16.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Нуриев фестивале башлана

17-24 апрельдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында XIX халыкара Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале уза. Ул  ХХ гасыр балет даһиеның 75 еллыгына багышлана.

Чара традицион рәвештә биюченең барельефына чәчәк салудан башланачак. Шулай ук беренче көнгә ике күргәзмә планлаштырылган.

Кич фестиваль тантаналы рәвештә “GAUDEAMUS-гала” дигән концерт белән ачылачак. Анда Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы укучылары белән Уфа балет сәхнәсе йолдызлары чыгыш ясаячак.

Нуриев тантаналарының икенче һәм өченче көннәрен Лилиана Кози труппасы (Италия) бизәячәк. Алдагы көннәрдә исә тамашачылар игътибарына Людвиг Минкусның “Баядерка”, “Дон Кихот” әсәрләре, Адольф Аданның “Жизель” спектакле тәкъдим ителә. Һәр кичәгә билгеле кунаклар чакырылган. Әйтик, “Баядерка”да — Мариинка театры биючеләре, “Дон Кихот”та — Берлин дәүләт операсы солистлары, “Жизель”дә — Кытай милли балеты йолдызлары, балет кичәсендә “Мәскәү” Урыс камерный балеты белән илнең яшь биючеләре катнашачак.

Фестиваль дөнья сәхнәсе йолдызлары һәм Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының иң яхшы биючеләре катнашлыгында зур гала-концерт белән тәмамланачак.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»