05.06.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

“Сәфәр” данлы юлда!

Туймазылылардан: “Сездә иң билгеле бию коллективы нинди?” дип сорасаң, алар, һичшиксез, “Сәфәр!” дип җавап бирәчәк. Чыннан да бу үрнәкле хореография ансамбленең даны күптән инде Туймазыдан читтә, республикага һәм башка төбәкләргә дә таралган.

Ансамбль 2005 елда оештырылып, бүген 120дән артык  яшь биючене берләштерә. Коллективка Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнеәхмәт Зарипов җитәк­челек итә.

— Мине Туймазы шәһәренә хакимият башлыгы Рәшит Хәйруллин чакырып алды, — ди  Миңнеәхмәт Хатыйп улы. — Моңа кадәр ун ел Агыйдел шәһәрендә эшләдем. Анда оештырган “Яшьлек” коллективы да Русиядә иң яхшылар исәбендә иде. “Яшьлек” белән республика, Русия күләмендә узган конкурс-фестивальләрдә катнаштык, чит илләрдә булдык.

Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелергә тиеш иде. Әмма ул төзелмәде һәм халык шәһәрдән китә башлады. Бик сыкрап булса да миңа да шәһәрдән китәргә туры килде...

Туймазыда исә колач җәеп эшләр өчен бөтен шартлар бар. Шәһәр хакимияте зур ярдәм күрсәтә. Үзебез дә тырышабыз, әлбәттә. Зур гына җиңүләребез бар.

Хәзер инде җиңүләр хакында. Кайберләрен генә санап китик:

* “Агыйдел дулкыннары” халыкара фестивальдә (Агыйдел шәһәре) җиңү;

* “Җиңү салюты” халык иҗа­ты III республика фести­валендә (Уфа) лауреат исеме;

* “Салават җыены” республика фольклор бәйрәмендә җиңү;

* “Зур Урал” республика конкурсында (Нефтекама шәһәре) беренче премия лауреаты;

* “Бие, Идел буе!” Бөтен­русия конкурсында (Пенза шәһәре) беренче дәрәҗә лауреат исеме;

* “Нева йолдызлыклары” ачык хореография гомуммилли яшь талантлар конкурс-фестивалендә (Санкт-Петербург шәһәре) гран-при, диплом, кубок;

* Фәйзи Гаскәров исе­мен­дәге призга халык биюләре ансамбльләре төбәкара фес­тивалендә (Уфа) беренче урын;

* “Җир шары — уртак йортыбыз” балалар музыка иҗаты XII халыкара фестивалендә җиңү;

* “Диңгез бризы” яшь талантлар халыкара конкурс-фестивалендә җиңү (Сочи шә­һәре);

* “Идел йолдызлыклары” балалар һәм үсмерләр иҗаты ачык Бөтенрусия гомуммилли конкурс-фестивалендә (Самара) гран-при һәм “Халык бию­ләре” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме...

Болар — җиңүләрнең бер өлеше генә. Аларның һәр­кайсы артында зур хезмәт ята.

— 2008 елда “Бию квартеты” ассоциациясе “Сәфәр”не Русиядә иң яхшы коллектив дип тапты, — ди җитәкче, аеруча горурланып. — Безне Чайковский залында диплом белән бүләкләделәр. Миңа да  Башкортстаннан берүземә “Душа России” дигән Русия Хөкүмәте премиясе бирелде.

— Дәресләрегездә “чебен дә очмый”. Усал булырга туры киләдер? — дип кызыксынам мактаулы укытучыдан.

— Әйе, — ди ул. — Һәрчак елмаеп һәм баштан сыйпап кына биюгә өйрәтеп булмый. Бию көчле дисциплина таләп итә. Бигрәк тә залда 30-40 бала шөгыльләнгәндә, тәртип булдыру авыр. Гадел кырыслык файдага гына. Кайчак хәтта күнегүләр залыннан куып та чыгарырга туры килә, кайтып уйланалар да яңадан киләләр. “Родина” Мәдәният сараенда яхшы бию залыбыз бар. Анда дүрт яшьлекләрдән алып тугызынчы сыйныфта укучыларга кадәр берничә төркем шө­гыльләнә. Кызганычка каршы, өлкән сыйныфлар бездән “ки­тә”. Алар имтиханнарга әзер­ләнергә, репетиторларга йөрер­гә тиеш, биюгә вакытлары калмый.

Үсеп җиткән тәрбияләнү­челәрен шулай моңаеп озата укытучы. Әмма остазларыннан китсәләр дә, балаларның күңе­лендә бию мәңгелеккә кала. Елъязмасы алтын хәреф­ләр белән языла баручы “Сәфәр”не дә горурланып, сагынып, яратып искә алачак әле алар. Ә күпләр өчен “Сәфәр” — сәхнәгә илтүче юл башы, көчле һәм ышанычлы мәктәп тә. Уңыш телик “Сәфәр”гә!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»