05.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Казаннан куанычлы хәбәр килде

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, ди халык. Татарстанның “Болгар радиосы” тормышка ашыр­ан “Йөрәк белән сайлаган җырлар” проекты, чыннан да ел буена яңгыраган җыр­лардан иң-иңнәрен сайлап алырга мөмкинлек бирде. Шушы көннәрдә Татарстан мәркәзенең “Пи­рамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Агымдагы елның апре­леннән башлап “Музыкаль дистә” тапшыруы вакытында тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы җыр өчен тавыш биреп барды. Финалга 21 җырчы һәм җырларның авторлары чыкты.

Шунысы куанычлы: концертта Башкортстаннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм шушында туып-үскән шагыйрь­ләр һәм композиторлар иҗат иткән җырлар өстенлек итте, дияргә була. Якташыбыз, Татарстанның халык һәм Башкорт­станның атказанган артисты Салават Фәтхет­диновның концертны ачып җибәрүе һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Хәния Фәрхи белән ике республиканың халык артисты Айдар Галимов төгәлләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Ә Илеш улы, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миң­нуллин үзе генә дә ни тора! “Болгар радиосы” дикторлары әлеге тамашаны нәкъ ул язган шаян шигырьләр белән үреп алып барды. Роберт абый язган җырны күренекле җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова башкарды.

Роберт Миң­нуллин концерт бары­шында яңгыраган җырларның авторларын — шагыйрь­ләрне һәм компо­зиторларны сәхнәгә чакырды. Аларга Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Әлеге тантана “Кызыл таң” гәзите өчен аеруча шатлыклы булды, чөнки бүләкләнүчеләр арасында гәзитнең әдәбият бүлеге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, күп җырлар авторы Ләйсән Кәшфи дә бар иде.  Башка авторлардан аермалы буларак, ул икеләтә номинант булды, чөнки “Йөрәк белән сайлаган җырлар” проектында аның берьюлы ике җыры: Хәния Фәрхи башкаруында “Син дөньяда яши, дисәләр” (Илнур Саттаров көе) һәм Айдар Галимов баш­ка­руында “Җырлы гомер” (Урал Рәшитов көе) җырлары җиңеп чыкты.

—Халкыбызның шундый күренекле җырчылары минем уй-хисләремне җир шары буйлап өләшеп йөри икән, бу — минем өчен олы бәхет. Иҗат­ташлык өчен, әлбәттә, фикер­дәш булу, бер теләктә, бер дулкында яшәү кирәк, — ди Ләйсән Кәшфи. — Аннан соң, үзем эшләгән “Кызыл таң” гәзите җитәкчелегенең иҗат кешеләренә булган рәхим-шәфкате, игътибары, безгә канат куюы нык куандыра мине. Гәзитебез милли сәнгатькә дә, шигърияткә дә, әдәбиятка да мөмкин кадәр зур урын бирә. Остазлар, якташлар, хезмәт­тәшләр иҗатына ихлас теләк­тәшлек — “Кызыл таң”ыбызның матур традициясе генә түгел, ә асылы, яшәү көче.

Миңниса Фәсхетдинова.

Казан шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»