29.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Яз һәм джаз

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә бу көннәрдә XVII халыкара джаз фестивале үтә. Дөнья киңлегендә билгелелек яулаган джазменнар, джаз квартетлары, оркестрлар һәм җырчылар “Алсу пантера” фестивале чикләрендә бер сәхнәдә очраша.

Республикада джаз үткән гасырның 80нче елларында үсешә башлый. Билгеле музыкант Марат Юлдыбаев берен­челәрдән булып “Дуслар” джаз квартеты төзи. Күп тә үтми саксофончы, джазмен Олег Кирәев һәм җырчы Ринат Баимов тарафыннан филармониядә эстрада-джаз оркестры булдырыла. “Алсу пантера” фестивале Олег Кирәев, Олег Касыймов кебек джаз музыкантларының берлектәге иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак барлыкка килә.

Быелгы фестиваль үзенең бай эчтәлекле программасы белән дә, чыгыш ясаячак артистлары белән дә үзенчәлекле булачак. Филармония сәхнәсендә Франция трубачысы Жан-Лу Лоньон, Куба җырчысы Ивонн Санчес, Екатеринбургтан Сергей Проняның квартеты, Татар­станның дәүләт джаз оркестры, Америка Кушма Штатларыннан Шарон Кларк, Санкт-Петербургтан Алексей Черемизов кебек музыкантлар чыгыш ясаячак. 

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»