27.11.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Борынгылык заман белән бергә атлый

Башкортстан дәүләт уни­верситетының Стәрле­тамак филиалында “Мәдәниятләр диалогында фольклор” дигән темага зур гыйльми һәм мә­дәни чара узды. Ул Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция эше белән башланды. Башкортстан, Татарстан, Чувашстан галимнәрен бергә җыйган гыйльми форумны әлеге уку йортының директоры Ягафәр Әбдрәшитов ачты.

Пленар өлештә башкорт бию фольклоры турында Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтыннан Розалия Сол­тангәрәева, күк җисемнәре образының чуваш телендә чагылышы хакында Чувашстан дәүләт университетыннан Елена Чекушкина докладлары яңгырады. М. Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов үз чыгышында “Фин-угыр теллә­ренең дөньяви татар фольклоры формалашуга тәэсире” дигән шактый катлаулы теманы ачты. Шушы ук уку йортыннан чыгыш ясаучы профессор Рәиф Әмиров Башкортстандагы татар әдәбияты үсешенә тәэсир ясаучы татар һәм башкорт фольклорын “бер кошның ике канаты” дип атады. Казаннан килгән галим Илмир Ямалетдинов та әдәбиятка фоль­клорның тәэсире хакында сөйләде.

Фәнни конференция  эше “Фоль­клор: традиция һәм заманчалык”, “Әдәбият һәм тел: үзара тәэсир итешү проблемалары”, “Фольклор — мәдә­ният — мә­гариф” дигән секция­ләрдә дәвам итте. Анда катнашучы галимнәр тарафыннан Нардуган бәйрәме, Җәлил Киекбаев әкиятләре, татар халкы рива­ять­ләре, халык авыз иҗатының кече яшьтәге балаларда әй­ләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләүдә роле, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы, фольклор­ның бүгенге тормыштагы һәм укыту-тәрбия эшен­дәге әһә­мияте, татар халкының күңел бизәкләре — орнаментлар кебек күпьяклы темалар яктыртылды.

Шул ук вакытта фән кандидатлары, аспирантлар, магистрантлар, студентлар катнашлыгында яшь галимнәр конференциясе дә барды.

“Мәдәниятләр диалогында фольклор” форумының икенче өлеше “Башкортстан халыкла­рының тере гореф-гадәтләре” дигән фольклор-этнографик фестивале белән дәвам итте. Иҗат һәм фольклор-этнографик коллективлар бәйгесендә Сибайдан килгән “Аркаим” этнофольклор коллективы — “Алпамша” эпосын, Стәрлета­мак районы Аючы авылындагы “Юрматы” фольклор ансамбле “Каз өмәсе” күренешен җанлан­дырды. Садовка авылыннан —  мордва фольклор ансамбле, Золотоношкадан — украин халык фольклор ансамбле, Уфадан — “Элем” чуваш фольклор ансамбле — һәр­кайсы үз хал­кы­ның борынгыдан килгән күңел энҗеләрен, матур гореф-гадәтләрен сәхнә­ләш­терде.

Тамашачы алдында төрле коллективлар тарафыннан “Кичке уен”, “Кияү каршылау”, “Килен төшерү”, “Карга боткасы”, “Нардуган” кебек бәйрәм­нәр дә күрсәтелде.

Зур фольклор форумында халкыбызның гасырлардан килгән кул эшенә маһирлыгын чагылдыручы күргәзмә дә бар иде. Төрле милләтләрнең бәй­гегә тәкъдим ителгән баш кием­нәре һәр халыкның сәнгати фикерләү, сурәтләү, бизәү үзенчәлеген, кабатланмас осталыгын дәлилләп торды.

Ләйсән Әмирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»