03.04.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Халык биюләре рухыбызны үстерә

Туймазы төбәгендә өч көн дәвам иткән “Дуслык биюләре” ачык республика балалар халык хореографиясе фестивале Башкортстанның мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Быелгы бәйгедә республика районнарыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән 49 иҗади коллектив катнашты.

Фестивальдә катнашу­чы­лар­ны мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев сәламләде.

— Иҗади бәйге Туймазыда дүртенче тапкыр уздырыла. Мондый күркәм фестивальләр яшь талант­ларны берләштерә, аларда милли мәдәниятләргә ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияли, — диде ул чыгышында.

Яшь башкаручыларның чыгышларын абруйлы жюри бәяләде. Русиянең театр сәнгате академиясе доценты, атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Мәскәү кунагы Елена Щеголева, Стәрлетамак дәүләт филармониясе бию театрының художество җитәкчесе, Баш­кортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Га­битов, Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәгенең сәнгать бүлеге мөдире Марина Склярова, Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы педагогы, республи­каның атказанган артисты Әлфия Тимергазиева һәр чыгышны, чын мәгънәсендә, энә күзеннән үткәрде.

Аеруча Борай районыннан “Энҗеләр” һәм “Дуслык” иҗади коллективларының чыгышлары тамашачыларны әсир итте. Яшь талантлар бөтен бию­ләрне дә зур осталык белән башкарды. Әйткәндәй, 2011 елдагы бәйгедә 16 яшькә кадәрге балалар төркемендә “Дуслык” ансамбле Гран-при яулаган иде. Биредә, әлбәттә, шушы коллективларның худо­жество җитәкчесе Маргарита Гандалипованың хезмәт өлеше гаять зур.

— Соңгы елларда безнең коллектив Чиләбе, Одесса шәһәрләрендә үткәрелгән абруйлы конкурсларда катнашып, җиңүче урыннарны алды. Мәскәүдәге бәйгегә исә данлы Моисеев исемендәге ансамбль­нең художество җитәкчесе үзе чакырды. Республика буенча да күп йөрибез. Чыгышларыбыз белән тамашачыларны илһам­ландырабыз икән —  бу безнең өчен үзе зур бәхет, — диде Маргарита Камил кызы.

Гала-концертта Туймазы районыннан “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбленең чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Коллектив керәшен татарлары йоласын сәхнәләш­терде. Фольклор нигезендә куелган матур бию һәркемне сокландырды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча дипломнарга Бәләбәй шәһә­рен­нән — “Талисман”, “Дви­жение” һәм “Калинка”, Туймазыдан — “Родник” һәм “Грация”, Миякәдән — “Гөлдәр”, Биш­бүләктән — “Росинка”, Бүздәк­тән — “Сәйлән”, Уфадан — “Башмачок”, Хәйбул­ладан — “Йолдызчык”, Бакалыдан — “Радуга”, Баймактан — “Җиз үкчә”, Стәрлетамактан — “Созвездие”, Караиделдән — “Яшьлек”, Чиләбе өлкәсеннән — “Забава”, Әбҗәлилдән — “Алтынай”, Зилаердан “Ләй­сән” ансамбль­ләре лаек булды. Кече яшьтәгеләр төркемендә Кырмыскалыдан — “Йолдыз” һәм “Далан”, Чиләбедән — “Айгөл” һәм “Ласточка”, Стәр­летамак­тан — “Солнышко”, Балтачтан “Зөл­фия” бию коллективлары лауреат исеме алды. Өлкән­рәкләр төркемендә исә лауреатлар сафын Әб­җә­лил­дән — “Чулпан”, Бүздәктән — “Өмет”, Авыргазыдан — “Шатлык”, Чиләбедән — “Ласточка” һәм “Златоустье”, Мәләвездән “Яшьлек” ан­самбльләре тулыландырды.

Фестивальнең Гран-при бүләген кече яшьтәгеләр төрке­мендә Борайдан “Энҗе­ләр” үрнәкле хореография коллек­тивы, өлкән балалар төрке­мендә Туймазыдан “Сәфәр” ансамбле яулады. “Энҗеләр” бию коллективыннан яшь башкаручы Айнур Илбаевка, шулай ук, “Фестивальнең иң яхшы солисты” номинациясендә җиңгән өчен махсус диплом тапшы­рыл­ды.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»