10.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Агыйдел өстендә “Ак пароход”...

Башкорт театр сәнгате тарихында Чыңгыз Айтматов аерым урын алып тора. 70нче еллар ахырында Башкортстан курчак театрында күренекле режиссер Владимир Штейн куйган “Ак пароход” спектакле театрны бөтен илгә танытты. Ул спектакль XX гасырдагы курчак театрлары спектакльләренең “Алтын фонды”на керде. Һәм менә бу повестька М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры икенче тапкыр мөрәҗәгать итте.

Инсценировканың авторы — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов, ул шулай ук төп рольләрнең берсен башкарды. Спектакльнең режиссеры — Линас Мариюс Зайкаускас. Аның исеме урыс драма театрында Б. Брехтның “Кавказский меловый круг”, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында А. П. Чеховның “Апалы-сеңелле өчәү... Еллар узгач”, Милли яшьләр театрында Т. Джюд­женоглуның “Лавина” пьесалары буенча куелган спек­такльләр аша таныш. Бу режиссерның эшләре үзенчә­лекле, сәхнә куелышына яңалыклар кертелә. Аларда җәмгыятьтәге, шәхесләр арасындагы проблемаларга ре­жиссерның карашы чагыла, кайчак бу ачыктан-ачык һәм катгый чаралар ярдәмендә күрсәтелә. Бу юлы да Зайкаускас үз принципларына тугры кала, “Ак пароход” — Чыңгыз Айтматовның әсәренә үзенчәлекле караш, геройларда һәм сюжетта яңа мәгънә ачучы спектакль.

Сәхнәдә су салынган шакмаклы пыяла савыт урнаштырылган. Беренче карашка ул Момун бабай оныгы өчен әзерләгән үзенчәлекле сулык, Малай (артистлар Ф. Рәх­мәтов, А. Ситдыйков) анда үзен балык итеп тоя. Минем карашка исә, биредә су табигый башлангычны, хәтта ана карынын хәтерләтә. Анда бала үзен ышанычлы һәм иркен тоя. Сәхнә даланы хәтерләтә. Уңда — һәрвакыт диярлек Момун, Әби (Г. Мөбәрәкова, Т. Хисамова), Бикәй (С. Хәки­мова), Гөлҗамал (Г. Рәфый­кова, Ю. Галәветдинова), сулда Хикәятче (Ф. Гарипов, А. Кунакбаев) һәм оркестр. Спектакльдә куе кызыл төс күп кулланыла, ә артист­ларның киемнәре күк төстә. Сәхнәдә шулай ук агач һәм постау әйберләр күплеге дә күзгә ташлана. Кояш астында янып-көйгән Кыргызстан җире бу! Чәчәкле болын кебек, кинәт аны кызларның төсле яулыклары җанландырып җибәрә. Рәссам үзенчәлекле һәм төгәл алым уйлап тапкан. Спек­такльнең бизәлеше режис­серның төп фикере белән капма-каршы килми, киресенчә, алар бер-берсен тулыландыра. Сәхнәнең арткы планында урнашкан экранда комнан төрле рәсемнәр ясаучы куллар күрәбез. Бала кулы белән ясалган  рәсемнәр сәхнәдәге вакыйгаларга тәңгәл килә. Спектакльне Хикәятче башлый һәм алып бара. Ул үзенчәлекле бәйләүче-арадашчы ролен үти. Хикәятченең вакыйгаларга мөнәсәбәте гадел һәм катгый булырга тиеш кебек. Әмма Фиргать Гарипов героеның кичерешләре тирән. Ул вакыйгада катнашучыларга теләк­тәшлек белдерә, ә фаҗигале мизгелдә аларны кызгана. Режиссер спектакль геройларын да бераз гына хикәятче итә. Алар вакыт-вакыт өченче заттан хикәяләү алып бара. Гөлҗамал әнә шундый миз­гелләрнең берсендә борынгы риваятьләр буенча кыргыз халкына гомер биргән Мөгезле ана боланга әверелә. Композитор У. Иделбаев музыкасы да спектакльдәге вакыйгаларга аваздаш — хәвефле һәм киеренке.

Спектакльдә Малайга һәм Бикәй белән Орозкулга бәйле вакыйгаларга зур игътибар бирелә. Бикәй белән Ороз­кулның мөнәсәбәтләре киеренке. Светлана Хәкимова башкаруындагы Бикәй ире тарафыннан кимсетелгән һәм җәберләнгән, ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән хатын, әмма ул ярата һәм гафу итә белә. Шулай да бервакыт ул чираттагы тапкыр ире кыйнагач үз-үзен үтерергә ниятли. Аны коткаралар һәм тәмуг тормышы дәвам итә. Үзенең искиткеч монологында хатын үзе белән хушлаша, ул исән булса да, рухи яктан үлегә әверелә. Ире Орозкул хатыныннан кол — маңкорт ясый. Илдар Сәетов һәм Илфат Йомагулов башкаруындагы Орозкул – кире образ.

Спектакльдә повестьтагы Кулубәк образы юк. Шуңа күрә малайның ялгызлыгы тагын да көчәйтелә. Аның дуслары — Бинокль белән Портфель генә. Малайның тормышында шатлыклы мизгелләр юк диярлек. Бабасы Момун да аның белән ихлас җылы сөй­ләшүләр алып бармый.

“Ак пароход” спектакле — театрның җитди эшләренең берсе. Андагы тирән фәлсәфә җанга үтеп керә. Спектакль безне мәңгелек кыйммәтләр, киләчәк буын алдындагы әхлакый-этик җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итә.

Азалия Балгазина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»