13.06.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яшь “йолдызлар” монда кабына!

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә “Символ” театр студиясе уңышлы эшли

Бу мөкатдәс эшне “Нур” театры артистлары Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар оештырган. Әйткәндәй, аларның кызлары, шул ук театр артисткасы Әдилә дә яшь артистлар әзерләүдә катнаша. Сәнгать түгәрәгендә ничә бала шөгыльләнүе, укучыларның актерлык осталыгын ничек үзләштерүе хакында без артистлар гаиләсеннән сораштык.

– Махсус уку йортлары булса да, актерларны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк, – ди Лениза Мәүләви кызы. – Ирем белән бу хакта күптән уйланып йөрдек. 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисовка мөрә­җәгать иткәч, ул безнең тәкъдиме­безне шатланып хуплады. Безгә уку елы башында ук актлар һәм бию заллары тәкъдим иттеләр. Тиешле җиһазлар да бар.

Әлеге вакытта түгәрәктә 25 бала шөгыльләнә. Укучыларны сәхнәдә үзләрен кыю тотарга, җырларга өйрәтәбез. Артист матур итеп бии белергә дә тиеш. Бу бурычны кызым Әдилә үз иңенә алды. Классик әсәрләрдән башладык. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын сәхнәләштереп, Актанышта оештырылган сәнгать фести­валендә чыгыш ясадык. Бәйгедә Мактау грамотасына лаек булдык. Эшкуар Айрат Тяпаев тәкъдим иткән иркен автобуста истәлекле урыннарда да булдык. Киләсе уку елында сәнгать бәйгеләрендә югарырак казанышларга ирешергә исәп тотабыз. Моның өчен тиешле шартлар да, сәләтле укучылар да бар.

– Укучылар белән эшләү җиңел, –  диде Символ Гайнетдинов. – Алар һәр күнегүне тиз үзләштерә. Нәтиҗәләр дә ачык күренә. Дәрес саен балаларның яңа сәләтләре ачыла. Иң мөһиме –  алар авазларны ачык итеп әйтергә өйрәнә. Түгәрәк күптән түгел генә оештырылса да, беренче “йолдызчыгыбыз” да бар. Сигезенче сыйныф укучысы Камилла Якупова – коеп куйган артистка! Ул бүгеннән театрда теләсә нинди рольне уйный ала. Камилла артист һөнәрен сайласа, һичшиксез, югары казанышларга ирешәчәк.

Гимназиядә сәнгать түгәрәге оештыручылар мактауга лаек. Әлбәттә, “Символ” студиясендә шөгыльләнүче­ләр­нең барысы да артист булып китмәс, ләкин сәхнәдә алган сабаклар аларга тормышта кирәк булачак әле. Уңышлар сезгә, яшь артистлар!

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»