендә башкортча булса, урта мәктәпне тәмамлаганчы урысча укырга туры килә. Гөлшат бәләкәйдән спектакльләрне карап бара, нәрсә артыннан нәрсә буласын ятлап бетерә. Әтисе һәрчак байлар ролендә булып күз алдында калган. Мәсәлән, “Таңчулпан”да, “Утлы өермә”дә...

Булачак артистка урта мәктәптән соң бераз заводта эшләп ала. Сәнгать училищесында уку хыялын тормышка ашыруны кичектеребрәк тора. Ул арада Уфада сәнгать институты ачыла. Гөлшат режиссерлыкка укый башлый да ике елдан Габдулла Гыйләҗевның актерлык бүлегенә күчә, Фәрдүнә Касыймовадан да дәресләр ала. Тәүдә ул урыс телендә уйнаучы актриса булырга әзерләнә, институтка да урысча шигырь сөйләп имтихан тапшыра. Дүрт ел буена Гөлли Мөбәрәкова аңа башкорт сәхнә телен тырышып өйрәтә.

Институтның беренче чыгарылыш артистлары Гөлшат Әхмәрова, Олег Ханов, Суфия Корбангалиева, Рәфил Нәбиуллин, Анфиса Хафизова, Риф Сәйфуллин, Зифа Баязитова, Хисмә-тулла Дәүләтовлар сәнгатькә, халыкка хезмәт итү дәрте белән төрле театрларга таралалар.

Гөлшат Ибраһим кызы рольләрнең бәлә-кәйсенә, зурысына карамыйча, җитди эшли. Режиссерлар Вазих Сәйфуллин, Лек Вәлиев, Әнвәр Нурмөхәммәтов, Рафаэль Әюпов, Ким Нәдершин, Олег Ханов, Гөлдәр Ильясова, Раушания Назарова һәм башкалар белән бихисап роль әзерләде. Төрле режиссерлар белән эшләүнең отышлы ягы шунда: алар артистларның мөмкинлекләрен, сыйфатларын төрле яклап күрә. Гөлшат мелодрамаларда аналар ролен аеруча яратып башкара. “Башмагым”дагы Сәрбине элек әнисе Зәкия Әхмәрова уйнаса, еллар үткәч ул эстафета булып Гөлшатка калды. Гайфулла Вәлиевның “Хыял кошы” мелодрамасындагы Рәсимә дә аңа ярыйсы танылу китерде. Испан классигы Гарсия Лорканың “Канлы туй” әсәрендә шактый трагик Ана образын тамашачылар бик яратты, уңай рецензияләр күп булды. Артистка аны, үзе әйтмешли, бер тын алуда уйнап чыга. Ким Нәдершин бу әсәрне хәзерге заманга туры китереп эшләгән, анда күтәрелгән проблемалар бүгенге көн белән дә аваздаш.

Шамил Рәхмәтуллинның “Түгелмә, шатлыгым” спектаклендә Гөлшат төп герой Гөлзифа булып сәхнәгә чыкса, Роберт Батулланың “Кичер мине, әни!”ендә кире образ Дилфүзәне башкара. Мөхәммәт Хәйдәровның “Яралы торна тавышы”ндагы ике баласын ике якка калдырып киткән эчкече Үтәбикә роле аша җәмгыяте-безнең шушы социаль чиренә нәфрәт тудыруга, халык өстенә ябырылып килүче афәттән сакланырга чакыруга ирешә. Әрмән авторы А. Папаянның “Бала күңеле далада” әсәрендәге Суфия белән дә тамашачы күңеленә кереп калды.

Кәбир Акбашевның “Яшьлегем тирәкләре” драмасы кырыгынчы-сиксәненче елларны үз эченә ала. Гөлшат башкаруындагы куркусыз хатын Фәриха тәүдә ирен, аннан улын фронтка озата да колхозда бригадир булып кала. Колхоз рәисе аңа хөсетлек эшли: киленен хатынлыкка ала, Фәриханың яраткан тирәген кырык ел үткәч булса да кистерә. Сугыштан соң туган Гөлшат ул заман хафаларын олылар сөйләве, кинофильмнар, китаплар буенча күз алдына бастырып, Фәриханың образын ышандырырлык итеп тасвирлый

Салават театрына — 80 ел. Шуның төп-төгәл яртысы Гөлшат Зыязетдинованың сәхнә эшчәнлеге белән үрелеп бара. Артистка быел Наил Гаетбайның “Авылга кызлар килде” әсәрендә Мәстүрә роле белән шатландырды. Әле Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Хәмдебану образын әзерли. “Әти-әнием театры”, дип горурлык кичерә һәм җаваплылык тоеп иҗат итә.

Гөлшатка — 2003 елда, Римгә 2004 елда “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Кызлары Язгөлне, уллары Илнурны бәләкәй чакларында гастрольләргә дә алып чыгып йөрделәр. Балаларның берсе — Чиләбедә, икенчесе Санкт-Петербургта югары белем алды. Әле Язгөл — балалар бакчасы тәрбиячесе, Илнур — телевидение операторы.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»