13.11.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

“Искиткеч кешелекле драматург иде!”

85 ел элек Туймазы районы­ның Бикмәт авылында булачак драматург, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Мирзаһитов туа. Әнисен иртә югалтканга, Кандра авылын­да картәнисендә тәрбияләнә ул. 

Кандрада мохит шундый үзенчәлекледер, бәлки. Авыл мәктәбе бик күп күренекле шә­хесләрне тәрбияләгән. Кайбер­ләрен генә атасак, Әкрам Даутов,  Наил Котдусов, Шәкүр белән Хәбиб Кунафиннар, Равил Насыйбуллин, Гомәр Мөхәммәтшин, Муса Сираҗиның портретлары мәктәп стеналарын бизәп тора.

Әсгать Мирзаһитов белән бигрәк тә горурлана кандралылар. Шунлыктан, районда иң көчлеләрдән саналучы 2 санлы мәктәпкә 2009 елда Мирзаһитов исеме бирелгән. Әйткәндәй, районда бердәнбер “исемле” мәктәп бу. Авылның бер урамы да Мирзаһитовның исемен йөртә.

Мәктәп музеенда, Кандра авылы һәм мәктәбе тарихыннан тыш, Әсгать Мирзаһитов турында бай мәгълүмат тупланган.  Музей киштәләрендә — Әсгать Мәсгуть улының мәктәпкә язып бүләк иткән китаплары. Музей җитәк­чесе Ирина Антонова аларны күз карасы кебек саклап тота. Мәктәпнең 75 еллыгына әдипкә мемориаль такта ачылган. Ел саен Мирзаһитовның туган көнендә — 13 октябрьдә — Хәтер һәм кадер кичәләре үткәрелә.

Мәктәп программасында каралмаган булса да, Әсгать Мирзаһитовның тормыш һәм иҗат юлы туган тел һәм Башкортстан мәдәнияте дәресләрен­дә өйрәнелә. Ачык дәресләр, башка чаралар уза.

Чынлап та, Әсгать Мәсгуть улының тормышы күпләргә үрнәк булырлык. Уфа театр училищесын тәмамлаган егет Йомагуҗа һәм Авыргазы театрларында артист, сәнгать җитәкчесе буларак хезмәт сала, Башкорт дәүләт академия драма театрының әдәби бүлек мөдире була. Шулай ук берникадәр вакыт Мирзаһитов “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр, соңрак “Агыйдел” журналы мөхәррире булып эшли. 1973-1988 елларда ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе була. КПСС Өлкә комитеты әгъзасы, БАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Совет рәисе, СССР Язучылар берлеге секретаре вазыйфаларын башкара. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Г. Сәләм исемендәге премия белән бүләкләнгән. 61 яшендә вафат булган.

Әсгать Мирзаһитовның юбилеен билгеләргә аның якыннары, туганнары, иҗатташ дуслары, якташлары җыелган иде. Уфадан килгән делегация исәбендә язучы, шагыйрә, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрзәнә Гобәйдуллина; шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов; шагыйрә, композитор Зөһрә Фәйзуллина; драматург, Русиянең атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбай; галим, шагыйрь һәм журналист, “Агыйдел” журналында шигърият һәм әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире Фәнил Күзбәков һәм мин булдык. Санкт-Петербургтан әдипнең кызы Ләйсән, Уфадан оныгы Игорь һәм аның хатыны кайттылар.

Кандра авыл Советы идарәсе башлыгы Айрат Сафиуллин белән Туймазы районының мәдәният бүлеге начальнигы Илдар Салихов  авыл ягына борылганда ук безне көтеп торалар иде, сәфәребез дәвамында алар безне Туймазы төбәге белән таныштырды. Хәер, биредә халык­ның җитеш тормышта, күркәм йортларда яшәве үк туймазы­лыларның уңганлыгы хакында сөйли иде.

 Безне Кандра мәктәбендә бик матур итеп икмәк-тоз, балалар әзерләгән концерт номерлары белән каршы алдылар. Мәктәп директоры  Альберт Җиһаншин, аның урынбасары Ләйсән Әзеһамова мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.

Мәктәп буйлап экскурсиядә булганнан соң, аның бик яхшы җиһазландырылган, укыту өчен барлык уңайлыклар тудырылган икәненә инандык. Мемориаль тактага чәчәкләр салдык.

Әсгать Мирзаһитовның җирләнгән урыны да Кандрада булып чыкты. Зиратта бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: ул да булса — парлы каберләрнең күплеге. Әсгать абый гомерлек юлдашы белән янәшә җирләнгән.

Шул ук зиратта Әкрам Дау­товның да кабере. Авыл халкы сөйләвенә караганда, Әкрам Сөнәгать улы үзе исән чакта ук каберенең эскизын сызып калдырган. Бик матур килеп чыккан. Шулай ук хатыны Мәхбүбә белән парлап җирләнгәннәр.

Зираттан соң безне “Юбилейный” мәдәният йортында концерт карарга чакырдылар. Кандра авылында бик сәләтле яшьләр үсеп килә икән. Мәктәп укучылары Әсгать Мирзаһитовның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, “Гөл бакчасы”, “Әниләр көтә­ләр улларын” драмаларыннан, “Авыл күренешләре” коме­диясеннән өзекләр күрсәтелде.

Чараны үткәрүгә зур көч салган туган тел һәм музыка укытучыларына, җитәкчеләргә рәхмәт белдереп, барыбыз да Туймазыга юл тоттык. Туймазы татар дәүләт драма театрында Әсгать Мирзаһитовның 85 еллыгына багышланган зур чара узды. Театр артистлары драматургның әсәрләреннән өзекләр күрсәтте, концерт номерлары белән чыгыш ясады. Фойеда үзәк китапханә хезмәткәрләре Мирзаһитовка багышланган күргәзмә оештырган иде.

Бу көнне, әлбәттә, сүзләр бары тик Әсгать Мирзаһитов хакында булды. Әтисен болай зурлаганга Ләйсән ханымның бигрәк тә күңеле тулды. Ул чараларны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде.

— Бу чаралар әтигә түгел, безгә кирәк. Безнең рухыбыз күтәрелә, — диде ул. Һәм әтисе турында сөйләде.

— Бик уңган иде. Төнге өчтә торып, кухняда язышып утырды. Җидедә мине мәктәпкә уята. Ул вакытта әни чирли иде. Ә сигезгә үзе эшкә китә... Әти безне кеше һәм гражданин итеп тәрбияләде. Туганлыкның кыйммәтен аңларга, үзара хәбәрләшеп яшәргә өй­рәтте. Үзе дә һәркем белән җиңел аралашты...

Оныгы Игорь исә 24 ел элек фани дөньядан киткән кешене шулай зурлаганга, аның турында җылы истәлекләр булуына хисләнде. Аңа сорауны туры бирделәр: “Мирзаһитовлар нәсе­лен дәвам итү юнәлешендә ниләр эшләнә?” “Бу юнәлештә планнар корыла, уйлыйбыз”, — диде егет. Әлегә гаиләдә Алина исемле кыз гына үсеп килә икән.

Наил Гаетбай Мирзаһитовны үзенең укытучысы дип санавын ассызыклап үтте.

—Ул минем тәүге пьесамны хуплады, Мәскәүгә барырга кушты, юллык акча белән ярдәм итте, — диде.  Җыелучыларның соравына җавап итеп Туймазы театрына Әсгать Мирзаһитов исемен бирергә кирәклеген һәм әдип хакында истәлекләр җыентыгы чыгарырга теләвен  әйтте.

Фәрзәнә Гобәйдуллина Мир­заһитовның иҗаты хакында сүз тотты. Аңа әдип әсәрләре аша яхшы таныш. Рәми Гарипов исе­мендәге гимназия-интернатта укыган чакларын исенә төшерде ул:

— Укучылар белән Әсгать  Мирзаһитовның “Күршеләр” пьесасын куйдык. Аның пьесаларын шул еллардан ук яраттык...

Фәнил Күзбәков белән Әсгать Мирзаһитовны, алда әйткәнемчә, бер журнал берләштерә. Кичәдә “Агыйдел” журналы, аның халык мәдәниятен үстерүдәге роле хакында сүз күп булды. Фәнил Тимерҗан улы, шулай ук, Әсгать Мирзаһитовка карата олы ихтирамы хакында сөйләде.

Зөһрә Фәйзуллина туймазылыларга шигырьләрен укып ишеттерде. Безнең сәфәребезне моңлы җырлар белән дә бизәде ул.

— Әсгать Мирзаһитов — әдәбият һәм мәдәният тормышында Башкортстанны СССР дәрәҗәсендә бөтен илгә таныткан шәхес, — диде Ирек Киньябулатов. — Без үзебезне аның варислары, шәкертләре дип исәп­либез. Ул бик кешелекле, хәстәрлекле иде. Үзе белән эшләгән бер генә кешене дә рәнҗетмәде, аларның күңелендә авыр эз калдырмады. Шуңа да аның әсәрләре Башкортстан театрларында зур уңыш белән бара һәм барачак. Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз!

Менә шундый олы шәхесне зурлап, аның 85 еллыгын үткәреп, туймазылыларның кунакчыллыгын һәм уңганлыгын тоеп, тарихны кадерли белүчеләрнең якты киләчәгенә ышанып, илһамланып, дәртләнеп кайтып киттек Уфабызга.

Айгөл Юлъякшина.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»