06.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Туган якка мәхәббәт белән

Альберт Хәбибуллин, Геннадий Топольников һәм Раил Мусин. Районның күренекле шәхесләре — рәссам Геннадий Топольников һәм фоторәссам Раил Мусинның хезмәтләре якташларына гына түгел, Туймазы, Октябрьский шәһәрләре, Чакмагыш, Бүздәк районнарының сәнгать сөючеләренә дә яхшы таныш. Күптән түгел “Тирә-як мо­хитне саклау елы” кысаларында, Бәләбәй шәһәре му­зее­ның залында да бу ике останың иҗатына багышланган күргәзмә ачылды.

— Без еш кына төрле шә­һәрләрнең рәссамнарын кабул итәбез, күргәзмәләр оештырабыз. Район җирендә иҗатлары белән күпләрдә соклану уятучы рәс­самнарның булуы зур игътибарга лаек. Мин үзем дә рәссам. Шуңа да Геннадий То­польниковның күп кенә рәсем­нәре күңелемә якын. Раил Му­синның фотокартиналарына зур кызыксыну белән карыйм. Аның “Картәни”, “Көтүче”, “Кызлар” дип исемләнгән фоторәсемнәре буенча картина язар идем, — диде, күргәзмәне ачып, музей директоры Альберт Хәбибуллин.

Сәнгатькә битараф булмаучыларны җыйган залда җан­лы­лык сизелеп торды. Бәлә­бәйлеләр авторларның төрле жанрда эшләнгән хезмәт җи­меш­ләрен югары бәяләде.  

Кыска гына очрашу вакытында Шаран районының талантлы шәхесләре исеменә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Әлеге чара күргәзмәгә килгән һәркемдә якты тәэссоратлар калдырды.  Шаран районы рәссамнары Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Әминә апа Мусина күңелендә якты истәлекләр тергезеп җибәрде.

— Мондый күргәзмәләр белән кызыксынсам да, йөрергә вакыт таба алмый идем. Музей залында Шаран районы талант­ларының күргәзмәсе ачыла, дигәнне ишеткәч, йөгереп килдем. Бу төбәк минем өчен мәр­хүм иренең туган җире буларак кадерле. Шушы картиналарга карап, Шаранга кайткандай булдым, — диде Әминә апа.

Күргәзмә — иҗат кешесе өчен имтихан. Мондый чараларда хезмәтеңә бәя генә түгел, илһам да аласың.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»