06.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яшь җырчылар бәйгегә чыкты

Нефтекамада халыкара “Дуслык моңы-2013” башкорт һәм татар җырларын башкаручылар фестивале ачылды.

Быел фестивальдә Башкортстан һәм Татарстаннан, Пермь краеннан, Ырынбур, Пенза, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Төркиядән 60тан артык кеше катнаша.

Әлеге бәйге — унбишенче тапкыр, ә “Дуслык моңы” исеме астында җиденче тапкыр үткәрелә. Быелгысының үзенчәлеге шунда: аңа Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева исеме бирелде.

Ике сайлап алу туры йомгаклары буенча жюри әгъзалары конкурста катнашучылар өчен осталык дәресе үткәрәчәк. Быел комиссияне Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Миләүшә  Мортазина җитәкли.

Җиңүчеләрнең исемнәре 6 апрельдә билгеле булачак.

Фестивальне Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Нефтекама шәһәре хакимияте оештырды.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»