09.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Машина Илешкә юлланды

“Дуслык моңы-2013” Халыкара татар һәм башкорт җырларын башкаручылар бәйгесенең үзенчәлекләре күп булды. Беренчедән, ул быел 15нче тапкыр үтте. Икенчедән, аңа канат куйган Нефтекама шәһәренә дә 50 яшь тулды. Өченчедән, быел бәйгегә моң алиһәсе — татар һәм башкорт җыр сәнгатен яңа үсеш баскычына күтәргән күренекле шәхес Фәридә Кудашева исеме бирелде. Дүртенчедән, яшь җырчыларны Республика Президенты Рөстәм Хәмитов үзе тәбрикләде.

— “Дуслык моңы” фестивале Нефтекаманың визит карточкасы булып тора. Фестивальгә данлыклы җырчыбыз Фәридә Кудашеваның исемен бирү —  аның тарихында зур вакыйга. Бу — якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү белән бергә, фестивальнең төп максатын да билгели. Чөнки Фәридә апа ике тугандаш халыкның мәдәниятен якынайтуга, үстерүгә гаять зур өлеш кертте, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.

Фестивальгә быел республи­каның бик күп шәһәр һәм районнарыннан, Русия төбәкләреннән: Татарстаннан, Чиләбе, Пенза, Ырынбур, Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан, Казахстан республикаларыннан, Төркиядән җырчылар килде. Күпчелеге —16-20 яшьлекләр. Төрле төбәкләрдә гомер кичерүче милләт­тәшләребезнең  туган телне һәм милли мәдәниятне шулай күз карасыдай саклавы, әлбәттә, сокландыра.

З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазина җитәкләгән  мәртәбәле жюри өч көн дәвамында конкур­сантларны тыңлады. Өч көн буе бәхәс тынмады, чөнки, жюри әгъзалары бил­ге­ләвенчә, быел фести­вальгә бик күп талантлы яшьләр җыелган.

Фестивальне ябу тантанасында тамашачыларны һәм конкурсантларны  мәдәният ми­нистры Әминә Шәфыйкова һәм Татар­станның мәдә­ният министры урын­ба­сары Гүзәл Нигъмәтуллина да сә­ламләделәр. Арытаба бүләкләү тантанасы башланды. Беренче урынны Нефтекамадан Ринат Салихҗанов һәм Казаннан Фәридә Сөнгатова бүлеш­теләр.

Икенче урынны дүрт җырчы алды, ә өченчелек берьюлы биш кешегә бирелде. Икенче урынга Уфа, Яр Чаллы, Бишкәк шәһәрләреннән, Учалы районыннан  килгән җырчылар чыкса, өченче урынны Татарстан җырчылары һәм Шаран районыннан килгән конкурсант үзара бүлеште. Моннан тыш, оештыручылар “Татар һәм башкорт җырларын саклаган өчен”, “Халык җырларын эшкәртүдә һөнәри осталык өчен” номинацияләрен булдырды, шулай ук Нефтекама шәһәре хакимиятенең, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыкларының махсус бүләкләре тапшырылды.

Тамашачылар зур дулкынлану белән гран-при бүләге — “Лада” машинасын яулаучыны игълан итүләрен көтте. Бу югары исемгә Илеш районыннан Илнар Шәрәфетдинов лаек булды. Илнарга нибары 17 яшь, ул Дөмәй авылында туган һәм әти-әнисе белән шунда яши, быел мәктәпне тәмамлый.

— Үз-үземне белгәннән бирле җырлыйм. Аеруча Салават Фәтхетдинов репертуарындагы җырларны яратам, сәхнәгә шулар белән чыктым да инде. Соңрак репертуарны халык җырлары белән баеттым. Җырларга  мине әнием өйрәтте, репертуарны сайларга да ул булыша,  репетицияләр күпчелек өйдә үтә. Җиңү турында уйламадым, чөнки конкурсантлар арасында көчле һәм моңлы тавышлы егет-кызлар бик күп иде, — ди Илнар.

Бәйгедә егет “Хәмдия”, “Каһым түрә”, “Әдрән диңгез” кебек халык җырларын башкарды. Әйткәндәй, гаиләнең әлегәчә үз транспорты булмаган, шуңа күрә яңа “Лада” автомобиле Шәрәфетдиновлар өчен бик зур матди дәртләндерү чарасы да булып тора.

— Безне быел җырчыларның репертуары шаккатырды. Инде югалып барган, сирәк җырларны сайлаулары бер аптыратса, аларны зур осталык белән башкарулары янә таң калдырды. Конкурсантларның берсе дә югалып калмас, сәнгатьтә үз урынын табар, дип ышанабыз, — диде Миләүшә Мортазина.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да бәйгене югары бәяләде.

— Безнең җырларыбыз да, моңнарыбыз да уртак. Ә инде фестиваль ике арадагы дуслык күперен тагы да ныгыта. Алай гына да түгел, ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне туплый, берләштерә, шуңа күрә фестивальгә озын гомер телисе килә, — диде ул.

Фестивальне ябу тантанасы тамашачыларга бик күп күңелле минутлар бүләк итте. Чарада татар һәм башкорт эстрадасының якты йолдызлары — Рөстәм Маликов, Идрис Газиев, Зөһрә Сәхәбиева, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дамира Сәетова, Рөстәм Гыйззәтуллин, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи чыгыш ясадылар.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»