28.05.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Менә, ичмасам, концерт!

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов концертлары мәдәниятле, югары зәвыклы, нечкә хисле тамашачыга йөз тота. Монда дорфа юмор да,  тозлы-тозсыз сүзләр дә ишетмәссең. Йомшак бәрхет тавыш сине моң дулкынында тирбәтеп кенә калмый, тормыш мәгънәсе, яшәү кадере, мизгел гаме,  дөнья һәм мәңгелек  алдында бурычлар турында уйландыра, еракта калган мәхәббәтне искә төшерә, сөюнең мәңгелегенә, тормышның матурлыгына инандыра.  Гадәти тормыш мәшәкатьләреннән арыган тамашачы шуңа да Айдар Галимов концертларыннан ял итеп, зур канәгатьлек белән кайта.

Җырчының “Бер мизгел” дип аталган концерт программасын Уфада ноябрь аенда да караган идем. Ак чәчәкләргә төренгән май аеның илаһи бер кичендә Яшьләр мәдәният сараенда шушы ук программа янә тамашачыларны җыйды. Ләкин инде бу юлы ул  күпкә баетылган,  мәгънәви һәм фәлсәфи яктан тагын да тирәнәйгән иде. Залда   күренекле композитор  Салават Низаметдинов булу да концертның гадәти булмаячагын вәгъдә итте. Менә сәхнәгә сабыйлар чыкты. “Айдар” театр-студиясе каршындагы инде 12нче ел эшләп килүче Вера Романова җитәкч­елегендәге “Салют” балалар хореография студиясенә йөрү­челәр икән алар. Шушы студиянең вокал төркеме Айдар Галимов белән берлектә Салават Низаметдиновның “Тик-так килә сәгать” җырын гаҗәеп күңелле  итеп башкарды.  Мәшһүр композиторның һәм кү­ренекле җырчының балаларга искиткеч зур бүләге булды бу. Тамашачы чыгышны көчле алкышларга күмде. Әлбәттә, биредә балалар вокаль мәктәбе җитәкчесе Юлия Кәримованың да зур хезмәт өлеше бар.  Концертта 5-14 яшьтәге йөзләгән бала катнашты. Алар төрле төстәге шарлар очырды, тамашачыга балачак иле сәламен җит­керде.

Айдар Галимов авторларга, иҗатташ­ларына гаҗәеп игътибарлы, ихлас мөнә­сәбәттәге, рәхмәтле кеше. Шуңа күрә дә аның белән шагыйрьләр дә, композиторлар да бик теләп эшли.  Ике арадагы рухи якын­лык, теләктәшлек халыкчан җырлар тууга этәргеч бирә дә инде. Мәсәлән,  композитор Оскар Усмановның Казанда яшәүче талантлы яшь шагыйрь Рәмис Аймәт  сүзләренә язган “Син минем җанымның яртысы” җыры Айдар Галимов иҗатының гына түгел, татар җыр сәнгатенең  алтын баганасына әверелде. Бу юлы да балалар коллективы катнашлыгында әлеге җыр яңгырады.  Шушы ук авторларның “Пар аккошлар”ы да  концертны көчәйтте.

Җыр тирән мәгънәле, уңышлы булсын өчен шагыйрьнең, композиторның һәм башкаручының рухи бердәмлеге кирәк. Концертта   шагыйрә Ләйсән Кәшфи сүз­лә­ренә  язылган җырлар да яңгырады. Алар арасында “Кадерле җан” җыры (композитор Руслан Кәримов) күңелгә үтеп керде.

Әлбәттә, тамашачы дөньяви мәш­әкатьләрдән бер мизгелгә булса да арынып, рәхәтләнеп ял итсен өчен концерт күңелле дә, шаян да булырга тиеш.  Татар халык җыры “Өммег­өлсем” бу юлы тамашачыга аеруча көчле тәэсир итте.  Җыр барышына тамаша залында дәртләнеп биергә төшүчеләр дә булды. Айдар Галимовның илаһи тавышы, аның халыкка булган мәхәббәте, уңай тәэсире  тамашачыны әсир итте. Күңелле ял нәкъ шулай булырга тиештер дә!

Бу концертның тагын бер үзенчәлеге — шушы коллективта эшләүче артист­ларның яңа әсәрләре яңгырады. Күп җырлар авторы, талантлы җырчы Гөлнара Хәсәнова, автор-башкаручы Руслан Кәримов соңгы чорда аеруча дәртләнеп иҗат итә. Үз әсәрләрен җылы килеш алар тамашачы хозурына алып чыга.

Гадәттә, концерт тәмамлануга,  тамашачы ишеккә ташлана иде, ә биредә, киресенчә, Айдар Галимов җырларыннан дәртләнгән, халык ишеккә таба түгел, сәхнәгә, артист тарафына юнәлде. Халык җырчысы өчен моннан да зуррак бәһа булуы мөмкинме?

Миңниса Хөснетдинова,

укытучы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»