07.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәниятне үстерү - уртак бурычыбыз

Мәдәният министрлыгының чираттагы киңәйтелгән утырышы ведомствоның 60 еллык юбилеена багышланды. Конгресс-холлда узган тантаналы чарага республиканың мәдәни йөзен булдыручылар — элекке һәм бүгенге җитәкчеләр, министрлык ветераннары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җыелды.

Мәдәният министрлыгын күркәм юбилей белән Президент Рөстәм Хәмитов тәбрикләде.

— Бу чорда бик күп эш башкарылды. 60 ел — биек кыяның башы гына. Мәдәният тарихы тамырлары белән гасырлар төпкеленә сузылган.  Һичшиксез, мәдәният тормышыбызның нигезен тәшкил итә, — диде ул. — Телевизион тапшыруларда безгә, беренче чиратта, гадәттән тыш хәлләр, катастрофа булган урыннардан репортажлар, аннан сәясәт, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык яңалыклары, аннан соң гына мәдәни яңалыклар күрсәтелә. Минем карашка, мәдәни яңалыклар беренче урында торырга тиеш. Әгәр дә тапшырулар челтәре төзесәм, мин шулай эшләр идем. Гәзитләрдә дә мәдәни хәбәрләрне беренче биткә күчерү дөрес булыр иде.

Әлбәттә, бүген күпсанлы фестиваль, конкурслар, башка мәдәни чараларны санап китеп булыр иде. Әмма безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Министрлыкның төп бурычы — җәмгыятебезнең мәдәни потенциалын үстерү. Моны эшләү җиңел түгел. Соңгы 10-20 елда илдәге базар шартлары мәдәният хезмәткәрләрен бик авыр хәлдә калдырды. Безнең уртак бурычыбыз — бу хәлне ничек булса да үзгәртергә тырышу, мәдәният хезмәткәрләренең абруен күтәрү.

Мәдәният — ул театрлар, концертлар, оркестрлар, артистлар гына түгел, ул безне ураткан мохит тә. Министрлык шушы мохитне мәдәниләштерү өчен күп көч салырга тиеш. Безгә министрлык белән берлектә кешеләрне мәдәни мәйданга җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк!

Арытаба Рөстәм Хәмитов алдынгы хезмәткәрләргә, ведомство ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Республика башлыгы киләчәктә дә мәдәнияткә зур игътибар бүленәчәк дип ассызыклады. Аерым алганда, киләсе елда финанслау күләменең артуы, грантлар сәясәтенең дәвам итәчәге, мәдәният хезмәткәрләре өчен торак төзеләчәге, клублар ремонтланачагы турында әйтте.

Котлау сүзе белән элекке мәдәният министры Салават Әминев чыгыш ясады. Ул озак еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә фидакарь хезмәт салган коллегаларына рәхмәт белдерде.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады, республика мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүче һәркемгә рәхмәтле булуын җиткерде, Хөкүмәтнең тармакка карата зур игътибарын ассызыклады.

Коллегия утырышы ахырында Башкортстанда Мәдәният елының иң яхшы эмблема проекты авторы Азат Фәйзиев бүләкләнде. 

Чара зур концерт белән тәмамланды. Җыелучылар игътибарына Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында Башкортстанны презентацияләү вакытында күрсәтелгән тамаша тәкъдим ителде.

Айгөл Юлъякшина.

Фото: Бүләкләнүчеләр  — Чыңгыз Ханнанов белән Артур Наҗиуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»