22.03.2013 - Мәдәният һәм сәнгать

Татар җырлары - Мәскәү сәхнәсендә

Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда “Дуслык күпере: Мәскәү — Уфа — Казан” дигән үзенчәлекле концерт узды. Афишаларда исә аны гади генә “Зур татар концерты” дип атаганнар иде.  Илнең төп концерт мәйданында Башкортстанның, Татарстанның һәм Мәскәүнең иң яхшы милли коллективлары чыгыш ясады.

Бөтендөнья татарлары конгрессы белән Мәскәүнең “Рух” продюсерлык үзәге оештырган концертта Ринат Ибраһимов, Айдар Галимов, Наилә Фатыйхова, Роза Хәбибуллина, Марат Шәрипов, Хәния Фәрхи, Римма Амангилдина,  Рәсим Низамов, Илсаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин һәм башка күренекле эстрада җырчылары катнашты. Шулай ук, сәхнәдә “Голос” телевидение конкурсы җиңүчесе Динә Гарипова һәм аның укытучысы Александр Градский, “Изге ай”, “Шүрәле” төркемнәре, виртуоз баянчылар Рөстәм Вәлиев белән Вәиз Бәйрәмов, “Казан” хореография бию ансамбле чыгыш ясадылар. Билгеле театр һәм кино актеры Марат Башаров та татар телендә җыр башкарды. Илнең үзәк каналларының алып баручылары башкарган татарча җыр концертның хиты булды.

Тамашачылар фикеренчә, зур концерт чынлап та дуслык күперенә әверелде, тамашачыларны төрле төбәкләрдә яшәүче иҗат әһелләре белән берләштерде.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»