03.12.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Президент гранты юкка гына бирелмәгән

Бу мюзиклны тамашачы күптән көтте.  Колактан-колакка хәбәр йөрде: “Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы үзенчәлекле тамаша әзерли... Кабатланмас тамаша... Җырлы-биюле... Президент ике миллион сум грант бүлгән... Труппа тулысынча диярлек катнаша... Башкорт халык эпосы ниге­зендә Таңчулпан Гарипова пьеса язган...” Мондый сүзләрдән соң ничек көтмисең?!

Премьера көне җитәрәк (ә ул 22 ноябрьгә тәгаенләнгән иде) мюзикл тирәсендәге сүзләр тагын да куерды: “Көчле команда эшләгән! Режиссеры — театрның художество җитәкчесе Олег Ханов, рәссамы — Альберт Нестеров, композиторы — Урал Иделбаев, ә балетмейстеры Чулпан Аскарова булган! Төп рольләрдә танылган артистлар Артур Кунакбаев (Әбләй), Фирүзә Аллаярова белән Ирада Фазлаева (Мактымсылу), Руслан Хәйсаров (Кара юрга) катнаша... Махсус костюмнар тегелә... Җырлар, биюләр әзерләнә...”

Көтә тамашачы, тикшерә, сораша. Һәм премьерага барлык нәрсә хакында да белеп килә кебек. Әмма тамашада серләр күп икән әле!..

Шәхсән миңа, тамашачы буларак, театр актерлары өр-яңадан ачылды. Бирелеп уйнауларымы, әллә костюмнар купшылыгы тәэсир иттеме, әмма актрисаларның чибәрлегенә, сыгылмалылыгына сокланып утырдым. Мюзикл артистларның сәләтләрен тулырак ачып салырга мөмкинлек бирде.

Чагу рольләрнең күплеге игътибарны җәлеп итте. Һәрчак һәм һәрбер ролен зур уңыш белән башкаручы Хөрмәтулла Үтәшев бу очракта да планканы югары тотты — артист түгел, ә Нөгеш иде ул (әйтерсең лә гомере буе хан булган!). Мин караган көндә Мәчем ханны Алмас Әмиров гәүдәләндерде. Тамашачы ни көтте — шуны алды, ягъни: юмор, уен, артист осталыгы. Мюзиклда шул ук рольне Урал Әминов та башкара.

Артистка Гөлнара Әмирова башкаруындагы Кара бия образы да күңелгә кереп калды. Аңа, Колынчакка (Лилия Галина), Кара юргага ике сәгать дәвамында атлар нәселен “яклау” җиңел булмагандыр: кешнәп, чабып, ут уйнатып торды “атлар”. Акбүз, Бәпәнәй, Базыян, Таңдыча, Җәмилә, Мөнәвәрә, Рабига, Шәфыйга, Энҗе, Бибисара, Сәрвәрә, Мокаш, Карт, яучылар, Шөгер, Шагыр, Яшь егет, бүреләр, күмәк сәхнәләрдә катнашучы артистлар — һәркайсы тамашачыга онытылмаслык хисләр бүләк итте.

Илсөяр Газетдинова,

Башкортстанның һәм Татарстанның халык,

Русиянең атказанган артисткасы:

— Бездә мондый мюзикл беренче тапкыр куела. Театрның чагу казанышы бу. Президент гранты юкка гына бирелмәгән. Артистлар йөрәкләре белән янып-көеп уйный. Театрыбызга Салават театрыннан Альберт Нестеровның килүе зур табыш булды. Ул эшләгән нинди генә спектакльне алма, костюмнар үзенә җәлеп итә. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызыклы, кызыштыра торган әйбер килеп чыккан. Әкият кенә булса да, күңелгә үтеп керә, иң нечкә хисләргә кагыла.

Гомумән, театрыбыз өчен, һәрбер артист өчен шатланам. Кеше өчен шатланудан да олы бәхет бармы икән? Әлбәттә, сәламәтлегем булса, мин дә иптәшләрем кебек матур-матур рольләр чыгарасым килә. Әлегә исә тере реклама булып йөрим. Театрыбызга чакырам. Мюзиклның гомере озын, тамашачысы күп булсын дигән теләктәмен.

Гөлли Мөбәрәкова, СССРның халык артисткасы:

— Мюзиклны бүген генә күрүем. Беренче тәэсирем — искиткеч зур эш башкарылган. Әсәр нигезенә башкорт халкының бай халык иҗаты салынган. Кискен проблемалар да күтәрелгән. Тамаша кеше белән табигатьнең тыгыз бәйләнеше, башкортларның элек-электән атка карата җылы мөнәсәбәте, тугрылык турында уйландыра. Юморы белән дә якын булды. Мондый тамашаларны яшьләргә күбрәк күрсәтергә, шуның белән әхлакый тәрбия бирергә кирәк. Үрнәк итеп алырлык искиткеч мюзикл килеп чыккан!

Билгеле актрисалар шундый фикердә. Ышанмасагыз, үзегез килеп карагыз.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»