12.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәлам сиңа, “Ак пароход”!

Күптән түгел Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Ак пароход” спектакленең премьерасы үтте. Инсценировка авторлары — театрның художество җитәкчесе Олег Ханов һәм Линас Мариюс Зайкаускас (Литва), рәссамы — Альберт Нестеров, костюмнар һәм курчаклар буенча рәссамы — Маргарита Мисюкова, ком графикасы рәссамы — Руслан Мәгалимов, композиторы — Урал Иделбаев, хореографы — Чулпан Аскарова.

...Вакыйга бәләкәй генә кордонда бара. Анда барлыгы өч гаилә яши. Һәр гаиләнең үз шатлыгы, үз фаҗигасе. Төп герой — әти-әнисе хакында бернәрсә дә белмәгән бәләкәй Малай (Айнур Ситдыйков һәм Фәнис Рәхмәтов башкаруында). Аңа инде җиде яшь тулган. Ягъни, дөньяга мөкиббән китеп, уй-хыялларга башы белән чумган чагы. Шуңа карамастан, дөньяның ачысын-төчесен дә татырга өлгергән. Тик ул бу тормыш ваклыкларына, кытыршылыкларына күнегә алмый, дөньяны башкачарак корырга хыяллана.

Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган картәтисе Момунның (Олег Ханов) изгелегенә барысы да көлеп каравы, аның бу тырышлыгын бәяләмәүләре Малай өчен үтә сәер тоела. Бикәй апасын (Светлана Хәкимова) аның ире Ырыскол (Илфат Юмагулов һәм Илдар Сәетов) тукмап торуы аптырата... Җитмәсә, Момун, кызының тукмалуларын, һәрвакыт күгәргән йөзен күрсә дә, кияве алдында “калтырап” тора, эчеп, исереп кайткан Ырысколга аттан төшәргә ярдәм итәргә ашыга — боларын инде Малай бөтенләй аңламый.

Момунның хатыны Карчык (Гөлли Мөбәрәкова һәм Тәнзилә Хисамова) бу йортта күптән яшәмәсә дә, барысын үз кулына алып, үз кануннарын урнаштырырга өлгергән. “Бездә һава торышы еш алышына — әле аяз, әле болытлы, әле яңгыр, әле боз ява. Бу Карчык та нәкъ шундый: берчә яхшы күңелле, берчә усал, ә кайчак ни дип әйтергә дә белмәссең”, — менә ничек сурәтли аны Малай.

 “Үги баланы күпме генә ашатып-эчермә, аннан яхшылык көтәргә түгел”, — ди Карчык.  Малай моның дөрес түгеллеген тирә-яктагыларга исбат итәргә тырыша: “Мин бит ят бала түгел, һәрвакыт картәтием белән яшәдем. Ул Карчык — үзе ят кеше,  безгә соңыннан килде, шуннан мине ят бала, дип йөртә башлады...”

Һәркемнең үз мәшәкате, үз хәсрәте һәм үз шатлыгы. Шуларның барысын да күңеленнән үткәреп, күзәтеп йөргән Малайның хыялында һәрвакыт яңачарак, бәхет­лерәк тормыш килеп баса. Тик нигә шулкадәр рәхимсез бу тормыш кануннары?..

Спектакль шул ягы белән үзенчәлекле — монда тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек яңалыклар байтак. Мәсәлән, Малайның күңел дөньясы курчаклар аша гәүдәләндерелә.

Спектакльне башыннан азагынача театр оркестры бизи, бу тамашаның тәэсир­лелеген көчәйтә: Ырыскол ат белән кайтып кергәндә барабан суксалар, Малайның күңел дөньясын чагылдырган урыннарда талгын, тыныч көй агыла.

Спектакльне ком графикасы ярдәмендә бизәү дә Малайның эчке дөньясын ачуга юнәлтелгән.

Сәхнәнең бер як читендә Хикәяче (Фиргать Гарипов һәм Артур Кунакбаев) вакыйгалар барышы белән “эш итә”: я оркестрга көй башларга әмер бирә, я спектакльгә өстәмәләр кертә.

Момун картның буасы да “чын”: сәхнә алдындагы суда Малай башта чума-чума чыныкса, спектакль азагында шуның төбенә китә.

Бу спектакль тамашачыны тетрәндерә дә, чөнки аянычлы язмышлар, тормышның катлаулы яклары биредә бик ачык чагыла.

Рита Хәсәнова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»