11.06.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Үз “Кобзон”нары да бар!

Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалында һөнәри белгечләр генә түгел, чын мәгънәсендә сәнгать осталары да әзерлиләр

Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә “Студент язы” XXI Бөтенрусия фестиваль-конкурсы үтте. Студент халкы барысына да җитешә: сессиясен дә тапшыра, спортта да югары нәтиҗәләргә ирешә, сәхнәдән дә төшми. Һәрхәлдә, Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалы студентлары шундыйлардан.

Биредә озак еллар “При­камье “ халык биюләре ансамбле (җитәкчесе —  Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре В. Дорофеев) эшли. Шулай ук “Богема” эстрада бию ансамбле (җитәкчесе — Д. Вавилов), “Маков цвет” урыс җыр­лары халык ансамбле (җи­тәкчесе — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Хафизова), “Diamonds” фитнес-төркеме (җитәкчесе —  Т. Вәлиева), “Дуслар” җыр ансамбле (җитәкчесе — А. Яфаева), “БЭГ”  театр студиясе (җи­тәк­чесе — В. Пирус), “Глория” эстрада җырлары халык ансамбле (җитәкчесе — Баш­кортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Р. Хафизова) уку йортының горурлыгы булып тора.

Быел “Студент язы” фестивале илнең төрле төбәк­ләреннән өч меңнән артык студентны җыйды. Конкурсантлар “Театр”, “Оригиналь жанр”, “Хореография”, “Музыка”, “Журналистика”, “Төбәк программалары” юнә­лешләре буенча көч сынашты. Башкортстаннан  фес­тивальдә кырыктан артык студент, шул исәптән БДУның Нефтекама филиалы студентлары катнашты. “Глория” эстрада җырлары халык ансамбле өченче урын яулады. Шулай ук республика фестивалендә Гран-при яулаган Ринат Салихҗанов та Русия күләмендә үткән чарада уңышлы чыгыш ясады.

Римма Хафизова җитәк­ләгән “Глория” ансамбле университет филиалы ачылган елдан бирле эшли. Римма Мәүлит кызы эшкә бар тырышлыгын, сәләтен, күңел җылысын бирә. Шунлыктан нәтиҗә дә бар — ансамбль бик күп бәйгеләрдә җиңү яулады.

— Студентлар — беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүче, тырыш, уңган, сәләтле халык. Алар белән эшләү күңелле. Ансамбльдә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар уку йортында, тирән белем туплау белән бергә, җыр сәнгате буенча да осталыгын камил­ләштерә, — ди Римма ханым.

“Глория”нең репертуары бай, алар эстрада җырлары белән беррәттән рок, джаз башкара, патриотик җырларга зур игътибар бирә.

Ә Ринат Салихҗанов үзен инде бик күп бәйгеләрдә танытып өлгергән җырчы. Аның искиткеч көчле, матур тавышын Иосиф Кобзон белән дә, Мөс­лим Магомаев белән дә чагыштыралар. Моңарчы урыс телен­дә генә җырлаган Ринат быел “Дуслык моңы” бәйгесендә үз көчен сынады. Ул татар телендә  җыр башкарды һәм мәртәбәле конкурста икенче урын яулады.

Егетләр һәм кызлар фестивальдә алган тәэссо­ратлары белән уртаклашты.

— Без  урамнардан зур горурлык белән Башкортстан флагын күтәреп үттек. Шунысы шатландырды — фестивальне карарга Ульяновскида яшәүче якташларыбыз килгән иде, аларның алкышлары безгә көч биреп, дәртләндерде, — ди өченче курс студенты Айдар Мусин.  

— Фестивальгә әзерләнү бик күп вакытны алса да, без үзебезне сәхнәдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Һәр чыгыштан без илһам алабыз, — ди булачак тарихчы Алиса Садыйкова.

Студентлар университет кысаларында иҗади үсеш өчен киң мөмкинлекләр тудыручы уку йорты коллективына, аеруча аның директоры Октябрь Вәлитовка зур рәхмәтләрен белдерде.

Гөлнара Гыйлемханова.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»