12.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Балет осталары гастрольгә ките

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры Шәһәр мәдәни-ял итү үзәге (элекке Химиклар мәдәният сарае) сәхнәсендә зур концерт куйды. Концертта театрның балет труппасы йолдызлары чыгыш ясады.

Балет осталары АКШ белән Канадага озайлы сәяхәт-турнега (8 декабрьдән 8 февральгә кадәр) чыгар алдыннан шулай Башкортстан тамашачысы белән хушлашты. Балет труппасы артистлары һәм солистлар ике бүлектә классик хореографиядә билгеле номерлар, шулай ук яңа ком­позицияләр дә башкарды.  Чайков­скийның “Спящая красавица”, “Лебединое озеро”, “Щелкунчик”, Аданның “Корсар” балетларыннан ансамбльләр һәм биюләр күрсәтелде.  Бүгенге биюләрнең бар чагулыгын, күпкыр­лылыгын үз эченә алучы contemporary dance стилендәге номерлар да һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер. 

Программада Гөлсинә Мәүлекә­сова, Илдар Маняпов, Гүзәл Сөләй­манова, Дмитрий Марасанов, Софья Гаврюшина, Олег Шәйбәков, Адель Овчинникова, Руслан Әбелханов, Анастасия Алексеева һәм Андрей Брынцев кебек әйдәүче балет солистлары чыгыш ясады. 

Концертның режиссеры һәм идея авторы — театрның балет труппасы сәнгать җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Леонора Куватова.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»