04.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Бөке

Машина эчендә —  Гөлнара Габидуллина белән Шамил Рәхмәтуллин.Күптән түгел Туймазы татар дәүләт драма театрында шаулап-гөрләп премьера үтте. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов Илгиз Зәйниевның “Бөке” пьесасын сәхнәләштерде. Спектакльнең рәссамы һәм музыкаль яктан бизәүчесе — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Наил Байбурин белән Ришат Сәгыйтов.

Комедия, чынлап та, бик кызыклы килеп чыккан. Тамашачы аны  рәхәтләнеп көлеп, җылы алкышлап карады. Иң мөһиме — спектакль көлдереп кенә калмады, уйландырды да.

“Бөке” сүзенең төп мәгънәсе — шешә капкачы. Тик бүгенге көндә “бөке” дип әйтүгә күпләр чагыштырмача яңа төшенчәне, зур шәһәрләрдә ни алга, ни артка бара алмый юлда утыручы бихисап  машиналарны күз алдына китерә. И. Зәйниевның “Бөке” әсәрендә дә сүз Казан шәһәренә барып җитәрәк барлыкка килгән олы юлдагы тыгын,  ягъни бүгенге көннең бер “сөяле” хакында бара. Тик, спектакльне карагач, тамашачы авторның, режиссерның җиткерергә теләгәннәре бу гына түгеллеген аңлый.

Спектакльдә безгә биш  машина эче һәм алардагы юлчыларны күзәтү мөмкинлеге туа. Сәхнәдә машина­ларның утыргычлары гына бирелгән. Башка деталь кирәкми дә, тамашачы аларның автомобиль эче икәнен аңлый, ышана, геройларны иркенләп күзәтә. Ут әле бер машина эченә, әле икенчесенә төшә, юлчылар белән танышу шулай башлана.

Һәркем үз мәшәкате белән юлга чыккан.  Кемдер акча эшләү нияте белән, кемдер бала тудыру йортына бара, кемнедер эшендә клиентлары көтә, берсе артист булып дан казанырга хыяллана.

Юлдагы “бөке”дән тыш, һәркайсы — үз тормышы “бөке”сендә.

Мәсәлән, яшь кыз Лилияна (Алсу Вәлиева) тәү карашка иркә генә күренсә дә, һәр адымын әтисе тикшереп торуы сәбәпле,  үзен ирексез тоя. Тик моңа ул үзе дә гаепле. Эшләмичә, әтисе “җилкәсендә” генә яши кыз.

Таксист Радик гомере буе такси белән акча эшләгән. Үзе әйтмешли, утыз алты ай авырлы йөргән хәләле янында алты ай да булмаган, аңа кирәк чакта ярдәм итә алмаган. Балаларының тәүге адымнарын күрмәгән, аларны яратырга да вакыты булмаган. Азапланып тапкан акчасын җаны теләгәнчә туздырып, байлыгының игелеген күрә алмаган. Акча, мал  колы ул. Менә нәрсәдә аның тормышының “бөке”се. Кызганычка каршы, күпләребез шулай акча, мал артыннан куып яши. Шуңа да Радикның (Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәм­мәтдинов) рухи ярлылыгы, наданлыгы, тупаслыгы сизелә.

Равилнең (Шамил Рәхмәтуллин) үз һөнәрен тирәнтен белеп, барлык гомерен яраткан эшенә багышлаган яхшы стоматолог икәнлегенә чын-чынлап ышанасың. Һәм аның сайлаган эше тормышына мәгънә биреп, тулыландырып торуына шик калмый. Аңа карап, ирексездән: “Эх, мондый табиблар тормышта күбрәк булсын иде”, дип куясың. Тик ул да бәхетсез...  Сәбәбе нидә икән? Бәлки, яратмыйча, яшьлек юләрлеге белән генә өйләнг­ән­лектәндер? Әллә яратып өйләнсә дә, вакыт үтү белән хисләрнең сүрелеп, тоныклануы сәбәпле, инде күптән гадәт буенча гына яшәгәнгәме? Ниндидер күңел бушлыгын тутырыр өчен генә сөяркә булдырган. Шул тиклем этләр яратып та, хатынының аллергиясе булганлыктан,  эт алып,  тәрбияләп асрау хыялында гына калган. Менә нәрсә Равилнең “бөке”се.

Аның эшсез өйдә  генә утыручы хатыны Сөмбелнең  (Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлнара Габидуллина), игътибар җитмәгәнлектән күңеле тулып кына тора. Җитмәсә, иренең аңа хыянәт итеп яшәгәнлеге ачыклана. Сөмбел аннан аерыла да алмый, бергә яшәүләреннән дә ямь тапмый.

Заманга яраклашып, һәр четерекле хәлдән дә  чыга белүче, булдыклы, эшчән, көр күңелле Аяз бабайның “бөке”се менә нидә: нишләптер аның  оныклары үз  тамакларын үзләре туйдыра алмый, үз көннәрен үзләре күрүгә, үз аякларында ныклы басып торуга сәләтсез. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман аларга акча эшләп бирә.

Аяз бабай (Алик Зәйлалов) бизнесменнарга хас үткер, күзләре уйнап, янып тора. Актерның бу  образны бөртекләп җыйганлыгы, һәр хәрәкәте, һәр адымы җентекләп эшләнгәнлеге күренә. 

Әсәрдә җырчы булырга хыялланучы ике яшь егет — ике Фидан бар. Җырчы булу гаеп эш түгел, тик бу егетләр бернинди белем дә алып тормыйча сәхнәгә менеп, җиңел генә акчага чумып, данга төренмәкче. Җитмәсә, сәләтләре дә чамалы.  Тик бу ике егет шул яклары белән мактауга лаек: алар кимчелекләрен бетерү өстендә эшли. Берсе — кызлардан оялуын, икенчесе этләрдән куркуын җиңә.

Фидан ролен башкаручы егетләр Олег Кинҗәгулов белән Марсель Мөсәвировның әлеге рольләре тәүгеләрдән. Артистларның яшьлеге, бераз урыслашып киткән теле дә рольне тулыландырып тора.

Әсәрдә һәркем нидәндер канәгать түгел, нәрсәнедер үзгәртергә тели. Кемдер моңа чаклы ук  шул максатын чынга ашырырга ниятләгән булган, ә кемгәдер дөрес яшәмәгәнлеген аңларга нәкъ шушы “бөке” ярдәм итә.

Мәсәлән, Җәмилә баласын башкалада табарга тели. Ни өчен? Әлбәттә, беренче чиратта, шәһәр клиникасында баласын исән-сау тудыру ышанычы ныклырак булганлыктан. Аннары, аның күңелендә баланың гомер юлы кайда, ничек башланса, шулай дәвам итәчәк, дигән  ышану яши. Ул үзе, кияүдә булуга карамастан, авыр эш башкарып, үзе тормыш йөген тартып, авылда әллә ни рәхәт күрми яшәгән яшь хатын. Җәмилә баласының үз язмышын кабатлавыннан курка.  Гомеренең беренче көненнән үк  үзе күрмәгән бәхетне баласына бирергә, ничек тә аңа яхшырак, бәхетлерәк киләчәк булдырырга тели.

Режиссер ярдәме, үз хыялы белән Чулпан Раянова Җәмилә образын бик күп кызыклы детальләр белән баеткан. Шуңадыр, аның герое чагу, үтә көлкеле, бик үзенчәлекле.

Эт булып эт тә үзенең дөрес яшәмәгәнлеген аңлый башлый. Үз токымына хас үзенчәлекләрне, сыйфатларны үзендә тәрбияләп,  кире кайтарып, ата-бабалары кебек сугышчы эт булырга, спорт белән шөгыльләнергә, үзгәрергә, этләрчә яшәргә карар кыла. Бульдогны театрның яшь артистларының берсе Руслан Вахитов уйный. Этнең токымына хас холык-фигыльләрен өйрәнеп, белеп уйнаганлыктан, бернинди гримсыз башкарылса да, спектакль буе  Руслан тамашачы күзенә  эт булып “күренә”.

Тормышта да юлдагы “бөке”дә хәрәкәт итә алмыйча утырган машина кебек, без үзебезнең ирегебезне чикләп, кысылып яшибез. Югыйсә, күп нәрсә үзебездән тора, теләгән очракта, үзгәреп, хәлне үзгәртеп була.

Шулай, бу юлдагы “бөке” һәркемгә уңай йогынты ясый. Юлчылар, юлда булган “бөке”дән чыгып, теләгән урынга барып җитәргә кирәк булган кебек,  үз тормышларында барлыкка килгән кайбер четерекле хәлләрнең чишелешен табып, нәрсәнедер  яхшы якка үзгәртергә кирәклеген аңлый.

Гөлназ Мусина.

Туймазы шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»