10.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яз керде күңелләргә

Соңгы айларда республикабызның театр тормышында әһәмиятле вакыйгалар күп булды. Премьера спектакльләреннән тыш, сәхнә осталарының юбилей кичәләре, бенефислар, “Театр язы” фестивале үтә.

29 мартта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русиянең, Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Нурия Ирсаева үзенең күркәм юбилеен кабатланмас һәм үзенчәлекле итеп билгеләде.

Юбилей бенефисының беренче бүлегендә Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз!” драмасы буенча бер актлы лирик-романтик рухтагы спектакль уйналды. Төп геройлар Галимулла белән Миләүшәнең, язмышлары аерым булса да, ничәмә ел күңелләрендә йөрткән мәхәббәтләре хакында сөйләүче, сөю, тугрылык, яшәү хакындагы матур бер җыр кебек тамаша булды ул. Спектакльнең финалы, әлбәттә, бәхетле тәмамланды — сихри мәхәббәт яра-чирләрне дәвалады. Үзе шаян, балаларча ихлас, үзе җитди Галимулла ролен Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев, ә Миләүшә ролен, һәрвакыттагыча мәхәббәтле, тирән хисле, моңлы Нурия Ирсаева башкарды.

Юбилей бенефисының икенче өлеше дә беренчесенең дәвамы булды: Нурия Ирсаеваны күркәм юбилее белән котларга дуслары, коллегалары, туганнары, хәтта ул уйнаган спектакльләрдән төрле образлар җыелды.

Әллә күпме чагу рольләре, кабатланмас моңлы тавышы белән тамашачының күңелен әсир иткән сөйкемле, соклангыч, мәңге яшь һәм ачык Нурия Исхак кызының юбилей бенефисында зал шыгрым тулы булды. Бу — актриса өчен иң зур бәя.

Арытаба да халыкны шулай сокландырып, яшәргә һәм яшьнәргә, яңадан-яңа матур рольләр уйнарга язсын Сезгә, Нурия Исхак кызы!

Рәмилә Яһүдина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»