27.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

“Без” тәрбияли дә, туплый да!

Нефтекама шәһәре быел 50 еллык юбилеен билгели, ә шәһәрнең татар театрына — 45 яшь! Әле шәһәрнең мәдәният учаклары да булмаган чакта үзешчәннәр фатирларга, тулай торак бүлмәләренә җыелып, репетицияләр үткәргән, пьесалар сәхнәләштергән. Бу исә шәһәрдә һәрвакыт сәнгать сөюче, сәләтле кешеләр яшәве турында сөйли. Ә инде дәваханә, мәктәпләр белән беррәттән беренче мәдәният йорты барлыкка килгәч, яңа төзелеп кенә килгән шәһәрдә берьюлы биш театр эшли башлый. Урыс театрын Ленинград театр училищесын тәмамлап кайткан Петр Шеин җитәкли, татар театрын Фәүзия Халикова оештырып җибәрә. Тора-бара Яшьләр театры, Балалар театры барлыкка килә. Мәскәү Дәүләт академия балалар музыкаль театры филиалы булган “Тургай” һәр елны, илебез башкаласына барып, спектакльләр куя. “Тургай” хәтта Бөтендөнья балалар театры энциклопедиясенә кертелә.

Шәһәр яңа тамашалардан гөрләп тора, “Театр язы” фестивале биредә шаулап үтә торган була. Кызганычка каршы, төрле үзгәрешләр чорында театрлар ябылып бетә. Бары тик Балалар театры һәм Татар театры гына кала.

“Без” татар театры менә инде 45 ел Нефтекама  тамашачысына хезмәт итә. Соңгы егерме биш елдан артык театрны режиссер Марс Нуртдинов җитәкли. Халыкара театр көне алдыннан без аның җитәкчесе белән әңгәмә кордык.

— Марс Гайнетдинович, Сез 1987 елдан бирле театрда. Эстафетаны кемнән кабул итеп алдыгыз?

— Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлап кайтканда шәһәрдә театр дөньясы кайнап тора иде. Кыргыз дәүләт театрында тәҗрибә туплаган Хәдичә Миңнегәрәева татар театры белән Мәскәүгә тиклем гастрольләргә йөри иде. Ульянов-Ленин роле өчен ул вакытта Фәнәви Шәрипов дигән актерыбызга “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем дә бирелде хәтта. Репертуар да искиткеч бай иде – “Зәңгәр шәл”, “Нәркәс”, “Тамырлар”, “Кара чәчәкләр”… 

Театр 1974 елда ук “Халык театры” исемен алган. Шунлыктан Хәдичә ападан эшне кабул итеп, арытабан оештыру авыр булмады.

— Сезнең беренче тамашагыз нинди иде?

— Студент елларында ук мин “Каһәрия ханым” комедиясен куйдым. Аннан соң диплом эше итеп “Сүнгән йолдызлар”ны алдым. Бик уңышлы эш булды ул. Аннан соң бик күп әсәрләрне – “Без бит авыл малае”, “Гармун һәм Скрипка”, “Кулларымда Тургай”, “Мә­хәббәт кошлары”н сәхнә­ләштерергә туры килде. Хәзер моңа ышануы да авыр, ул елларда театрда уйнаучылар саны 100-150 кешегә җитә иде. Актерлар күп булу сәбәпле, ике төркем оештырып эшләргә туры килде. Елына һәр төркем белән икешәр спектакль чыгара идек. Әйе, Нефтекамада театр тормышының гөрләп торган чаклары бар иде.

— Репертуарны ничек сайлыйсыз?

— Күп укырга, эзләнергә туры килә. Сюжет миңа гына түгел, актерларга да ошарга тиеш. Ролен яратмыйча уйнаган актер беркайчан да автор, режиссер әйтергә теләгәнне тамашачыга җиткерә алмаячак. Мин Кәрим Тинчурин, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Туфан Миңнуллин, Нәҗип Асанбаев  кебек классикларга мөрәҗәгать итәм.

— Әсәрләрен сәхнәгә чыгарган драматурглар белән очрашасызмы?

— Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклен куйганда авторның үзен дә чакырдык. Мостай абый безнең эшкә зур бәя бирде. Театрда шулай ук Әнгам Атнабаев, Рафаэль Сафин, Нәҗип Асанбаев, мари язучысы Николай Арбанның булганы бар. Күптән түгел Зинира Атнабаеваның “Өзелгән туй” драмасыннан өзек куйдык. Премьерага авторны да чакырдык, ул әсәрнең бик уңышлы килеп чыгуы белән котлады. Бу хөрмәтле артистка-драматург белән дә элемтәдә торабыз.

— Сезнең репертуарда комедияләр бик күп…

— Әйе, комедияне тамашачы ярата. Бездә инде шундый традиция — бер сезонда драма куябыз, икенчесендә — комедия. Шулай чиратлаштырып барабыз. Халыкка ошарлык комедия сайлап алу авыр. Шул сәбәпле ике ел рәттән драма куйдык. Дөресен генә әйткәндә, комедияне сәхнәгә чыгару да күпкә авыррак. Бер карасаң, кеше көлдерүнең бер кыенлыгы да юк кебек: сүзләр язылган, хәрәкәтләрне режиссер күрсәтә — уйна да уйна гына! Тик ни сәбәпледер, драманы күп артистлар уйный ала, ә комедияне – бик азлар. Моңа аерым бер талант кирәк.

— Театрда бүген кем­нәр уйный?

— Театрга төрле һөнәр ияләре йөри. Вадим Шириязданов, мәсәлән, заводта мастер булып эшли, Нәҗип Исламовны театрның җаны дияргә була. Ул үзе җырлый, үзе гармунда уйный, шигырь­ләр яза, ә төп һөнәре буенча —  эретеп ябыштыручы, Эльвира Галиханова — шәфкать туташы, Ильмира Юнысова — инженер, Ильмира Хәсәнова — логопед, Резида Шәфый­кова — бухгалтер. Электриклар, слесарьлар, укытучылар бар. Аларның барысын да сәнгатькә булган сөю бер­ләштерә. Шулай ук алар — милләт, туган тел өчен җан атып торучы кешеләр.

— Татар театры яшә­сен өчен татар телен яхшы белүче актерлар кирәк. Аларга кытлык юкмы?

— Шәһәрдә бик күп уку йортлары бар, аларда рес­публиканың барлык төбәк­ләреннән килгән студентлар укый. Авыл балалары телне бик яхшы белә, шулай ук шәһәрдә дә, шөкер, туган телне хөрмәт итүче гаиләләр бик күп.

— Ә гомумән алганда, театрның проблемалары нидән гыйбарәт?

— Яшьләр күбрәк булсын иде. Труппаның нигезен өлкән яшьтәге актерлар тәшкил итә. Яшьләр килми дип әйтә алмыйм, бик яхшы уйнап кит­кәннәре дә күп. Сәнгатькә булган сөю нәтиҗәсендә еллар буе бушка уйнап йөрергә теләүчеләр чыннан да аз. Булганнары  исә — театрга чын күңелдән бирелгән кешеләр. Күптән яңартылмаган костюмнар, декорация белән проблема килеп туган чаклар була.

— Проблемалар дип тормыйсыз, төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйсыз.

— Әйе, безнең уңышлар да байтак. “Иң яхшы хатын-кызлар роле”, “Иң яхшы ир-атлар роле” номинациясендә беренче урыннарыбыз байтак, “Иң яхшы музыкаль әсәр” өчен беренчелекне яуладык, әле күптән түгел генә “Алтын тирмә” төбәкара фестивальдә  республиканың иң яхшы театрларының берсе дигән исем алдык. Өч елга бер тапкыр “халык театры” исемен раслыйбыз. Тирә-як авыл-районнарга гастрольләр белән чыгабыз, һәркайда  җылы кабул итәләр.

— Сезнең театр “Без” дип атала. Мондый исем алганда туплаучы мәгъ­нәне күз уңында тоттыгызмы?

— “Без” ул — барлык уңышлары, хаталары, роль­ләре, планнары белән яшәп ятучы татар театры. “Без” — артистларны гына түгел, барлык сәхнә сөючеләрне, мил­ләттәшләребезне бер­ләш­терүче.

— Иҗат кешесе ул гаиләсеннән бигрәк, эшенә бирелгән була. Һәрвакыт театрны, роль­ләрне уйлап, эш белән мавыгып йөрисез. Моңа гаиләгез ничек карый?

— Тормыш иптәшем Әлфира — сәхнәдән ерак кеше, шулай да — беренче тәнкыйтьчем, киңәшчем. Аның киңәшләре һәрчак урынлы була. Ә балалар инде үсеп җиттеләр, әлеге дә баягы шул эш белән аларның буй җитүен дә сизми калганмын. Хәзер оныклар Амалия белән Диләрәгә күбрәк игътибар бирергә тырышам.

— Бик күп район-авылларда театрлар ябыла, эшләүдән туктый. Безнең кебек үз театры белән мактанырлык шә­һәрләр дә аз. Сез килә­чәктә халык театрлары язмышын ничек күрәсез?

— Барысы да финанслаудан һәм эшне оештыра бе­лүдән тора. Без һәрвакыт шәһәрнең ярдәмен тоеп яшә­дек. Ә инде труппаны таратмау — җитәкченең тырышлыгы. Сүз дә юк, кеше җыю, еллар буе аларны туплап тору бик авыр. Әмма һәр актерга үзе яратып башкарырдай роль табып бирсәң, аның уңышлы чыгуы белән якыннары котласа, актер канатланып китеп, тагы да теләбрәк уйнаячак. Ә моның өчен җитәкчегә эзләнергә, уйланырга, туктаусыз эшләргә кирәк. Ябылу турында уйлаган да юк, мин әле Нефтекамада урыс, мари театрлары яңадан эшли башлар дигән теләк белән йөрим. 29  мартта без 45 еллык юбилейны үткәрәбез, ә инде икенче көнне комедия әзерли башлаячакбыз. Тик утырырга вакыт юк!

Гөлнара Гыйлемханова язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»