11.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Ак юл сиңа, беренче фестиваль!

Уфада хореография училищелары (колледжлары) һәм мәктәпләре арасында I Бөтенрусия фестивале узды. Ул Рудольф Нуриевның 75 еллыгына багышланды.

Фестивальдә йөздән артык бала — Мәскәү дәүләт хореография академиясе, А. Я. Ваганова исемендәге Урыс балеты академиясе, Новосибирск, Пермь, Красноярск, Якутск хореография колледжлары, Казан һәм Краснодар хореография училищелары, Бурятия хореография колледжы укучылары катнашты. Үзебезнекеләрдән  Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы белән Күмертау хореография мәктәбе чыгыш ясады.

“Виртуоз башкару” номи­нациясендә Мәскәү дәүләт хореография академия­сеннән Георги Смилевски, “Һөнәри осталык өчен” номинация­сендә А. Я. Ваганова исемен­дәге Урыс балеты академия­сеннән Рената Шакирова, “Артистлык һәм сөйкемлелек” номинациясендә  Классик бию мәктәбеннән (Мәскәү) Арина Осипюк, ә “Нәфислек һәм нәзакәтлелек” номинация­сендә Р. Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжыннан Әминә Халикова җиңү яуладылар. 

Фестиваль беренче тапкыр гына үткәнлектән жюри әгъ­залары анда катнашучылар­ның барысын да билгеләргә тырышты — “булачак йолдызлар” аерым номинацияләрдә дипломнар белән билгеләнде. Шулай ук, фестивальдә катнашучылар өчен осталык дәресләре һәм иҗади кадрлар әзерләү мәсьәләсен үзәккә алган “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»