06.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яз килде... театрга!

4 апрельдә Уфада VIII “Театр язы” республика фестивале башланды.

Мәдәният министрлыгы белән Театр эшлеклеләре берлеге оештырган әлеге чарада республиканың 11 профессиональ коллективы катнаша. Уфа, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы театрлары 10 апрельгә кадәр тамашачыга барлыгы 13 спектакль күрсәтәчәк, тамашалар вакытын бергә кушып исәпләгәндә бу 23,5 сәгать тәшкил итә.

Бер тәүлек диярлек дәвамлы спектакльләрне тәнкыйтьчеләр коллегиясе күзәтеп-бәяләп барачак. Коллегия составында Наталья Старосельская (Мәскәү), Ирина Алпатова (Мәскәү), Галина Вербицкая да (Уфа) бар.

Фестиваль кысаларында Республика урыс дәүләт академия драма театрында театр актерлары һәм чакырылган режиссерлар катнашлыгында хәзерге драматургиянең иҗат лабораториясе узачак. Лаборатория 8-9 апрельгә “табадан яңа төшкән” спектакль эскизлары әзерли.

— Мондый чаралар оештыру бик файдалы, — диде фестиваль ачылган көнне Башкорт дәүләт академия драма театрында узган матбугат конференциясендә Наталья Давыдовна. — Хәзер бит кешенең төрле шәһәрләрдәге театрларга йөрергә вакыты җитми. Ә бу очракта ул бер атна эчендә берничә театр белән танышып өлгерә.

...Күңелләрне дәртләндерә, илһам бирә, аралашуларга, очрашуларга чакыра яз. Театрда да нәкъ шулай!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»