18.06.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният - аның яшәү рәвеше

Җырчы, композитор, актер, режиссер, кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе, Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Азамат Гыйльмановка һәрвакыт сокланып карыйбыз. Нечкә романтик та,  көчле рухлы иҗатчы да ул! Гүзәллекне ярату, сәнгатьнең көченә ышану мәдәният эшенә китергән дә инде аны. Кем белә, бәлки, һөнәр аны үзе сайлагандыр.

— Туган авылым Әсән кайчандыр Шәехзадә Бабичка гомер биргән. Урта белемне шушы авылда алдым, — ди Азамат Гыйльманов. — Мәктәп елларында сәнгатькә һәм сәхнәгә гашыйк Юлай Ишбулатов гитарада уйнарга, сәхнәдә үзеңне тоту осталыгына өйрәтте, төрле концертлар белән чыгыш ясадык. Бәйгеләрдән һәрчак жиңү белән кайттык. Соңрак авыл клубында вокаль-инструменталь ансамбль оештырдык. Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамладым.

Әсән клубында бераз эшләп алганнан соң, Минзәлә татар дәүләт драма театрына килдем. Тәүге спектаклем Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” әсәре буенча булды. Аңа башкалар өстәлде. Һәр куелган спектакльне үзем музыкаль яктан бизәдем, рәссамы дә булдым. Үзем уйнадым да.

Яшьлегем шулай үтте. Язмыш кушуы буенча ун еллап Эчке эшләр органнарында хезмәт салырга да, Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга да туры килде. Аннары Дүртөйлегә кайтып, кинотеатрда, Мәдәният йортында директор булып эшләдем. Хәзер район мәдәният бүлеген җитәклим.

Яңарак без Казанда үткән “Идел-йорт” халык театрларының XII төбәкара фестивалендә катнаштык. Анда Аяз Гыйләҗевның “Яра” повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтеп, жиңү яуладык. Бу әсәрне сәхнәгә Рәсим Ямалетдинов белән бергә куйдык. Шәп чыкты. Казан тамашачысы спектакльне аягүрә басып алкышлады. Жюри безне югары бәһалап, һөнәри театрлар белән тиңләп, күңелләребезне күтәрде.

Мәдәният өлкәсе — авыр, тынгысыз эш. Хакимият башлыгы Ренат Хәйруллин һәм башка җитәкчеләр даими ярдәм кулы суза, яңа башлангычларга дәртләндерә. Дүртөйле җире, гомумән, талантларга бай төбәк.  Бик моңлы, зирәк халык яши бездә! Ә без шушы талантларны ачыкларга һәм арытаба үстерергә ярдәм итәбез.

М. Мөсифуллин,  Р. Ямалетдинов, З. Заһидуллина һәм башкалар — төп терәк-таянычы Азаматның. “Без кабызган утлар”, “Изге ай”, “Әллүки”, “Асылъяр” кебек җыр-фольклор ансамбльләре дә районыбызның йөзек кашы. Һәр авылның үзешчән сәнгать коллективы бар. “Оста куллар” клублары эшли. Модельле китапханәләр дә нәтиҗәле хезмәт сала.

Азаматның гаиләсе дә үрнәкле, эш сөючән. Хатыны Фиса белән уллары Самат медицина өлкәсендә көч сала, кызлары Алиса әле мәктәптә укый.

Кыскасы, Азамат Хәмитҗан улының күңел балкышы безне дәвалап, нурландырып тора. Аның тормышы, яшәү рәвеше дә илһамлы, фәһемле, моңлы, матур бер җырга тиң. Азамат Гыйльманов кебек егетләребез тырышлыгы белән мә­дәниятебез үсәр, яшәр, рухи гый­бадәтханәгә әйләнер. Мин моңа ышанам!

Светлана Васикова.

Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»