04.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яз һәм театр - бер сулышта

Кушнаренко районы үзәгендә үзешчән һәм халык театрларының “Театраль рампа-2013” ачык республика фестивалендә 11 коллектив катнашты. 

Фестивальне Кушнаренко районы хакимияте һәм Баш­кортстанның Театр эшлеклелә­ре берлеге оештырды. Анда урыс, татар, башкорт  һәм чуваш телләрендә спектакльләр күрсәтелде, театр белгечлеге буенча осталык дәресләре, режиссерлар өчен иҗади лаборатория, үзешчән сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Чараны Кушнаренко райо­ны­ның Иске Тукмаклы мә­дәният йорты коллективы ачты. Ул Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Дүрт пәрдәле классик әсәрне сәхнәгә кую үзешчән театр өчен катлаулы, билгеле. Әмма Нәзифә Гыйләҗева җитәкче­легендәге коллектив лаеклы чыгыш ясады.

Беренче мизансценадан ук тамашачы үзешчән актерлар артыннан “иярде”. Ә бит рольләрне механизатор, шәхси эшкуар, укытучы, китапханәче, йорт хуҗабикәсе,  укучылар башкара!

— Текстны тәү башлап кулга алгач, беразга югалып калдык, — ди Нәзифә Гыйләҗева. — Зур сәхнәләрне шаулаткан музыкаль әсәрне уйный алырбызмы, дип шикләндек. Әмма эш барышында безнең бердәм коллективның иҗади мөмкин­лекләре тагын да ачылды. Эштән, укудан соң клубка җыелып, коллектив сәхнә осталыгын шомартты. Авыл тормышында сабантуй кебек зур бер бәйрәмгә әверелде безнең премьера.

Чыннан да, авылда театр коллективы бар икән, анда

аерым, үзгә бер рух яши, дисәк тә ялгышмабыз. Моны Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов та  ассызыклады.

— Районда күп еллар буена эшләп килгән театр коллективлары бар, — диде ул. — Бәхеткә, аларның берсе дә таркалмады, халыкка хезмәт итә.

Шунысы мөһим: районда мәдәният йортларын саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген аларның саны   36га җиткән. Соңгы чорда күбесенә капиталь ремонт үткәрелгән, модульле китап­ханәләр ачылган. Район Мәдәният сарае да мондый мәртәбәле фестивальне кабул итәргә җентекле әзерләнгән. 2010 елда төньяк-көнбатыш районнар өчен генә оештырылган фестиваль бүген район хакимияте башлангычы белән республика дәрәҗәсендәге чарага әверелде. Анда Мәләвез, Тәтешле, Зианчура, Бәләбәй районнарыннан да театрлар килгән.

Фестивальдә катнашучылар сәхнәгә җитди әсәрләрне дә чыгарды. Шуларның берсе — Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Яра” драмасы. Аны Дүртөйле татар халык театры күрсәтте, сәхнәгә Азамат Гыйльманов һәм Рәсим Ямалетдинов куйган. Дәһшәтле сугыш кайтавазы, актарылган кеше язмышлары, ана белән бала мөнә­сәбәтләре, үлемсез мәхәббәт — барысы да бар әсәрдә.

— Быелгы фестиваль күләмле әсәрләр куелуы белән үзенчәлекле, — ди жюри рәисе, Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов. — Дөрес, аларны сәхнәгә кую җиңелдән түгел. Әмма безнең коллективлар югары максат куеп эшли.

Фестиваль, беренче чиратта, әлбәттә, — бәйге. Анда Гран-прига “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театрының Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча куелган “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясе лаек булды. Ярты гасырдан артык тарихы булган  коллек­тивның һәм аның җитәкчесе Энҗе Гыймалетдинованың чираттагы уңышы һәркемне әсир итте. Җиңүче урыннарны, шулай ук, Дүртөйле, Зианчура, Югары Тәтешле халык театрлары бүлеште. Фестиваль зур оешканлык белән югары дәрәҗәдә узды һәм, дәртле яз кебек, республиканың театр тормышына җанлылык өстәде.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»