12.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

“Җырым - канатым, сәхнәм - асылым...”

Светлана Хәкимова 1963 елның 21 июнендә Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган. Иҗат юлын 1991 елда Уфа сәнгать институтын тәмамлаганнан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында башлый. Укытучылары Тамара Ходайбирдина, Нурия Ирсаева, Таңчулпан Бабичева, Рифкать Исрафилов Светланага студент елларыннан өмет баглый.

Сәхнәдәге тәүге рольләре үк Светлана Фәрит кызының оста актриса булуын раслый. Театрның 1998 елгы премьерасы — Александр Островскийның “Ак канатлы хыялым” пьесасы буенча спектакль сезонның иң чагу, әһәмиятле әсәре була. Светлана Хәкимова башкарган Негина роле театр җәмәгать­челегендә зур кызыксыну уята, югары бәяләнә.

2004 елда Мостай Кәрим повесте буенча (Р. Исрафилов инсценировкасы) “Озын-озак балачак” спектаклендәге Акйолдыз, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” музыкаль комедиясендәге Сәрвәр кебек җырлы образлары белән актриса милли театр мәдәниятендә зур уңыш казана.

С. Хәкимова сәхнәдә уен-җырларны уңышлы куллана, шуның белән һәр чыгышы күңелгә үтеп керә. Мәсәлән, “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” тарихи драмасында яңгыраган җырын гына алыйк. Зәкинең туган илендә калган сөекле хатыны Нәфисә белән очрашуына өмете тәмам өзелү сәхнәсендә Салиханың (Нәфисәнең әнисе) сагышлы, аһәңле, халыкчан җыры — йөрәк моңы катлаулы язмышлар, туган ил, чиксез мәхәббәт, очсыз-кырыйсыз үкенеч һәм яшәү асылы хакында уйландырып, спектакльгә гаҗәеп моң һәм рух өсти.

Актрисаның күп героиняларына горурлык, үз кадереңне белү, чәбәләнмәү, акыллылык хас. Төрле характердагы рольләре тормышчан, тирән хисле, ышандыргыч.

Туган театрына, милли сәхнәбезгә йөрәгендә олы мәхәббәт йөртүче сәхнә остасы эстрадада да чыгыш ясый. Тамашачы Светлана Хәкимованың моңлы тавышына, сәләтенә сокланып, Уфа дәүләт сәнгать институтында укыган чагында ук зур сәхнәгә фатыйха биргән иде, актриса чынлап та 20 елдан артык иҗат гомерендә җырлы-моңлы бик күп рольләр башкарып, зур уңышлар, биеклекләр яулады. С. Хәкимова фикеренчә, “иң тугры җыр — вакыт сынауларын үткән җыр”. Актриса репертуарындагы һәр композиция зәвык белән сайланган, популяр элекке җырларны да ул гаҗәеп аһәңле, моңлы, үзенчәлекле башкара, бу көйләр, әйтерсең лә, яңадан туа. Репертуарында “Сәлимәкәй”, “Томан” кебек башкорт халык җырлары, композиторлар Салават Низаметдинов, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов, Альфред Яхшембәтов һәм башка билгеле композиторларның әсәрләре бар.

Башкортстанның халык артисткасы Светлана Хәкимова театр сөючеләрне алтын юбилеена чакыра. 

Рәмилә Яһүдина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»