30.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Аның моңы халык күңелендә

Яңавыл районы бөек җыр­чыларның берсе — Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Радик Гәрәевны биргән төбәк. Аның җырчы таланты, моңы, көчле тавышы бик күпләрнең күңелен әсир итте.

Радик Гәрәев 1956 елның 23 мартында Яңавыл посёлогында туган. Җырчы булу теләге аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә алып килә. Беренче зур уңышка да ул шул елларда ирешә — 1978 елда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурста беренче урын яулый. Уфа дәүләт сәнгать институтында укыган чорда Радик Гәрәев Днепропетровск, Сочи шәһәр­ләрендә үткән Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты исеменә лаек була. “Кызыл канәфер” халыкара җыр  конкурсында Гран-при яулау аңа Советлар Союзы күлә­мендә танылу китерә. Билгеле композиторлар Александра Пахмутова, Ян Френкель, республикадан Рим Хәсәнов һәм башкалар яңа җырларын яшь җырчыга тәкъдим итә.

Данлы якташларын яңа­выл­лылар онытмый. Радик Арслан улы укыган  мәктәпкә аның исеме бирелгән, Яңавыл шәһә­рендәге туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда җырчы турында бай экспозиция тупланган, шәһәрнең бер урамы Радик Гәрәев исемен йөртә.

Бөек җырчының мирасын саклау һәм популярлаштыру максатында Яңавыл районы хакимияте Радик Гәрәев исемендәге ачык җыр конкурсы үткәрергә карар итте. 12 яшьтән 66 яшькә кадәр иллегә якын башкаручы бу бәйгедә катнашу теләге белдерде. Конкурс шартларына ярашлы, бу чарада катнашучылар Радик Гәрәев репертуарыннан җыр башкарырга тиеш. Бәйге бик киеренке барды. Башкорт­станның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, профессор, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстры Эльвира Гайфуллина җитә­кчелегендәге жюрига җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады.

Конкурстан соң анда катнашучылар өчен Яңавыл шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Бәйгедә катнашучылар данлыклы җырчы укыган мәктәптә булдылар, музейда һәм күргәзмәдә аңа багышланган экспонатлар белән таныштылар.

Кичен район мәдәният сараенда гала-концерт узды. Шунда ук бәйгегә йомгак ясалды. Жюри карары ниге­зендә быел 100 мең сум күләмендәге Гран-прига Краснокама районыннан Ринат Салихҗанов лаек булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча профессиональ һәм үзешчән артистлар арасында беренче-өченче дәрәҗә дипломантлар, сигез номина­циядә җиңүчеләр билгеләнде. Беренче дәрәҗә дипломга Уфа шәһәреннән Дамир Таипов, Айдар Хәйруллин, Күмер­таудан Ришат Вахитов, Нефтекамадан Тамерлан Халитов лаек булдылар. Икенче дәрәҗә диплом белән Нефтекамадан Юлиана Шәрәпова, Тәтеш­ледән Филгать Шәрәф­галиев, Аскыннан Нәфис Нигәмаев, Уфадан Илдар Рәхимов, Илеш һәм Яңавыл районнарыннан Рәфит Хәмидуллин һәм Халисә Насыйбуллина бүләкләнделәр. Өченче дәрәҗә диплом Борай, Яңавыл, Архангель, Краснокама, Аскын районнарыннан Айсылу Карамовага, Денис Мөхәммәтдиновка, Ратмир Хәсәновка, Гөлсинә Госмановага, Ризида Галимовага, Нефтекама шәһәреннән Илгиз Миңнеәхмәтовка тапшырылды.

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов конкурста катнашучыларны, тамашачыларны җыр бәйрә­мендә ихлас сәламләп, инде традициягә әверелгән кон­курсның географиясе тагын да киңәячәгенә ышаныч белдерде, бу бәйгенең яшь башкаручыларга зур сәнгать дөньясына атлау өчен мөһим баскыч булуын билгеләде.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»