01.06.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Милли моңнарыбыз булып дуслык күгәрчене талпынды!

Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала

Күгәрченнәр кайда гөрли? Ык буйларында, Морадым тарлавыгында, Маяк тауда, Кызыл ташта... Әйе, илгә тынычлык теләп, дуслык җыры таратучы кошкайларны кайда да үз итәләр. Ә инде Башкортстанның көньяк капкасы булган районда бигрәк тә. Күгәрченнәрдәй тыйнак, матур, тату халык яши биредә. Утыз меңгә якын кеше яшәүче төбәкне утыздан артык милләт вәкиле үз иткән. Аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык чагылыш тапты.

Бу көнне, ерак араларны якын итеп, башкалага Күгәрчен районыннан зур олау килде. Сәнгать осталары әзерләнгән арада, фойеда күргәзмәләр оештырылды. Аларның һәркайсын бер үзенчәлек аерып торды.

Рәмилә Хәкимова җитәкләгән үзәк район китапханәсе шушы төбәккә генә хас мамык шәлләр алып килгән. Алар урындагы кәҗә мамыгыннан, буыннан-буынга күчеп килүче бизәкләр белән нәкышләп бәйләнгән. Шунда ук күренекле якташларга багышланган стенд та урын алган. Күгәрченлеләр гаять җаваплы чорда якташларының республикага идарә итүен зур горурлык белән телгә ала. Ходайбирде авылыннан Шаһит Ходайбирдин һәм Башкортстанның беренче Президенты — Тәвәкән авылыннан Мортаза Рәхимов республика тарихында тирән эз калдырдылар. Туембәттә дөньяга килгән Башкорт­станның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның 60тан артык китабы башкорт һәм башка телләрдә нәшер ителгән. Татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевның нәсел тамырлары исә Ибрай авылына барып тоташа. Шушы һәм башка тарихи шәхесләр турындагы күргәзмә янында халык аеруча күпләп җыелды.

Кул эшләре күргәзмәләре дә үзенчәлекле. Морактагы Үзәк балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр чын сәнгать әсәрләре тудырган. Аларның җитәкчесе Альбина Ладыженко һәр баланың иҗади мөмкинлек­ләрен ачарга, аларны үстерергә мөмкин дигән фикердә. “Күргәзмә — үзмаксат түгел, — ди ул. — иң мөһиме — безнең балалар­ның күңел күзе сукыр булмасын, алар матурлыкны да күрә белсен!”

Йомагуҗа авылындагы приютта тәр­бияләнүче балаларның язмышы, аңлашыла,  җи­ңелдән түгел. Алар күңеленә гүзәллек орлыклары салу аеруча мөһим. Шуңа да биредә кул эшләренә аеруча зур игътибар бирелә. Шушы ук авылдан шә­җәрәләр күргәзмәсе дә игътибарга лаек. Аны оештыручы — модельле китапханә җитәк­чесе Зәйтүнә Әбдерәшитова, нәсел тамырларын барлап, “Йомагуҗам — горурлыгым минем” дигән китап та язган. Менә шундый матур да, фәһемле дә күргәзмә әзерләгән күгәр­ченлеләр.

Бәйрәм сыйсыз булмый дигән кебек, күгәрченлеләр башкала халкын тәмле ризыклар белән дә сөендерде. “Тәвәкән” җәмгыятеннән сөт ризыклары, “Атлант” җәмгыятенең ысланган балыгы, шәхси эшкуар Ләлә Фаткуллинаның сыр һәм кымызы сатып алучылар күңеленә хуш килде. Тамашачыларны фойеда ук Морак балалар сәнгать мәктәбенең “Моңдәрья” халык уен кораллары ансамбле каршы алды.

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” унберенче тапкыр сәхнәгә чыкты, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында шулкадәр районны кабул иттек. Тамашалар чын мәгънәсендә халык бәйрәменә, дуслык тантанасына әйләнде. Күпләр аны кече сабантуй дип тә бәяли. Чыннан да, җырлы кичләребез гади концертка гына кайтып калмый. Бу көнне башкалада яшәүче якташлар очраша, район республика күләмендә уңышлары белән урткалаша, якташлар оешмасы төзи. Аның тагын да бер мөһим максаты — ул республикада яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык күперен ныгытуга хезмәт итә. Әлегә кадәр булган концертларда татар,  урыс, башкорт, удмурт һәм башка милләт халыкларының сәнгать осталарына киң  мәйдан бирелде. Киләчәктә марилар күпләп яшәүче Мишкә, Калтасы районнарын да әлеге проектта катнаштыру максатын куябыз.  Күгәрчен районы — күпчелек башкорт халкы яшәүче төбәк. Шул сәбәпле татар телендә чыгучы гәзитнең башкорт районын кунакка чакыруына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды.  Ничек кенә булмасын, концерт югары дәрәҗәдә үтте! Бу көнне республика күгендә чын мәгънәсендә тынычлык һәм дуслык күгәрчене талпынды!

Концертны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Мәүлетколов җитәкчелегендәге халык тынлы оркестр чыгышы ачты. Яшерен-батырын түгел, күпчелек районнарда мондый оркестр оештырырдай белгечләр, аңа инструментлар табып, музыкантлар тәрбияләүчеләр юк. Күгәр­ченлеләр “Олы Ык буенда” композициясен бер сулышта башкарып чыкты. Оркестр составында тәҗрибәле музыкантлар да, инструмент артыннан баш түбәсе генә күренеп торган балалар да бар. Аларның көй ритмын тоеп, аннан тайпылмыйча башкару осталыгы таң калдырды. 

Гомумән, Күгәрчен районының мәдәни тормышы бик күп асыл үзенчәлекләргә ия. Әйтик, үзешчән сәнгать коллективыннан үсеп чыккан данлыклы әһелләр байтак, ә менә республиканың халык артисты исеменә лаек булып та, шушы коллективтан читләш­мәгәннәр, аны зуррак сәхнәләргә алыштырмаганнар башка төбәкләрдә бармы икән? Газим Ильясов исә бу җәһәттән күпләргә үрнәк була ала. Шуңа да районда да, республикада да, хәтта башка төбәкләрдә дә аңа хөрмәт зур. Ул башкарган “Күгәрченем — газиз җирем” җырын тамашачы, кайда яшәвенә карамастан, үз итә.

Бию сәнгате районда аеруча нәтиҗәле үсешә. Бик күп еллар бу өлкәне Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Хөснетдинова җитәкли. Ул тәҗрибәле остаз, шуңа да аның укучыларын республикада  яхшы беләләр. “Баек-2012” республика балалар бию бәйгесе лауреатлары Рәмзил Сәфәргалин, Рәмзил Аетколов, Айгиз Гомәров һәм Ибраһим Байназаров исеме күпләргә яхшы таныш. “Яугирләр биюе” белән “Нур” сәхнәсенә чыккач та алар алкышларга күмелде. Аларның бию осталыгы гына түгел, үзләрен сәхнәдә чын бөркеттәй ышанычлы тотулары да таң калдыра. Йомагуҗа балалар сәнгать мәктәбенең “Чулпан” балалар үрнәкле бию ансамбленең дә дәрәҗәсе югары. Алар башкаруында “Җиде кыз” биюен тамашачы тын да алмый карады. Югары сәнгать әсәрен башкаручылар салмак, бердәм элементлар белән тамашачы күңеленә үтәрлек итеп җиткерде. Бу катлаулы биюне башкаручы коллективлар күп түгел, дөресрәге аны Фәйзи Гаскәров куйганча бик сирәкләр генә сәхнәгә чыгара. Йомагуҗа кызлары исә шушдый сәнгать югарылыгы күрсәтте. “Баек-2012” республика балалар бию бәйгесендә Гран-при яулаган Морак балалар сәнгать мәктәбенең “Грация” балалар үрнәкле бию ансамбле башкарган “Өч түмәр” биюе исә, җирлекле булуы белән сокландырды. “Игезәкләр” биюен тормышта да игезәк Гөлсирин, Гөлҗимеш, Гөлйөзем Ибра­һи­мовалар башкарды. Кызларның үзләренә генә мәгълүм эчке кичерешләре бию хәрәкәтләренә дә күчеп, тамашаны онытылмаслык итте.

Күгәрчендә балалар гына бии икән, димәгез, өлкәнрәкләр дә өзә баса биредә. Гүзәл һәм Айдар Искужиннар, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Әбүбакиров, Илүзә һәм Илгиз Нигъ­мәтуллиннар башкорт һәм татар бию­ләрен башкарып, залдагылар күңелен әсир итте.

Концертның тагын бер үзенчәлеге — ул югары дәрәҗәдә башкарылган инструменталь әсәрләр. Алда тынлы оркестр һәм “Моңдәрья” халык уен кораллары ансамбле белән таныштырып үттек. Төбәкара конкурслар лауреаты, район мәдәният йортының “Баембәт” төркеменең башкорт халык көйләренә тезмәсе дә башкала тамашачысы өчен зур ачыш булды. Линар Сәйфуллин җитәкчелегендәге бу коллектив курай, думбра, барабан, гармун, гитара һәм башка инструментларда башкарган әсәр өзләү белән дә баетылды.

Программаның тагын бер чагу бизәге — гармун моңнары. Фатих Ихсанов исемендәге “Моңга бай гармун бәйрәме-2013” республика бәйгесендә Гран-при иясе Рәфыйк Котлы­гуҗин һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ришат Бәдретдинов кулында тальян бу көнне сандугач булып сайрады.

Әлбәттә, халык иң көтеп алган концерт номерлары — ул җырлар. Гөлнара Ягафә­рова, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Нәгыйм Нуриманов, “Миләш” вокаль ансамбле, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Мәдинә Рәхмәтул­лина, Урал Бикташев һәм Рим Әбүбакиров, шулай ук Зөлфия Илмөхәммәтованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Мин­зилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге “Эн­җеләр” халык фольклор ансамбле башкарган “Күгәрчен такмаклары” исә якташларны туган якларга алып кайткандай булды. Ә инде Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галим Кинҗәбулатов җитәкче­легендәге “Кызыл мәчет” төркеме чыгышыннан соң зал “гөр” килде.

Әйткәндәй, егерме елдан артык халыкка хезмәт итүче әлеге коллективның “Кызыл таң” гәзите белән дә бәйләнешләре ныклы. Бу — исемнәрдәге аваздашлык кына түгел. Туксанынчы елларда республика халкы бу төркем белән  ныклап нәкъ безнең гәзит аша танышты. Рәхмәт йөзеннән, егет­ләр редакция коллективына махсус бүләк әзерләгән — алар Ык буе татарларының “Суда балык оялый” җырын башкарды.

Менә шундый бай эчтәлекле программа белән чыгыш ясады күгәрченлеләр. Затлы костюмнар, яхшы инструментлар, иҗат куәтен елдан-ел арттыра баручы коллективлар, мактаулы исемнәр йөр­түче башкаручыларның күп булуы да —  районда мәдәнияткә җитди игътибар бирелүе турында сөйли.

 


Октябрь ВӘЛИТОВ,

Башкортстан дәүләт университетының

Нефтекама филиалы директоры:

— Якташларымның “Кызыл таң” проектында катнашуы мәдәни чара гына түгел, район җитәкчеләренең акыллы, дөрес милли сәясәт үткәрүе турында да сөйли. Бу очрашу халыклар дуслыгын тагын да ныгытуга, районны республика күләмендә киңрәк танытуга хезмәт итүенә шигем юк.

 


— Районыбыз күпмилләтле, — диде бу уңайдан хакимият башлыгы Фәрит Мусин. — Без һәр халыкның рухи ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерергә тырышабыз. “Кызыл таң” чакыруы буенча алып килгән бүгенге тамаша да шуның ачык дәлиле.

Тамаша район мәдәният бүлеге эшчәнлегенең нәтиҗәлеле­ген дә күрсәтте. Аның начальнигы Рәмзия Хөснуллина, мәдәният йортындагы методик берләшмә җитәкчесе Альбина Григорьева әзерлек башыннан концерттагы соңгы аккордка кадәр  һәр чараны алдан уйлап, үлчәп, башкала тамашачысы зәвыгын канәгатьләндерерлек итеп оештырды. Фонограммага авыз ачып торган кайбер җырчылар оештырган концертлардан аермалы буларак, Күгәрчен районы сәхнә осталары катнашлыгындагы “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” чын мәгъ­нәсендә җанлы булуы белән хәтердә калды.  Тамашачы район артистларын көчле алкышларга күмеп, яңа очрашуларга өметләнеп озатты.

Ә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты республика буйлап сәяхәтен дәвам итә. Аның күчмә вымпелын Күгәрчен районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә Юнысова Чакмагыш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыевка тапшырды. Җәйге яллардан соң, октябрь аенда Уфа “Нур” татар театры бинасында чакмагышлылар балкыячак.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»