30.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Бала җанлы... бакалар

Халыкта “Бала — бавыр ите” дигән әйтем бар. Билгеле, ул буш урында тумаган. Гади инстинктка гына түгел, аңлы яратуга, балада үз дәвамыңны күрүгә нигезләнгән кешедәге бала җанлылыкны башка бернинди хис-тойгы белән чагыштырып булмый, әлбәттә.

Әмма дөньяда башка сыймаслык, аңлатып булмаслык хәлләр дә очрый...

Яңарак үзенең алты яшьлек улын мендәр белән каплап, тончыктырып үтергән ана турында телевизион тапшыру булды. Аңлашыла, психикасы төгәл хатын-кыз үз сабыен юк итә алмас иде. 26 яшьлек хатын башта улын шашып сөя, үбә. Сабый әнисенә сарыла, иркәләнә, чөнки ул да әнисен бик нык ярата һәм, әлбәттә, аңардан бер начарлык та көтми. Ә әнисе яңа гына шашып сөйгән улын диванга ыргыта һәм... башына мендәр каплап өстенә ята. Сабыен шушы рәвешле тончыктырып үтергәннән соң салкын канлылык күрсәтеп, әти-әнисенә кош теледәй язу калдыра: “Мине гаепләмәгез! Улым минеке генә булачак — хәзер аны миннән беркем дә тартып алалмаячак!” — дигән язуны улы янында үлеп яткан ананың халат кесәсеннән табалар. Улын үтергәннән соң ул үз-үзенә кул сала. Сөекле кызлары, бердәнбер оныклары өчен җан атып торган 50 яшьләрдәге әти-әни, картәни картәтинең ниләр кичергәнен күз алдына китерүе дә кыен.

Яшь хатын баланың әтисе белән никахлашмаган була. Әти кеше балага дәгъва да итми. Киресенчә, ул баланы да, аның әнисен дә ташларга җыена. Бу вакытка инде аның яңа сөяркәсе барлыкка килә. Ирен үлеп яраткан хатын өчен менә шушы факт “соңгы тамчы”га әйләнә дә инде. Ул сабыен да, үзен дә юк итеп, хыянәтче ирдән үзенчә үч ала: “Без юк — хәзер сөяркәң белән рәхәтләнеп яшә!” дип аңа аерым язу калдыруы да шул хакта сөйли.

Бәлки, хыянәтче ир чын-чынлап гомер буена вөҗдан газабы кичерер. Шул ук вакытта, бу очрактагы “хыянәт” өчен бала җаны белән хак түләү бернинди кысаларга да сыймый. Һәрхәлдә, үч алу максатында үз сабыеңның гомерен өзү “бала җанлылык” дигән төшенчәдән бик ерак тора.

Хәер, баланы бар дип тә белмәгән ата-аналар бихисап бүген. Күптән түгел өч сабыен өйдә бикләп калдырып ач үлемгә дучар иткән эчкече һәм фәхишә хатын турында сюжет күрсәттеләр. Балаларны фаҗигадән күршеләре генә саклап кала — алар полиция чакырта. Балаларны башта дәваханәгә, соңрак приютка озаталар һәм юньсез хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Кызганычка каршы, мондый вәхшилек соңгы елларда гадәти күренешкә әверелеп бара. Мәсәлән, бала табып, аны урамдагы чүп савытына ташлаган “аналар” турында ни әйтәсең?! Шунысы куркыныч, озакламый без җәмгыятьтәге андый хәлләргә аптырамый да башларбыз кебек. Һәм моны хайвани дәрәҗәгә төшүебез дип атарга да тел бармый, чөнки башка тереклек кешеләрдән күпкә бала җанлырак булып кала. Мисал өчен, Австралиядәге бер төр ана бакалар сабыйларының гомерен саклап калыр өчен үзенең уылдыгын ашый икән. Бәй, шул да булдымы бала җанлылык дияргә ашыкмагыз. Уылдык, без уйлаганча, ашказанында эшкәртелми. Чөнки бака, уылдыкны йоту белән, ашаудан туктый һәм аның ашказаны тимерне дә эретерлек сокларны бүлеп чыгармый башлый. Ике айда формалашып һәм шактый үсеп өлгергән бака балалары берәм-берәм әниләренең авызыннан дөньяга чыга. Шулай итеп, алар үзләренә сулыкта адым саен янаган үлем куркынычыннан котылып кала!

Моннан чыгып кешелек дөньясы өчен гарьләнеп куясың хәтта. Нишләп соң без үзебезнең дәвамыбыз булган сабыйларыбызны аңсыз бака кадәр дә саклый белмибез?!

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»