09.11.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Тамашачы яратып кабул итте

Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертына билетларны бер ай элек алып куйган идек. Аның чыгышы барлык тамашачыларның да йөрәген яулап алган “Тыңлачы, сандугач” җырыннан башланды. Залдагылар Ришатны яратып, алкышлар белән каршы алды.

Аның һәр чыгышы театрлаштырылган иде: утлар ялт-йолт яна, артистлар бик килешле костюмнарда, пәрдәләрдә матур сурәтләр, оста баянчылар, тату музыкаль коллектив... Концерт барышында экраннан Ришат Төхвәтуллинга кагылышлы видеоязмалар күрсәтелү дә ошады. Бу сөйкемле җырчының концерты яңа җырлар белән баетылган иде. Көтмәгәндә күңелне әсир иткән тагын бермәл булды: “Ак яулыклы әбиләр” җырын башкарганда Ришат, залга төшеп, алгы рәтләрдә утыручы әбиләргә чәчәкләр бүләк итте. Тамаша ахырында ул укыган шигырь дә мине хисләндерде, уйландырды. Яшь җырчының хис-моң белән сугарылган җырлары күзләргә яшь китерде. Ришат көткән өметләрне аклады.

Айсылу Әминева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»