04.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Әминә Шәфыйкова: Дәүләт хәстәрлеге белән яңа баскычка күтәрелдек

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Тирә-якта — бәйрәм шаукымы. Купшы чыршылар акрынлап мәйданнарга “кунаклый”. Кибетләр бизәлә. Кыш бабайга хатлар языла. Олысы да, кечесе дә Яңа елга яңа өметләр белән килә.

Яңа елны бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре көтә. Бу аңлашыла: Русия Президентының 2013 елның 22 апрелендәге “Русия Федерациясендә Мәдәният елын үткәрү турында”гы 375 санлы Указы кысаларында һәм Башкортстан Прези­ден­тының 18 июльдәге Указына ярашлы 2014 ел республикада Мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы исем астындагы ел тармак үсешендә ниләр белән билгеләнер? Бу хакта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән әңгәмәләштек.

— Әминә Ивниевна, Мә­дәният елын нинди кәеф белән каршы аласыз? Министр вазыйфасында эшлә­г­ән тәүге ел Сезнең өчен ни дәрәҗәдә авыр булды?

— Мәдәният елы игълан ителү бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр өчен көтеп алынган, куанычлы вакыйга. Моңа бәйле тармак үсеше мәсьәлә­ләренә игътибар тагын да артачак, дип уйлыйм. Федераль дәрәҗәдә дә җитди үзгәрешләр булып, мәдәният өлкәсе яңа үсеш этабына чыгарга тиеш.

Ел минем өчен чыннан да җиңел булмады. Әмма һәр­вакытта да коллегаларым ярдәмгә килде. Президент Рөстәм Хәмитовка бик рәх­мәтлемен. Президент Юлла­масы мәдәният хезмәткәрләрен илһамландырды, “канат куйды”. Эшне хуплау күңелне күтәрә. Киләсе елга да җитди хезмәткә әзербез.

Гомумән, ил Президенты­ның 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар турында” Указы кысаларында Башкортстанда мәдәният өлкә­сен үстерү, тармак хезмәт­кәр­лә­ренең яшәешен яхшырту җә­һәтеннән күләмле чаралар кү­релә, дияр идем. Мондый мө­нәсәбәт безнең алда яңа офыклар ача.

— Узып баручы ел ниләр белән истә калыр? Аның иң чагу чалымнарын билгелик әле...

— Ел вакыйгаларга бай булды. Аны Федор Шаляпинның 140 еллыгына багышланган тантаналы чаралар белән башлап җибәрдек. Мартта “Туган тел” башкорт һәм татар эстрада җырлары халыкара телевизион фестивале гөрләп узды. “Дуслык биюләре” балалар халык хореографиясе республика ачык фестивале шулай ук беркемне дә битараф калдырмагандыр. Яз “Сылукай” республика конкурсы, кубыз­­ч­ы­лар һәм өзләү төбәкара кон­курсы белән истә калды. Апрельдә традициягә әверелгән “Театр язы” республика фес­тивале һәм Рудольф Нуриев исемендәге XIX халыкара балет сәнгате фестивале үтте. “Яшьлек-шоу” республика фести­валенең дә үз тамаша­чысы бар. Фәридә Кудашева исе­мендәге халыкара “Дуслык моңы” башкорт һәм татар җырларын башкаручылар фестивале шулай ук апрельдә узды. Май “Моңга бай гармун бәйрәме” белән билгеләнде. Быел без  Бөек Ватан сугы­шында Җиңүнең 68 еллыгын тантана иттек. Республика халкы төнге чараларны да бик җылы кабул итте: китап­ханәләр, музейлар, театр, сәнгать төннәре күпсанлы халыкны җыйды. Җәй үткән “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивален, “Баек” башкорт биюләре республика балалар конкурсын да билгеләр идем.

Сентябрьдә ачык һавада симфоник концерт, “Шәҗәрә бәйрәме”, октябрьдә яшь башкаручыларның “Туган тел” татар җыры республика конкурсы узды. Ноябрь аендагы зур чаралар — “Озын көй” төбәкара башкорт җырлары конкурсы бе­лән  “Романсиада” романс башкаручылар республика конкурсы. Күптән түгел генә “Триеннале” халыкара басма графика  конкурсы үткәрдек, һәм, ниһаять, Яңа ел бәйрәм­нәрен зур әзерлек белән көтәбез. 

Ел күпсанлы күргәзмәләр, фестивальләр, милли бәйрәм­нәр белән истә калачак. Спек­такльләр премьералары белән дә. Иҗат коллективларыбыз Русия төбәкләрендә, чит илләрдә чыгыш ясады. Фәнни-тикшеренү, методик, кадрлар эше алып барылды. Театр, китапханә, музей, кинемато­графияне үстерүгә, мәдәни мирас объектларын саклауга юнәлтелгән чаралар оештырылды. Барысын да санап үтеп булмый. Шулай ук,  бер чараны икенчесе белән чагыштырып, мөһимрәген билгеләп тә булмый. Республика мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән һәр чара, һәр вакыйга безнең өчен зур әһәмияткә ия.

— Министрлыкта нинди команда эшли? Һәрвакытта да килешеп эшлисезме? Яшьләр киләме?

— Бүген министрлыкта көчле, тату команда тупланган. Гомумән, мәдәният өлкәсенә үз эшенә гашыйк, уңган кешеләр генә киләдер. Башкача мөмкин дә түгел — мәдәният хезмәткәрләре тормышыбызны ямьләргә, рухи баетырга, яхшыртырга тиеш һөнәр ияләре бит!

Биредә озак еллар эшләүче, зур иҗади багажлы, белемле кадрлар сакланган. Алар республиканы, биредәге традицияләрне энәсеннән җебенә кадәр белә, теләсә нинди мәсьәлә буенча ярдәмгә килә. Яшь кадрлар да бар, алар коллективка яңа сулыш өрде. Яшьләр киләчәккә карап эш итә, төпле, акыллылар, аларның яңа идеяләре күп. Бергә җыелып киңәшләшкәндә күп мәсьәләләрнең чишелешен табабыз. Коллективтан читләшеп, үзаллы эшләүчеләр юк бездә. 

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы быел 60 еллыгын билгели. Бу уңайдан бүген Уфаның Конгресс-холл бинасында киңәйтелгән коллегия утырышы уза. Чарага элекке җитәкчеләр һәм ветераннар, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының хакимият башлыклары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган. Тантанада шулай ук алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү көтелә, бай эчтәлекле концерт күрсәтеләчәк.

— Министрлык тарихы гәзит укучыларыбызга да кызыклы булыр.

— БАССРның Мәдәният министрлыгы 1953 елның 28 маенда оештырылган. Ул Башкорт АССРы Министрлар Советы каршындагы кинофикация, сәнгать эшләре буенча, мәдәни-агарту учреждениеләрен, полиграфия сәнәгате, нәшрият һәм китап сәүдәсе, хезмәт резервлары идарәләрен, радиомәгълүмат комитетын үз канаты астына алган. Сөләйман Сәетбатталов беренче министр була. 2001 елда Министрлык Башкортстанның мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы дип үзгәртелә. 2010 елдан алып — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы.

— Министрлык эшчәнлегенә карата тәнкыйть сүзләре ишетергә туры киләме? Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы, халык белән турыдан-туры очрашасызмы? Районнардан хатлар киләме?

— Мәдәният министрлыгы һәркем өчен ачык. Безгә һәркем мөрәҗәгать итә ала. Үзем кабул итә алмаган очракта, мөрәҗәгать белән килүчене урынбасарларым тыңлый. Халык белән һәрвакыт бәйләнештә торырга тырышабыз, районнарга чыгабыз. Хәзер “электрон кабул итү” Интернет порталы булдырылгач, аралашу аеруча җанланды. “Электрон кабул итү” республиканың дәүләт органнары белән аралашуны уңайлаштырды, тизләтте. Җитәкчелеккә мөрәҗәгать итү өчен чират көтәргә кирәкми. Хатың минуты-секунды белән республика җитәкчелегенә барып ирешә. Почта хезмәте дә эшли. Бер генә хат та, мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз.

— Озак еллар дәвамында мәдәният  тармагы калган акча исәбенә генә яшәде. Әле хәл ничек? Киләсе елга акча җитәрлек бүленәме? Президент грантлары үзен акладымы? Нинди проектларны аеруча уңышлы дип исәплисез?

—  Акча беркайчан да җитми инде ул, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә. Әлбәттә, акчаның күп булуын, безнең һәр иҗади башлангычны да гамәлгә ашыру өчен җитәрлек булуын теләр идек. Бәхеткә, мәдәният өлкәсендә уңай үзгәрешләр башланды. Мәдәният елы да безгә яхшы яңалыклар белән килә. Киләсе елга без финанслау күләменең үсүен көтәбез. Финанслау күләме әлеге 4,4 миллиард сумнан 5,4 миллиард сумга кадәр артачак. Бу бик куанычлы хәл, ул җитәкчелекнең тармакка җитди игътибар юнәлтүе хакында сөйли.

Быел республика Президенты башлангычы белән театр, музыка, хореография сәнгате һәм музыка өлкәсендә аеруча мөһим проектларны дәртләндерү максатында грантлар булдырылды. Нәтиҗәдә, чагу һәм онытылмаслык проектлар җәелдерелде. Аерым алганда, музыка сәнгате осталары белән Милли симфоник оркестр әзерләгән “Open air” концерты, “Урал батыр” анимацияле фильм, А. Толстойның “Любовь — книга золотая” пьесасы буенча Урыс дәүләт академия драма театрында куелган спектакль, Таңчулпан Гарипованың “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга” пьесасы буенча Башкорт академия драма театрында куелган мюзикл һәм башкалар, барлыгы 14 имиджлы проект грант алды. Ике проектка — унбишәр, биш проектка — унышар, ике проектка — бишәр һәм биш проектка икешәр миллион сум акча бүленде. Грантлар үзен аклады, дип уйлыйм. Республика җитәкчесе киләчәктә дә ел саен грантларга 100әр миллион сум акча бүләргә тәкъдим итте.

— “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектына мөнәсәбәтегез ничек? 9 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында проект кысаларында 14нче концерт уза. Кунакка нефтекамалыларны көтәбез. Моңа кадәр Тәтешле, Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Балтач, Борай, Туймазы һәм башка районнардан һәвәскәр һәм һөнәри артистлар чыгыш ясады.

— Проект белән яхшы танышмын, аны бик кирәкле, дип исәплим. Зур эш башкарасыз. Әфарин! Мин берничә концертта булдым. Алар бар да тулы залларда узды. Бу “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”нең популярлыгы хакында сөйли. Төбәк коллективларын берләштерүче, һәвәскәр сәнгатьне үстерүче проектның әһәмияте чынлап та зур. Район артистлары өчен Уфаның әйдәүче театрларының берсендә Уфа тамашачысы, якташлары алдында чыгыш ясау зур җаваплылык. Сәнгать осталарын бергә туплаучы, якташларны очраштыручы, туган җиребез, тамырларыбыз турында искәртеп торучы проектның уңышлы дәвам итүен телим. Бу концертлар берникадәр ярышка да охшап тора: һәр район иң яхшы иҗади көчләрен — иң сәләтле җырчыларын, иң чагу биючеләрен тәкъдим итә. Шунлыктан, һәр концерт үзенчәлекле. Эстафета кабул итәчәк калган районнарга да уңышлар телим! 

— Эшегез бик җитди, хатын-кыз өчен бигрәк тә. Күп йөрергә туры килә. Үзегезгә, гаиләгезгә вакыт каламы? Гаилә бәйрәмнәрен яратасызмы? Яңа елны ничек каршы аласыз?

— Мин махсуслашкан музыка мәктәбен тәмамладым. Шунлыктан, бәләкәй чагымнан ук катгый тәртипкә, хезмәткә күнегелгән. Әле дә тормыш шул ук ритмда дәвам итә.

Кем гаилә бәйрәмнәрен яратмый инде? Тик алар бик сирәк була шул. Мин Яңа елны гаилә белән үткәрергә яратам. Әти-әнием, апам, гаиләләребез белән каршылыйбыз. Һәрчак бергә җыелырга тырышабыз. Барыгызга да бәйрәмнәрне шулай күмәкләшеп, туганнар белән үткәрергә киңәш итәр идем.

— 2014 елда безгә ниләр көтәргә? Нинди зур чаралар планлаштырылган? 

— Мәдәният елында законнар чыгару, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә күп чаралар каралган. Бу елны мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, республика халкы да истә калдырырлык итеп үткәрү өчен барлык көчебезне салабыз. Зур концертлар, фестиваль-конкурслар, мәдәни акцияләр, кичәләр узачак. Кызыклы проектлар грантлар белән дәртләндереләчәк. Мәдәни объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Ниһаять, капиталь ремонттан соң Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры, Конгресс-холл, “Нефтьче” мәдәният сарае, Нефтекамадагы “Мирас” картиналар галереясы ишекләре ачылачак. Урыс дәүләт академия драма театрында, Салават дәүләт башкорт драма театрында ремонт эшләре башлана. Тәтешледә район мәдәният йорты яңартып төзелә. Уфа районының Жуково авылында социаль-мәдәни үзәк, Уфаның Затон бистәсендә балалар музыка мәктәбе төзелә башлый һәм башкалар, һәм башкалар. Кыскасы, колач җәеп башкарасы эшләр күп әле!

— Республика халкына, гәзит укучыларга нинди теләкләрегез бар?

— Әлбәттә, һәркемнең сәламәт булуын, гаиләләрендә тынычлык хөкем сөрүен телим. Гәзитегезнең укучылары, гәзиткә язылучылар күп булсын. “Кызыл таң”чыларга исә Яңа ел яңа иҗади проектлар, кызыклы мәкаләләр алып килсен!

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»