07.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният бишеге

Нефтекама дәүләт филармониясен шәһәр сәнгать дөньясының энҗесе, дип атарга да ярыйдыр. 2005 елда ачылып, ул иҗади көчләрне бергә туплады, шәһәр һәм республика тамашачысын гына түгел, ә чит өлкә, хәтта чит ил тамашачыларын да әсир итте.

Нефтекама филармониясенең үзенчәлеге шунда: биредә татар, башкорт, мари төркемнәре, бию ансамбле, музыкаль лекторий һәм эстрада-цирк төркеме эшли.

“Кардәшләр” исеме астында берләшкән башкорт төркеме милли мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге төркемнең гастрольләрен республиканың шәһәр-районнарында, чит өлкәләрдә көтеп алалар. Башкорт төркеме яңарак кына Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә чыгыш ясап, тамашачыны таң калдырып кайтты. Яшь, сәләтле курайчы, республика бәйгеләре лауреаты Раян Алтыншин җитәкләгән коллектив һәрчак эзләнүдә, аларның һәрбер чыгышы башкорт милләтенең матурлыгын һәм байлыгын тасвирлый.

“Кайтаваз” дигән татар төркеменең чыгышын Башкортстанда гына түгел, Татарстанда, Свердловск, Чиләбе, Төмән, Ырынбур өлкәләрендә дә көтеп алалар. Югары иҗат потенциалына ия булган коллективның һәр чыгышы тамашачы өчен зур бүләк. “Кайтаваз”ның уңышында, әлбәттә, аның алыштыргысыз җитәкчесе, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Рифкать Габделҗановның өлеше әйтеп бетергесез зур.

“У Сем” мари теленнән “Яңа көй” дип тәрҗемә ителә. Мари төркеме артистлары чыгышлары белән Башкортстаннан тыш, Удмурт Республикасы, Татарстан, Сверловск өлкәләрендә, Марий Элда яшәүче милләттәшләрен шатландырып тора. Һәр гастрольләре, чыгышлары белән артистлар камилләшә, һөнәри яктан үсә бара. Мари төркемен Раисия Исинбаева җитәкли.

“Түңгәвер” бию ансамбле — филармониянең генә түгел, Нефтекаманың да йөзек кашы булып тора. Шәһәрдә үткән бер генә зур чара да аларның чыгышыннан башка үтми. Ансамбльнең репертуарын татар, башкорт, урыс, мари биюләреннән тыш, башка милләт халыкларының да биюләре баета. Алар барлыгы кырыкка якын бию башкара. Һәм аларның барысын да диярлек Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган артисты, Бөтенрусия балетмейстрлар конкурсы лауреаты Ривхәт Саттаров куйган. Бүген бию өлкәсендәге маэстроны яшь биюче алыштырды, ансамбльне Башкортстанның атказанган артисты Юнир Ногманов җитәкли. Данлыклы “Түңгәвер”не Русиянең һәр почмагында җылы кабул итәләр, шулай ук алар үзләренең сәләте, искиткеч матур һәм дәртле биюләре белән Италия, Эстония, Төркия тамашачыларын әсир итте.

“Чыңгыз һәм Тамерлан” эстрада-цирк төркемен, һичшиксез, филармониянең бизәге дип атарга була. Артистларның чагу чыгышларын, искиткеч оста башкарган трюкларын кече яшьтәге тамашачы гына түгел, өлкәннәр дә тын алырга куркып, карап утыра. Төркем Нурания, Тамерлан, Тимерхан Халитовлардан тора. Төркемнең һәр чыгышы тамашачыны серле дөньяга сәяхәт кылдыра, алар белән янә очрашасы килә.

Сәнгатькә сөюне, зәвыкны кешедә кечкенәдән тәр-бияләргә кирәклеген филар-мониядә яхшы аңлыйлар, шуңа күрә алар үз өсләренә шушы олы максатны да йөкләткән. Балаларда һәм үсмерләрдә музыкаль-эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан биредә музыкаль лекторий эшли. Кырыкка якын махсус төзелгән программа балаларны халкыбызның музыкаль мирасы, фольклор, башкорт композиторларының иҗат җимешләре белән таныштыра, төрле легендар шәхесләр белән очрашулар үткәрә. Лекторийны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Йосыпова җитәкли.

Башкортстанның атказанган артистлары Айбулат Рәхмәтуллин, Рифкать Габделҗанов, Юнир Ногманов, җырчылар Иршат Карачурин, Зәбирә Әминева, Чулпан Гафурҗанова, Раян Алтыншин, Илгиз Миңнеәхмәтов, Илнур Мөфтәхов, Раисия Исинбаева, сүз остасы Зилә Әбделманова, әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Зилә Азнабаева, режиссёр-куючы Ләлә Килсенбаева, биючеләр бер гаилә булып дус-тату яши, шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки аларны бер максат берләштерә — халыкның рухи дөньясын баету. Шуңа да алар тотынган һәр проект искиткеч матур, бай эчтәлекле, югары һөнәри кимәлдә килеп чыга. Яңарак кына Нефтекама филармония коллективы Уфа шәһәренең Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең зур залында концерт бирде. Программада үзебезнең милли көйләрдән тыш, опералардан арияләр, инглиз, француз телләрендә, шулай ук Урта Азия халыклары композиторларының әсәрләре бар иде, аларны зур осталык белән башкарып, башкала тамашачысын сокландырды, аның сөюен яулады филармониячеләр.

— Быел республика филармонияләре арасында концерт программалары бәйгесе үтте. Безнең филармония художество җитәкчесе Айбулат Рәхмәтуллин һәм режиссер-куючы Ләлә Килсенбаева әзерләгән “Чәчәк ат, Нефтекамам!” дигән концерт программасы тәкъдим итеп, иң яхшы филармония исемен яулады һәм Президентның грантын алды. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә, димәк, сынатырга хакыбыз юк, — ди филармониянең директоры Рәис Исмәгыйлев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»