04.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Җырчылар күп, Зинил - берәү генә!

Сәхнәдән җыр агыла... Тамаша залы тып-тын. Җырчы йөрәгенең иң тирән чоңгылыннан ургылып чыккан шундый да нечкә, могҗизага тиң моңны башкача ничек тыңларга, ничек “эчәргә” мөмкин?!  Менә җыр тәмамлана һәм зал көчле алкышларга күмелә. Тамашачы, җырчының тагын һәм тагын җырлавын сорап, уч төпләре яна башлаганчы кул чаба.

Җыры белән җанны иркәләгән, юаткан, яшәрткән, сафландырган, күз яшьләренә ирек бирергә мәҗбүр иткән бу җырчы кем соң ул, диярсез. Ул — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәммәтов.

Зинил тумышы белән Бәлә­бәй районының бер яклап тау астына сыенган, икенче яклап бормаланып-бормаланып аккан Өсән елгасы белән уратып алынган бәләкәй генә, аның каравы гаҗәеп матур атамалы Каен-Елга авылыннан. Җыр-моңга гашыйк кына түгел, үзләре дә сәләтле Җиһан апа белән Гарифулла абзыйның тату гаи­лә­сендә өч малай кечкенәдән хезмәтнең тәмен дә, ямен дә белеп үсә. Арада иң моңлысы, җырга ныграк тартылганы уртанчылары Зинил була.

—  Элегрәк  колхоз басуында киндер үстерәләр иде бит, хатын-кызлар шул басуда эшли, ә мин, бәләкәй малай, инәкине киндер арасыннан җырла­выннан барып таба идем, ул эшләгәндә гел җырлый, ә табыннарда сорап җырлаталар иде, — дип искә ала Зинил.

Гарифулла абзый исә, сарык сатып, малайларына баян “апкайта”. Зинил дә, әнкәсенә охшап, үзен белә-белгәннән бирле гел җырлый. Сәхнәгә чыгып, авыл халкы алдында беренче җырлаган җыры буыннан-буынга күчеп килгән, бүген дә яратып җырланучы “Умырзая” була.

Мәктәптә укыганда барлык чараларда катнашкан җырчы малай, күрше Исмәгыйль авылында сигез сыйныф тәмам­лагач, Октябрьский шәһәрендә нефть училищесында укый. Мәктәп биргән характеристика белән танышкач, училище директоры: “Нигә безгә укырга килдең? Сиңа бит җырчы булырга укырга кирәк!” — ди. Әмма малайның җырлавын авылда һәм мәктәптә яратсалар да, сәләтенә артык игътибар итүче, киңәш бирүче табылмый. Зинил үзе дә, стипендия дә түләгәч, училищеда укуны хуп күрә, авыл кешесенең әлеге шул мох­таҗлыгы үз ролен уйнамый калмый.

Ләкин егет бервакытта да җырлавыннан туктамый. Монда укыганда, Дүртөйле районында практикада булганда, Венгриядә армия хезмәтен үткәндә дә җырдан аерылмый. Ул туган авылына әйләнеп кайтканда, Бәләбәйдә гигант “Автонормаль” заводы бөтен Башкортстаннан яшьләрне үзенә җыя. Зинил дә шунда эшли башлый. Өч ел Себер тарафларында йөреп кайта һәм шул ук заводта эшләвен дәвам итә. Шуннан бирле 37 ел буе термик цехта эшли. Намуслы хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул, чөнки җырны яраткан шикелле, эшен дә ярата.

 90нчы елларда, Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге эше аеруча җанланган чорда, Галия Әхмәт­шина җитәкчелегендәге “Туган тел” төркеме телебезнең, җыр-моңыбызның бәясен, абруен  күтәрүче, милләттәшлә­ребезнең үзаңын уятучы гүзәл кичәләр оештырды. Нәкъ менә алар Зинилгә җырчы буларак тулысынча ачылырга, тамашачы сөюен яуларга зур мөмкинлек бирде дә инде. Үзенең моңлы, йомшак тавышы белән күпме гәүһәр җырларны халкыбызга җиткерде һәм бүген дә җиткерә ул. Юк, Зинил җиңел-җилпе җырлар башкармый, аның репертуарында мәшһүр җырчы­ларыбыз Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Рафаэль Ильясов башкарган үлмәс әсәрләр. Аннары, Зинил һәрчак үз репертуары өстендә эшли: сәхнәгә чыккан саен бер яңа җыр башкарырга тырыша. Һич бервакыт борын чөймәс — мөлаем, тыйнак, гади.

Әле шәһәрнең үзәк Мәдәният сараенда Рәзидә Ибәтуллина җитәкчелегендәге “Акчарлак” татар җыры төркемендә, шулай ук “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә җырлый ул. Фонограммага җырлауны өнәми, ”баянга кушылып җырлау — җан рәхәте”, ди. “Зинил абыйны бик ихтирам итәбез, ул — талант кына түгел, ә яхшы күңелле, ярдәмчел кеше, киңәшче, аңа төркемнең бөтен кызлары гашыйк”, — ди Рәзидә ханым.

Зинил Бикмөхәммәтовның гаиләсе дә җырдай матур: җәмәгате Рузилә Әнвәр кызы белән алар 30 ел тату гомер кичерә, кызлары Зәлия белән Рәмиләгә яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Алар инде үз тормышларын корган.

Тормыш мәрхәмәтле дә, усал да. Адәм баласының шатлыктан башы күккә тиеп йөргән мәлләре дә, башын ташка орып елаган чаклары да була. Һәм аңа шундый мәлләрдә һәрвакыт илаһи моң, җыр ярдәмгә килә. Хал­кыбызның Зинил Бикмөхәм­мәтов кебек моңлы җаннары булганда моң мәңге яшәячәк. Җырла, Зинил, җырла, сине сәхнә, яраткан тамашачың көтә!

Зәйфә Салихова.

Бәләбәй шәһәре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»