27.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Бу шәхесләр зур хөрмәткә, чиксез рәхмәткә лаек

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт салучыларның төрле һөнәри бәйрәмнәре бар. Музейлар көне, театр көне, бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне, башка бәйрәмнәр. Әмма җәмгыятьнең рухи үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертүчеләрнең уртак бәйрәме дә бар. 2007 елның 25 мартыннан Русиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Менә бу көнне инде барысын да котларга була!

Башка өлкә булса, котланучыларны җыеп, алар өчен матур кичә-концертлар оештырып булыр иде. Ә мәдәният хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрендә дә концерт куеп йөри. Моны яхшы аңлаган республика җитәкчелеге, ниһаять, һөнәри бәйрәм­нәрендә алдынгыларны бүләкләде.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы Баш­кортстан дәүләт опера һәм балет театрында узды. Хезмәттә зур уңышларга ирешүчеләргә югары дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары бирелде.

Башкорт дәүләт академия драма театрының мәшһүр сәхнә остасы Нурия Ирсаева, Ишембай балалар сәнгать мәктәбенең Макар филиалы мөдире Мәрьям Солтанова, виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов — Салават Юлаев ордены, сәнгать белгече Габриэль Пикунова Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнделәр.

— Бу шәхесләр зур хөрмәткә, чиксез рәхмәт сүзләренә лаек, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова. — Мәдәният һәр шәһәрдә, һәр гаиләдә яшәсен өчен, Башкортстанның күпмилләтле халкы яхшы эшләр һәм якты идеяләр хакына берләшсен өчен безгә кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк!

Рәхмәт һәм котлау сүзләре белән Дәүләт думасы депутаты, Думаның мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да чыгыш ясадылар.

Башкорт дәүләт академия драма театрында бенефисын билгеләргә әзерләнеп йөрүче Нурия Ирсаева өчен бу бүләк — икеләтә шатлык булды. 29 мартта үтәчәк юбилей  кичәсенә ул Хөрмәтулла Үтәшев белән берлектә Туфан Миңнуллинның драмасы буенча  бер актлы лирик-романтик спектакль әзерли. Тамашачылар аны театрга да барып котлар әле.

Айгөл Юлъякшина.

Фото: Бүләкләнүчеләрдән бер төркем — Мәрьям Солтанова, Нурия Ирсаева, Роберт Заһретдинов, Альмира Шәрәфетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»